Выбрать главу

Нәкый абзый кинәт кычкырып көлеп җибәрде:

– Кара син аны! Позицияне ачыклар өчен генә син безнең арттан машина җибәргәнсең икән ләбаса!

Афзал абзый кара янып китте, ләкин тынычлыгын саклап калды.

– Сезнең ише мөхтәрәм язучыларны җәяү йөртеп булмый бит инде, – дигән булды ул.

Ә Нәкый абзый шунда ук бик җитдиләнеп, аны бөтенләй тыңламагандай, үз уйларына бирелгән иде.

Инде минем үз хәлемә күчәсем килә. Афзал абзыйны тыңлап утырганда ук, миндә ирексездән ике төрле уй үзара тартыша башлады. Күптән инде үзем дә кагылып-сугылып килгәнгә күрә, кешегә политик гаеп ташларга бер дә яратмый идем. Менә хәзерге шикелле бөтен вөҗүдем андый эшкә каршы, һәм моңарчы минем һичкемне дә политик яктан гаепләп чыкканым булмады.

Аннары, Борис Пастернакның зур шагыйрь икәнлеген ишетеп белсәм дә, хәзергә кадәр миңа, оятыма каршы, аның бер әсәрен дә табып укырга туры килмәде. Ә каядыр читтә басылганын әйтеп торасы да юк… Димәк, мин аңа ташланган гаепнең чынмы-ялганмы икәнен белмим, шулай булгач, кешелек ноктасыннан караганда, минем аны гаепләргә хакым бармы?.. Юк, һәм булмаска да тиеш!..

Әйе, минем үз акылым миңа шулай ди, бу гаепләү кампаниясенә кушылмаска, намусымны көчләмәскә куша. Әмма шул ук вакытта фани исәпләрдән туган икенче бер уй да миңа үзенекен тукый, җанга тынычлык бирми иде. Дөресен генә әйткәндә, минем бу уем да әнә шул күптән кагылып-сугылып килүләрдән туган иде. Без кичергән чорларда идеология һәм политика аркасында кыйналулар да, бөтенләй харап ителүләр дә бик күп булды. Әнә хәзер дә Афзал абзый: «Позициягез ачык булсын!» – ди. «Позиция» дигән бу сүз хәзер бик модада – аны гел искә төшереп кенә торалар. Позициясе туры килмәгән кеше әллә ничә төрле күзәтү астында яшәргә мәҗбүр. Аны төрлечә кыса башлыйлар (мәсәлән, язган әйбереңне басмыйча йөдәтәләр яки нәшрияттагы китабыңны планнан сызалар). Ә кая барасың, ни эшли аласың, ничек яшисең бу ирегең һәм җаның богаулы бер заманда?! Әнә шундый бер-берсе белән килешергә теләмәгән «ике фикер» көрәше арасында идем мин…

Ә Афзал абзый, бөтен мәһабәт гәүдәсе белән үрә басып, безнең кузгалганны көтеп тора. Барлык язучыларныкына караганда да Нәкый Исәнбәт белән минем нишләргә уйлавыбыз аның өчен әһәмиятлерәк иде кебек… Үзенә күрә безне тагын бер сынап карау!

Мин, билгеле, Нәкый абзыйдан узып ни дә булса эшләргә тиеш түгел идем. Ул яше белән дә, дәрәҗәсе белән дә миннән күп өстен, һәм миңа караганда күбрәк кыйналган да кеше. Әле кайчан гына җәдитчелектә гаепләп, каты гына кыйнадылар – Хрущёвның үзенә барып җитәргә мәҗбүр булды агаебыз!.. Аннары гади әдәп дигән нәрсә дә бар бит әле – сүзне башлап олы кеше әйтергә тиеш.

…Тынып тору озаккарак китте булса кирәк, Афзал абзый коры гына:

– Ягез, иптәшләр, мин көтәм! – дип куйды.

Шуннан соң Нәкый абзый, бер сүз әйтмәстән, кинәт кенә сикереп торды да хатка күз дә салмыйча, астына тиз-тиз генә кулын куеп, каләмен ташлады. Аның бу хәрәкәтләре миңа ничектер «чәнчелеп китегез!» дигән шикеллерәк тоелды. Һәрхәлдә, аның кул куюы теләп, килешеп эшләнгән эш түгел иде. Соңыннан ул моны үзе дә миңа әйтте.

Инде минем чират… Торып, өстәлдә яткан хатны өстән-өстән генә карап чыккан булдым. Билгеле, хатның эчтәлеге белән танышу өчен дә, аңа карата нидер әйтер өчен дә түгел. Бары вакытны сузар өчен генә. Ахырына җиткәч, сүзсез генә кулымны куйдым – монда имзалар җитәрлек иде инде…

Шул рәвешчә Нобель премиясенә лаек булган шагыйрьне хөкем итүгә без дә катнаштык. Бу кичерүе читен түбәнлеккә бару иде, әмма намусыбыз кушканга түгел, ә ирексездән ниндидер өстен бер рәхимсез көчкә буйсынып… Нинди көч соң ул безне шулай еш кына сындыра? Бу сорауга җавапны мин иң ахырдан гына бирәчәкмен. Хәзер исә менә мондый сорауга үзеннән-үзе җавап сорала шикелле: ирексездән кылган гамәлебезне вөҗдан хөкеме алдында аклап буламы? Юк, булмый, мөмкин түгел!.. Иллә мәгәр түбәнлеккә баруыбызны беркадәр җиңеләйткән сәбәп шулай да бар иде. Эш шунда ки, шагыйрь Пастернакны соңгы вакытларда бөтен матбугат тирги, каһәрли, русның безнең өчен авторитет булган зур-зур язучылары аны гаепләп чыга, беркем тарафыннан яклау сүзе ишеткәнебез юк. Шуннан соң безгә, гел шик астында яшәүче ике татар язучысына, нәрсә эшләргә кала?.. Әгәр Пастернакны гаепләү нахак булып чыкса (ә нахаклыгын алдан ук күрергә мөмкин иде), бу бөтен совет әдәбиятына җуелмас оят китерәчәк, һәм бөтен җавабы да безнең һәммәбез өстенә төшәчәк. Кампания колына әйләнү коточкыч нәрсә ул!