– Ягъни?
– Ягъни безнең хөкүмәт Чехословакиягә гаскәр кертүне кирәк тапкан…
Ибраһим соңгы сүзләрен бер дә күпертмичә, гади генә итеп әйтте. Минем дә артык исем китмәде, гүя көтелгән бер нәрсә турында сүз бара иде.
– Әнә шулайрак эшләр, – диде Ибраһим, көрсенгәндәй. – Без хөкүмәтнең бу чарасын хупларга тиешбездер инде, шулай түгелме?
Мин дәшмәдем – нинди «хуплау» турында сүз булырга мөмкин?!
Ибраһим, ниһаять, миңа таба борылды.
– Кыскасы, болай, Еники, – диде ул, – язучылар исеменнән мин отклик яза идем, бетергәч, син дә кул куярсың шуңа!
– Һай, Ибраһим! – дидем мин, бик борчылып, – хәзер миндә ул кайгымыни?.. Үземнеке үземә җиткән, беләсең бит инде!
– Сүз бит Чехословакияне саклап калу турында бара!..
– Аңлыйм, Ибраһим… Ләкин минем бит бу хакта радиодан да ишеткәнем, гәзиттән дә әле укыганым юк… Белер-белмәс көе тот та нәрсәгәдер кул куй, имеш! Ярыймыни алай?
– Нигә, миңа ышанмыйсыңмыни? – диде Ибраһим, ияген учлап.
Билгеле, сүз ышану-ышанмау турында бармый иде. Совет Армиясенең чехларга бәреп керүенә берсүзсез ышанырга була – безнең сәясәт өчен бик нормаль күренеш ул. Юк, минем әнә шул сәясәтне хуплаган кәгазьгә чынлыкта кул куясым килми иде. Тик менә шуны Ибраһимга туп-туры әйтергә кыюлыгым җитми. Гомумән, Ибраһим белән сөйләшкәндә артык чишелеп китүдән дә тыелырга мәҗбүр идем мин…
Ибраһим Гази ортодоксаль коммунист иде. Совет властена тел-теш тидергәнне бер дә яратмый иде, чөнки үзенең яшәвен, кеше булуын бары тик шул власть аркасында гына дип белә иде. Әмма ул аягүрә катып калган догматик та түгел, тормышның кимчелекләрен дә күрә белә, җитәкче органнарның начар эшләрен тәнкыйть итүдән дә куркып тормый, бюрократлашып беткән кайбер аңгыра-мокыт түрәләрне ул еш кына «чуен башлар» дип атый торган иде.
Инде безнең мөнәсәбәтләргә килгәндә нәрсә дияргә мөмкин? Безнең танышлык бары сугыштан соң гына башланды. Бер эш кешеләре буларак, без Союзда үткәрелгән җыелышларда, төрле утырышларда очрашабыз, бергә кайткан, бергә сөйләшеп утырган чакларыбыз да була иде. Бервакытны, җәйнең матур бер көнендә, Ибраһим белән Афзал абзый һич көтмәгәндә минем шәһәр читендәге өемә дә килеп чыкканнар иде. Бу «визит» мине гаҗәпләндерде дә һәм куандырды да… Бакчада күпмедер сөйләшеп утырганнан соң, өчәүләшеп йөрергә чыгып киттек. Казан суы буйларында озак кына йөреп, шактый арып-талып Ял паркына да күтәрелдек. Ә анда цистернадан сыра сатып яталар. Ничек инде салкын сыраны эчмичә үтеп китәргә мөмкин ди?! Мин юлдашларымны кыстап карадым, ләкин алар цистернага якын да килмәделәр. Минем сыра күбеген өрә-өрә тәмләп эчкәнне бер читтә сабыр гына көтеп тордылар. Эчү мәсьәләсендә бик тәүфыйклы иде алар, мәрхүмнәр!
Кыскасы, Ибраһимның миңа мөнәсәбәте начар түгел иде дип әйтә алам. Дөрес, ул минем карашларның рәсми идеологиягә туры килеп бетмәгәнен белә иде, мәгәр аңа карап мине чит-ят итмәде. Язучы дип таныды, әсәрләремә карата каты сүз әйткәне булмады. Ул әле мине бер хикәямнең исеме белән «Ялгыз каз» дип тә атый иде. (Очрашканда еш кына: «Нихәл син, ялгыз каз!» – дип уза торган иде.)
Безнең ара-тирә кайбер актуаль мәсьәләләр буенча ачык кына сөйләшкән чакларыбыз да булды. Аңа каршы сөйләсәм дә, ул чыраен сытмый, усалланмый иде. Гадәтенчә, шаблон сүзләр кулланмыйча гына, беркадәр юмор да кыстырып, үзенекен аңлатырга тырыша һәм ахырдан гына: «Сиңа, парин, Марксны күбрәк укырга кирәк», – дип өстәп куя иде. Үзе ул язучылар арасында марксизм-ленинизмны бөтенесеннән дә яхшырак белүче булып санала иде.
Гәрчә без бер-беребездән шактый ерак торсак та, мин аңардан шикләнми идем, гадел кеше булуына ышана идем. Ләкин аның ортодоксаль карашларын белгәнгә күрә, мин, әйткәнемчә, сакланыбрак сөйләшергә дә мәҗбүр идем. Ачуын китерсәң, Ибраһим Гази иптәшнең, хәтер саклап тормыйча, бик туры бәреп әйтә торган гадәтен дә белә идем.
Инде менә Чехословакиягә безнең армияне кертү уңае белән аның ниндидер «хуплау» язып маташуы миңа бер дә ошамады, ошамау гына түгел, күңелдә «нигә кирәк булды әле ул?» дигән авыр сорау да тудырды. Шәт, Ибраһимның үзенә дә ачыктыр инде – күрше дус илгә гаскәр кертү – бу бит аның эчке эшләренә дорфа рәвештә тыгылу, көч белән аны үз ихтыярыңа буйсындыру дигән сүз… Саклап калу, имеш! Кемнән, нәрсәдән?.. Агрессиянең икейөзле бер формасы ич бу!.. Күп күрдек без моның ише хәлләрне!.. Сугыш вакытында безнең гаскәр азат иткән илләрнең һәркайсында властьны коммунистлар кулына алып бирдек. Җитәкчеләрен дә без куйдык, ярамаганнарын алып ташладык, хәтта суд ясатып, кайберләрен аттырдык та – кыскасы, барысы да безнең боерык буенча эшләнде. Инде без таккан системага халык түзә алмыйча баш күтәрә башласа, гаскәр керттек, танклар белән бастык. Тик без моны һәр очракта халыкка әлеге дә баягы империалистлардан саклап калу дип аңлатырга тырыштык.