Инде менә Чехословакия. Шул ук ялган сылтау, шул ук танклар өере, шулай ук, карта алыштырган шикелле, җитәкчеләрне алыштыру… Һәм мин шушы вөҗданым кабул итмәгән эшне «хупларга» тиешмен, имеш! Дөресен генә әйткәндә, мин Ибраһимның да үз теләге белән «хуплавына» ышанып бетми идем. Мөгаен, аңа бу эшне «югарыдан» кушканнардыр… Шуңа күрә ул, иреннәрен кысып булса да, ашыгыч мөһим боерыкны үтәргә мәҗбүрдер… Мәгәр мин болай фараз кылуымны аның үзенә, билгеле, әйтеп тормадым. Бу очракта бит ул Союз председателе буларак хәрәкәт итә, һәм аның карашы рәсми позиция белән, һичшиксез, туры килергә тиештер инде… Ләкин минем үземә нишләргә соң? Ул әнә минем җавапны көтә: хуплау кәгазенә кул куярга мин ризамы, түгелме? Әлбәттә, риза түгел, әлбәттә, теләмим!.. Тик ничек итеп моны аңа әйтергә? Әмма сизәм, менә хәзер үк туп-туры әйтеп бирергә кыюлыгым җитмәячәк. Бердән, әлеге каһәр суккан сагаю тота, икенчедән, Ибраһимның кәефен дә бозасым килми. Шуңар күрә, үземә калса, дусларча гына әйтеп котыласым килде.
– Ибраһим, кичер, мин хәзер көтеп тора алмыйм. Син, давай, ул нәрсәңне язып бетер, чакырырсың, килербез, сөйләшербез… Анда тагын күз күрер…
– Синең тизрәк ычкынасың килә инде, – диде Ибраһим, мәгънәле генә көлемсерәп. – Бар, алайса, бар!
– Мин синнән качмыйм, Ибраһим! – дидем мин аңа ихлас күңелдән.
Шуның белән сүз бетте, Ибраһим үзенә кереп китте, мин дә үз юлым белән китеп бардым. Бу урында бик мөһим бер моментны әйтеп үтәсем килә: безнең иң соңгы сүз алышуыбызның һәркайсыбыз өчен яшерен мәгънәсе булган икән. Мин, мәсәлән, Ибраһимның «ычкынасың килә инде» дигән сүзен «кул куюдан качарга телисең» дип аңладым. Ә минем җавапны аның ничек кабул иткәнен миңа соңрак аңларга туры килде. Тагын өстәп шуны да әйтим: мин, билгеле, яңадан Союз тирәсенә барып йөрмәдем, һәм, чакырсалар да бармаска дип, күңелемне беркетеп куйдым.
Бер-ике көн үтте микән, «Татарстан» газетасында Ибраһим Гази тарафыннан язылган һәм бер төркем язучылар кул куйган әлеге «хуплау» басылып та чыкты. Тексты зур түгел иде, анысын өстән-өстән генә укып, мин тизрәк кул куючыларга күз төшердем: башта Ибраһим Гази үзе, аннары Афзал Шамов, Гомәр Бәшир, тагын берничә мөхтәрәм язучының исеме һәм шулар арасында… минем исем дә! (Кызганычка каршы, ул газета миндә сакланмады, шуңа күрә исемнәрнең хәтердә калганнарын искә төшерү белән генә чикләнәм.)
Үз исемемне күргәч, минем кечкенә күзләрем атылып чыга язды. Бу ни хәл?! Кайдан, нигә, ни өчен монда минем исем? Күрмәгән, укымаган, кул куймаган белдерүдә?! Аңлый алмыйм, күзләремә ышанасым килми, әллә нәрсә бу!
…Ярый, «хуплау»ның үзен ул югарыдан кушу буенча язсын ди, әмма аның астына кемнәрнең исемнәрен куеп чыгаруны да кушып тормаганнардыр инде… Һичшиксез, бу – Ибраһимның үз эше! Димәк, ул, коммунист иптәш, Чехословакияне танклар белән таптатуны үзе генә хуплау түгел, минем исемнән дә хуплата! Мин аның өчен үз акылым, үз вөҗданым белән яшәүче шәхес түгел, минем белән теләсәң ни эшләсәң дә һәм миннән теләсәң ни эшләтсәң дә ярый икән ләбаса! Җанны иң нык сыкратканы һәм тетрәткәне әнә шул хакыйкатьне ачу булды. Гаҗәеп бер ачыклык белән мин үземнең партия диктатурасы шартларында гади бер чүпрәк уенчыкка әйләнүемне аңлагандай булдым.
Әйе, әнә шул рәвешчә мин үз ихтыярымнан тыш мөртәтлеккә дучар ителдем, үз теләгемнән башка тарих битендә канлы бер җинаятьне хуплаучы булып калдым. Әйтәсе дә түгел, моның газабы минем өчен бик авыр иде һәм озакка сузылды.
Бераз айный төшкәч, минем кемгә дә булса зарымны сөйлисем килә башлады. Тәвәккәлләп Гомәр абзыйга шалтыраттым. Ленин бакчасында очрашырга булдык.
Укучыда сорау туарга мөмкин: ни өчен Гомәр Бәширгә, ни өчен Ибраһим Газиның үзенә түгел? Әйе, беренче минутларда ук миндә андый тыелгысыз теләк туган иде. Ләкин эш узгач, ярсып барып, талашып кайтудан ни мәгънә?! Ә минем бу акылга сыймас күңелсез вакыйганың чын сәбәпләрен ныграк аңлыйсым килә. Гомәр абзый – Ибраһимга кадәр үзе дә безнең оешманы җитәкләгән кеше, әдәбиятыбызның танылган авторитеты, югарыдагы җитәкчеләр белән дә даими бәйләнештә… Аннары, иң мөһиме, мин аңа ышанам, курыкмыйча барын да сөйли алам. Ә хәзер миңа бары тик шундый кеше кирәк.
Икенче көнне очрашкач һәм бакчаның аулаграк бер җиренә барып утыргач, мин аңа булып узган вакыйганы бик ачынып сөйләп бирдем. Әмма Гомәр абзыйның моңа һич тә исе китмәде.
– Мин дә укымадым, мин дә кул куймадым, – диде ул, мине шаккатырып.
– Ә башкалар?
– Белмим… Юктыр, булмагандыр… Ибраһим үзе генә кирәк кешеләрнең исемен куеп чыккандыр… Ашыгыч эш, гадәттә, шулай эшләнә инде ул… Әнә некролог язганда да имза җыеп йөрмиләр ич!