Выбрать главу

Миңа калса, Афзал абзый үзе дә кампания колы. Татар язучылары исеменнән Пастернакка каршы хат язарга аңа, мөгаен, обком кушкандыр әле. Моның кебек җитди эшне ул үз белдеге белән генә эшләргә, ихтимал, җөрьәт итмәс иде. Безнең председательләр көн саен диярлек обкомга йөреп торалар. Бер генә эш тә шул бинада утыручы эреле-ваклы «җитәкчеләр»нең кушуыннан яки рөхсәтеннән башка үтәлми бездә…

Билгеле, Афзал абзый үзе кол булуын инкяр иткән булыр иде. Партия кушкан һәр эш аның өчен, күңеленә хуш килсә дә-килмәсә дә, һичшиксез, дөрес һәм хаклы! Ул бит, үзе әйтмешли, партиянең «тугрылыклы солдаты» иде, мәрхүм!

*

Үкенечле вакыйганың икенчесе Союзда Ибраһим Гази рәислек иткән чагында булды. Бусы да кул кую белән бәйләнгән, әмма мине иң аптыратканы һәм авыр газапка дучар иткәне!..

1968 ел, августның соңгы яртысы, ә мин җәй буе диярлек яңа квартирага ордер алалмыйча җәфаланып йөрим. Шәһәр читендәге кечкенә агач өебезне сүтәргә тиешләр. Күрше өйләрне сүтеп бетерделәр инде, безнең дә капка-коймаларны ваттылар, бакчабыздагы алмагачларны да кистеләр, япа-ялгыз утырып калган өйдән безнең чыгып киткәнне генә көтәләр. Монда зур яңа йорт сала башлаячаклар, материалларын да инде ташырга тотындылар.

Менә шундый бик кыен хәлдә калып аптырагач-йөдәгәч, мин Союзга, Ибраһим Гази янына бардым. Бердәнбер ярдәм сорарлык җиребез шул Союз гына, бигрәк тә минем өчен… Ибраһим эшенә килсә, иртә килә торган иде. Мин килгәндә, ул инде бүлмәсендә ялгызы гына нидер язып утыра иде. Кыяфәте бик җитди, мине дә «Ник вакытсыз йөрисең?» дигән төслерәк каршы алды. Яза торган кәгазен дә каплабрак куйды. Җитди эшеннән аерылуын күргәч, мин дә сүземне кыска тоттым.

– Гафу ит, Ибраһим! – дидем. – Аптырагач, сиңа килдем… Әллә кайчан билгеләгән квартирага һаман да ордер алалмыйча йөрим. Ә үземне көн дә өйдән куалар.

– Кем бирергә тиеш?

– Горсовет инде…

Шунда ук телефон трубкасын алды, номерын җыйды, кем беләндер коры гына исәнләште һәм туп-туры аңа болай диде:

– Күктә бит фәрештәләр генә торалар, ә без, җирдә йөрүчеләр, барыбыз да гөнаһлы бәндәләр, хөрмәтле Фәлән Фәләнович!.. Ни өчен язучы Еникиевне аңа билгеләнгән квартирага ордер бирмичә интектерәләр? Кайчан бетәр бу волокита?!

«Ай-һай!» – дип, эчемнән пошынып куйдым, аның бу кадәр туры бәрүен ишеткәч… Фәрештәләр белән гөнаһлы бәндәләрне искә төшерүе дә, мөгаен, минем хакта нидер аңлатырга теләве булгандыр… Гомумән, Ибраһим Газиның, ачуы килгәндә, берәүдән дә курыкмыйча ярып әйтә торган гадәте бар иде. Хәтта әнә үзеннән югары утыручыларга да!..

Шулай сөйләшкәннән соң, Ибраһим шап иттереп телефон трубкасын куйды.

– Миңа яңадан шалтыратырга тиешләр, – диде ул, күзлеген киеп. – Син, Янкәй, пока чыгып тор, минем менә бик ашыгыч эшем бар, хәбәр алгач, үзем чыгып әйтермен.

– Булырмы соң ул хәбәр?

– Булырга тиеш. Ишеткәнсеңдер, мин горкомның беренче секретаре белән сөйләштем. Ә ул хәзер үк горсовет белән сөйләшергә булды. Пока шул… Көт, яме!

Мин ничектер кыенсынып кына чыктым да коридорда арлы-бирле йөрергә тотындым. Язучының язучыга чыгып торырга кушуын ишетүе бик үк күңелледән түгел… Хәер, Ибраһим Мингазиев иптәш безнең председатель дә бит әле: үпкәләп тору бу очракта урынсыз да булыр. Ашыгыч эшем бар, ди бит… Ашыгыч эшләр, гадәттә, обкомнан килә шикелле яки Мәскәүнең үзеннән… Эшнең бик җитдие булса кирәк, Ахунга да тапшырмаган, иртүк үзе килеп утырган. Хәтта яза торган нәрсәсен миннән дә яшерергә тырышты. Гаҗәп әле бу!..

Шулай уйланып, коридор буйлап йөргәндә, Ибраһим да бүлмәсеннән чыкты, үзе яныма килде.

– Сөйләштем, ордерны бирерләр, алырсың, – диде ул миңа һәм, кулларын артка куеп, зур тоташ тәрәзәдән урамга карап тора башлады. Аңарда бераз йончыганлык сизелә иде. Мин рәхмәтемне әйтеп китмәкче булдым. – Тукта, китмә, – диде ул, һаман тәрәзәдән урамга карап торган килеш. Аннары шактый көттереп, әкрен генә сорады: – Чехословакиядәге хәлләрне ишеткәнсеңдер?

Мин икеләнебрәк калдым: нинди хәлне сорый икән?.. Чехословакиядә яздан бирле инде төрле җитәкчеләр арасында ниндидер көрәш-тартыш барганлыгын газеталардан укып белә идек. Дубчек дигән берәүнең җитәкчелекне кулына алуын да ишеткән идек, ләкин безнең газеталар аны мактап түгел, яманлап язганнар иде. Ибраһим шуны сорыймы, мәгәр бу бит инде иске хәбәр. Тагын нәрсә бар икән?

– Юк, ишеткәнем юк, – дидем мин ахырда.

– Радиодан тыңламадыңмыни?

– Бүген иртәнгесен тыңламыйча калдым.

– Жәл, бик мөһим белдерүне ычкындыргансың. Безнең танклар Прагага кергәннәр…