Выбрать главу

Нәкый абзыйлар ул чакта Кольцодан чак кына арырак, Тукай һәйкәле артындагы яңа йортта торалар иде. Майшәкәр, җитез генә төшеп, аларга кереп китте. Мин машинада калдым. Шактый гына көтәргә туры килде – Нәкый абзый, кем генә чакырса да, кабалана торганнардан түгел… Ниһаять, чыктылар, исәнләштек һәм кузгалып киттек. Бер-ике минуттан Матбугат йортына барып та җиттек. Баскычтан менешли, Нәкый абзый миннән әкрен генә сорап куйды: «Бу ни тамаша, нигә кирәк булдык икән без Әбзәлетдин иптәшкә?» «Менә хозурына кергәч белербез инде», – дидем мин аңа.

Әле көннең беренче яртысы гына булганга күрә, Союз тирәсендә «каләм әһелләре» күренмиләр иде. Афзал абзый бүлмәсендә ялгызы гына иде, ул безне аягүрә каршы алды, утырырга кушты, үзе һаман баскан килеш калды. Кыска гына хәл-әхвәлне сорашканнан соң, бернинди кереш сүзсез туп-туры бездән сорады:

– Пастернак турында ишеткәнсездер инде?

Безнең өчен бу шактый көтелмәгән сорау булды. (Без бит үзебездә берәр хәл булмады микән дип уйлабрак килгән идек. Баксаң, эш әнә нәрсәдә икән.) Дөрес, соңгы вакытларда Борис Пастернак исеме тирәсендә зур шау-шу купканын без күпмедер дәрәҗәдә ишетеп тә, укып та белә идек. Тора-бара бу шау-шу бер кампания төсен дә алып өлгерде. Аңа «Доктор Живаго» дигән әсәре өчен Нобель премиясе бирелгәч, шагыйрьне каты гаепләү һәм яман тиргәү аеруча көчәйде… Әйе, болары безгә мәгълүм диярлек. Мәгәр безне менә бүген машинада җилтерәтеп бирегә китерү нигә кирәк булды соң? Нинди гадәттән тыш вакыйга бар тагын?

Афзал абзый моны да безгә бик ачык әйтеп бирде:

– Пастернакны Язучылар союзыннан чыгарганнар!

Шунда ук «Ни өчен?» дигән сорау туса да, без аны биреп тормадык – туктаусыз кыйналып килгән шагыйрьнең ахыр чиктә Союздан чыгарылуы бер дә искитәрлек вакыйга түгел иде. Безнең заманда андый хәлләр һаман булгалап тора… Күптәнме әле Анна Ахматова белән Зощенконы да, дөнья шаулатып, әдәбияттан кудылар… Шулай да Афзал абзый, без бирмәгән сорауны үзе сизгәндәй, эшнең ничек булганын бераз аңлатып та бирде:

– Мәскәүдә язучыларның зур җыелышы булып узган. Шунда Пастернакның совет язучысына һич тә килешмәгән гамәлен бик каты тәнкыйть иткәннәр… Алай гына да түгел, аны Союздан чыгарырга дип, бертавыштан карар да кабул иткәннәр… Берәү дә яклап чыкмаган, беләсегез килсә!

Нәкый абзый, гадәтенчә, сүзне уенга борырга теләде:

– Һа, эшне тиз тотканнар икән, безнең ризалыкны көтеп тормаганнар. Бик әйбәт… Алайса, Әбзәлетдин, безгә бүрекләрне кияргә дә ярый торгандыр инде. – Һәм ул китәргә җыенгандай кузгалып куйды.

– Карале, Нәкый, бу бит бер дә уен эш түгел, – диде Афзал абзый гаҗәпләнү һәм әзрәк ачу белән дә. – Сүз, беләсегез килсә, гаять җитди политик мәсьәлә турында бара… Совет язучысы исемен йөрткән Пастернак, асылда, безнең революциянең изге максатларын бозып, яманлап әсәр яза, шуны чит илдә бастыра, шуның өчен, җитмәсә, Нобель премиясен дә ала.

– Алмаган шикелле әле, – дидем мин, икеләнебрәк.

– Алыр, баш тартмас, – диде Афзал абзый, сүзен кызу гына дәвам иттереп. – Буржуазия белә бүләкне кемгә бирергә… Кыскасы, Пастернакның бу антипатриотик эшенә без, татар совет язучылары да үзебезнең мөнәсәбәтебезне билгеләргә тиешбез.

– Ничек итеп? – диде Нәкый абзый.

– Ягъни без, татар язучылары, Пастернакның ул гамәлен хөкем итәргә һәм аңа карата күрелгән чараны дөрес дип санарга тиешбез.

Алай икән. Без сүзсез генә утыра бирдек. Бу бик киеренке бер мизгел иде. Афзал абзый, шуны тоеп булса кирәк, бераз акланырга теләгәндәй:

– Бездә генә түгел, барлык Союз оешмаларында да бу шулай эшләнә, – диде. – Тиешле урыннар белән сөйләшеп, киңәшеп… Бер минем инициатива гына дип уйламагыз!

– Соң сез дә, кирәксә, Союз исеменнән шулай эшләгез… Минем моңа ни катнашым бар?! – диде Нәкый абзый, иңбашын җыера биреп.

– Юк, Нәкый, синең дә катнашың бар, – диде Афзал абзый, кистереп. – Һәрбер намуслы язучының…

Ләкин Нәкый абзый, ни әйтәсен алдан ук белгән шикелле, аның сүзен бүлде:

– Гаҗәп, гаҗәп!.. Мәскәүдә әнә, бездән сорап тормыйча, Пастернакның эшен бетереп куйганнар бит инде… Тагын ни кирәк?

– Синең сүзең кирәк, Нәкый… Әнә шул Мәскәү язучылар җәмәгатьчелегенең Пастернакка карата чыгарган карары белән килешәсеңме, юкмы?.. Мин, мәсәлән, Татарстан язучылары килешергә тиеш дип беләм. Чөнки сүз бер язучының Союз уставын тупас бозуы, ягъни уставта әйтелгән совет позициясеннән читкә тайпылуы турында бара. – Без менә, – диде ул, сүзен дәвам итеп, – язучылар исеменнән Мәскәүгә җибәрергә хат яздык, ул әнә алдыгызда ята… Күп кенә иптәшләр аңа кул куйдылар инде. Сез дә укып карагыз… Килешсәгез – кулыгызны куясыз, килешмәсәгез – юк, мәгәр позициягез ачык булырга тиеш.