Выбрать главу

Хакимлек итүче чор идеологиясенә буйсынган безнең әдәбият та башлыча әнә шул ялган-ясалма таләпләргә көйләнгән иде. Әмма ләкин чын хәлне күрә белгән, уйлый белгән, үзенең иҗатында тормышны ничек тә дөрес чагылдырырга омтылган язучылар да бар иде. Боларның күбесе алтмышынчы елларның кыска гына «җылыту» вакытында әдәбиятка килгән яшьләр иде, һәм Сарьян да нәкъ шулар җөмләсеннән. Чын талант, хис кешесе, сәнгатьне тирән аңлаучы, әсәр язуның да бөтен нечкәлекләрен белә, әмма үз ишләреннән характеры белән нык аерыла иде ул. Нәкъ менә язу эшендә башкалардагы активлык җитми иде аңарга. Ул күп уйлана, тик нигәдер аз эшли… Күңелендә йөрткән темалары да күп (материалга бай иде ул), язасы килүе дә көчле, тик үзен утырып язарга гүя мәҗбүр генә итә алмый. Әйе, иҗат аның өчен үтә җитди эш, бөтен җанын, кодрәтен салырга тиеш ул аңа. Моның өчен язучыда, таланттан башка, Чехов әйткән эчке хөрлек хисе дә булырга тиеш. Ә ул юк яки бик зәгыйфь, нәкъ үзең теләгәнчә генә язып булмый, ирексездән өстеңдә торган ниндидер ят көчләргә буйсынырга кирәк. Бу инде Сарьян табигатенә сыя торган нәрсә түгел, яраклашып, үзен көчли-көчли язуны ул булдыра алмый… Аз язуын, авыр язуын башкача ничек аңлатырга? Күрәсең, «теләк» белән «таләп» каршылыгын ул аеруча тирән кичерә торган булган…

Әмма шуңа да карамастан иҗат процессы аның эчендә өзлексез дәвам иткән. Ул яза, ул язачак! Торгынлык кичергән, утыра алмаган чагында да ул туачак әсәре турында уйланудан бер генә минутта да туктап тормаган. Һәм әсәр, ниһаять, туган!

Шуны да әйтергә кирәк, мәрхүмнең янә бер бик әйбәт һөнәре бар иде. Атасыннан калган һөнәр – «Әткәм һөнәре» дип китап та язган иде… Бик шәп балта остасы иде ул. Бөтен кирәкле кораллары да бар иде. (Атасыннан калган пыяла кискеч алмазны чиста чүпрәккә төреп кенә йөртә иде.) Гадәттә, бик теләп тотына иде ул бу балта эшенә. Онытылып, ләззәтләнеп эшли торган иде. Эшләп бетергәч, ясап куйган әйберенә сокланып, еш кына: «Менә сылап куйган кебек булды!» – дип әйтә торган иде… Мәгәр бу һөнәрен ул кәсепкә әйләндермәде. Кәефе килсә эшләде, килмәсә – юк.

…Аның мавыгып китеп балта эшенә күп вакыт сарыф итүе бер яктан иҗатына зарар да итәдер кебек иде… Ә бәлки, киресенчә, файда да иткәндер. Җаны тынычланып, үзенең көченә ышанычы артып язарга утырган чакларында аңа һәртөрле шик-шөбһәләрне селтәп ташлатырлык чын илһам да китергәндер. Гомеренең ахырына таба язган ике үлемсез әсәре – «Бер ананың биш улы» белән «Җәза» повестьларына карап әйтәм мин моны… Тормышның чын йөзен бизәмичә һәм кешеләрнең катлаулы язмышын шомартмыйча кыю сурәтләгән, мәгәр хиссияткә бирелмичә, тыелыбрак тыгыз язылган, шуңадыр, ахры, беркадәр Хемингуэйны да хәтерләткән бу әсәрләре Сарьянның нинди зур талантка ия булуын ачык күрсәтте. Әйе, бу җитди, таләпчән әдиптән күпне көтәргә була иде әле. Әмма, ни кызганыч, бик вакытсыз өзелде аның ачылып кына килгән иҗаты. Үз үлеме белән дөньядан китсә дә, ни сәбәптер ул миңа авыр, каршылыклы заманның бер корбаны булып тоелган иде. (Такташ үлгәннән соң да күңелдә шундый тойгы калган иде.) Сарьян мәрхүмнең озак онытылмавы, һаман уйландыруы, ихтимал, шуңардан килә дә торгандыр… Вакытсыз киткәннәр алдында без һәрвакытта бурычлы!

1990

КЕМ ҖАВАПЛЫ?

Без көтелмәгән бер чорга килеп кердек. Сиксән бишенче елның язына чаклы дәвам итеп килгән «Мактаулы заман» беркайчан да үзгәрмәс төсле иде. Хәлбуки үзгәрүен, үзгәрергә тиешлеген эчебездән генә көтсәк тә, өмет-ышаныч бик аз иде. Чөнки мактаулы заманыбызның тәртип-низамнары, тимербетоннан коелгандай, һич тә какшамас кебек иде. Аларның шулай нык, мәңгелек булуына безне 70 ел буена өзлексез ышандырып килделәр… Инде менә какшамастай итеп төзелгән социализм атлы якты бинабыз көтмәгәндә селкенеп куйды, төрле җирендә тирән ярыклар күренде, хәтта ишелә дә башлады, һәм, ниһаять, аның эчтән тәмам черегән, тик тыштан гына сылап-буяп куелган бер корылма булуы ачыкланды.