Выбрать главу

Баштарак моңа бик үк ышанасы да килмәгән иде, алай ук куркыныч-хәтәр түгелдер әле дигән шик тә бар иде. Әмма аяусыз чынбарлык һәртөрле шикләрне себереп ташлады: әйе, без моңарчы яшәп килгән дөньябызның таудай гөрселдәп ишелүен, аның җимерек хәрабәләре астыннан яңа дөньяның көч-хәл белән чыгып килүен күреп торабыз. Искесе нигезенә чаклы ишелеп бетәрме, яңасы ахыр чиктә чынлап күтәрелә алырмы – менә нәрсә хәзер безнең акылыбызны биләп, җаныбызны өзлексез борчып тора. Нинди булачак безнең киләчәк заманыбыз, азатлык белән иркенлекне күрербезме, ниһаять?! Уйлану күп, сүз-бәхәс күп, мәгәр көткән ачыклык юк та, тулы ышаныч аз хәзергә!

Шушы вакыйгалар уңае белән мин яшьләрнең без картларга төбәлгән шикле һәм үпкәле карашларын күреп торам. Гүя алар бездән, «Ничек итеп сез илнең шушы хәлгә бер килеп төшәчәген алдан күрмәдегез, әйләнәгездәге гаделсезлекне, изү-талауны, алдау-көчләүне вакытында фаш итмәдегез, нәрсә карадыгыз сез, язучылар?» дип, туп-туры бәреп сорыйлар кебек… Әмма моңа дөрес җавап бирүе бер дә җиңел түгел.

Иң элек бер ачыклык кертәсе килә: бөтен гомеребез совет чорына туры килсә дә, күп хәлләрне үзебез күреп кичерсәк тә, без бик күп нәрсәләрдән шулай да хәбәрсез яшәдек. Партия һәм совет органнары үз эшләренең бик күбесен халыктан яшереп килгән. Бары хәбәрдарлык дигән яңа бер сәхифә ачылгач кына әллә никадәр һич көтелмәгән чын хәлләрне без дә беренче мәртәбә шаккатып белдек.

Аннары инде, картларның үзләренә килгәндә, алар бит барысы да бер калыптан төшкән кешеләр түгел иде. Бик төрле иде бит алар – үзләре дә, язмышлары да, иманнары да… Һәм заманга да аларның мөнәсәбәтләре бик төрле булды. Җаны-тәне белән ышанучылар бар иде (болар күпчелек), ышанып бетмәүчеләр дә аз түгел иде, хәтта заманны кабул итә алмаучылар да юк түгел иде. Мин үзем, мәсәлән, яңа заманның ясалма-ялган булуын ничектер тирем белән бик иртә тоя башладым, әмма аңа ышанырга, аңа иярергә тырышып яшәдем… Дөресен генә әйткәндә, бу өч төрле «картлар» арасында замана мәсьәләсендә бернинди бәхәс, фикер көрәше юк иде һәм булуы мөмкин дә түгел иде, чөнки безнең өстән хакимлек итүче идеология, аны бик уяу саклаучы тоталитар власть һичбер төрле бәхәскә, фикер хөрлегенә юл куймый иде. Шул сәбәпле эчеңнән ни генә уйласаң да, син хаким идеологиягә буйсынырга һәм иҗатың белән тормышыңны да шуңа көйләргә мәҗбүр идең. Кыскасы, Сталин, Хрущёв, Брежнев чорларын кичергән бүгенге картларның ул чактагы гамәлен ике төрле нәрсә билгеләде: алдану һәм курку. Алдану – ышану өчен, курку башыңны саклау өчен кирәк иде. Моңардан түбәндәге нәтиҗәне дә ясарга мөмкин: әгәр дә бүгенге яшьләргә без кичергән заманнарда яшәргә туры килсә, шик юк ки, аларның язмышлары нәкъ безнеке төсле булыр иде.

*

Әнә шул алдану белән куркуның бик ачык мисаллары итеп мин безнең әдәбият дөньясыннан үзем кичергән берничә вакыйганы язып калдыруны, ниһаять, кирәк таптым. Боларны «Соңгы китап»ка кертергә дә исәбем бар иде, ләкин вакыты җитмәгән әле дип кичектергән булдым. Хәзер исә җитү генә түгел, шактый соңга да калдым шикелле. Хәер, гыйбрәтле фактлар беркайчан да әһәмиятен югалтмаска тиештер дип беләм.

Сүз биредә сугыштан соңгы елларда безнең Язучылар союзының өч рәисе белән минем арада булып узган һәм күңелемдә гомерлеккә уелып калган бик үкенечле дә аянычлы өч вакыйга турында барачак. Шуның беренчесе Афзал абзый Шамов вакытында булды.

*

1956 елның әллә җәй ахыры, әллә көз башы иде, минем шәһәр читендәге кечкенә генә агач өем алдына Язучылар союзы машинасы килеп туктады. Ул чакта Союзның бердәнбер иске җиңел машинасын Майшәкәр исемле ифрат уңган җитез хатын йөртә иде. Өйгә килеп керү белән, ул, кабалана биреп: «Әмирхан абый, Сезне алырга килдем», – диде. Мин, аптырабрак: «Ни өчен?» – дип сорагач, Майшәкәр: «Белмим, Афзал абзый тизрәк алып килергә кушты», – ди.

Шактый ук сәер булып тоелды бу миңа… Союз машинасының беренче мәртәбә мине алырга килүе… Нигә ул хәтле кирәк булдым икән мин персидәтель абзыйга?

Кузгалып киткәч тә, Майшәкәр әйтте: «Инде хәзер Нәкый абзыйны кереп алабыз». – «Ул да кирәкмени?» – «Әйе, аны да китереп җиткерергә кушты Афзал абзый!»

…Ала-ай, кызык бит әле бу… Союз Нәкый абзыйны сирәк кузгата торган иде, нинди гадәттән тыш вакыйга килеп чыкты икән анда? «Тагын кемнәрне алып килергә кушты Афзал абзыең?» – дип сорадым мин сак кына… «Барыгызны да чакыртты… Сезнең телефон юк бит, менә миңа барырга туры килде», – диде Майшәкәр.