Соңгы мисалы бик кызыклы, әмма урынлымы ул, ничек итеп мин мондый аңлату белән килешә алыйм ди?!
– Гомәр абзый, бу бит үтә җитди вакыйга! – дидем мин, кызып китмәскә тырышып. – Бер дәүләт икенче дәүләтнең җиренә гаскәр кертә, аны көч белән үзенә буйсындыра, һәм шушы… ямьсез эшне, ризалык сорамыйча гына, безнең исемнән хуплыйлар!.. Йә, әйтегез, килешеп буламы мондый башбаштаклык белән?..
– Анысы шулай инде, – диде Гомәр абзый, киң, шәрә маңгаен ышкыштырып. – Вакыйгасы да бик күңелсез, «хуплау»да бик үк дөрес эшләнмәгән… Ибраһим телефон белән генә сорап чыкса да яхшы буласы икән дә бит, күрәсең, югарыдан бик ашыктырганнардыр инде… Ләкин син, Әмирхан, артык борчылма. Кем андый «хуплау»ларны укып тора?.. Бездә шулай бит инде ул, зуррак вакыйга булса, югарыдан тоталар да тизрәк йә «хуплау», йә «яманлау» оештырырга кушалар… Вакыйгасына карап… Мәгәр үтә дә китә ул, кеше аңа игътибар да итеп тормый… Оныт син аны!..
Әнә шулай юатты Гомәр абзый мине… Ул инде тәҗрибәле кеше, ихтимал, аның үзенә дә оештырырга туры килгәндер андый белдерүләрне. Гадәти эш, диде ич!.. Мәгәр бу хакыйкатьне белүдән җанга тынычлык киләмени, юк, киресенчә, ачуны һәм газапны көчәйтә генә ул!.. Ни өчен соң мин Ибраһимның үзенә шул чакта ук, бернинди кәгазьгә кул куймаячакмын дип, туп-туры әйтмәдем?.. Әмма ләкин үземә күрсәтмичә генә шундый җитди кәгазьгә минем имзаны да кыстырырлар дигән уй ник бер башыма килсенче?!
Бу хәлләрне мин шул чакта ук бер блокнотыма язып та куй- ган идем. Ихтимал, киләчәктә бер кирәк булыр дип… Шуның белән бергә Ибраһим Газиның үзенә дә ниләр кичергәнемне әйтәсем килә иде. Белсен, белмичә калмасын, дия идем мин һаман да үземә. Ләкин бик озак җай таба алмыйча йөрдем. Председатель Союзга сирәк килә, килсә дә, һәрвакыт янында кешеләр була. Ахырда көннәрдән бер көнне Ибраһимның үзен генә бүлмәсендә туры китердем. Исәнләшеп, әзрәк хәл-әхвәл сорашкач, мин аңа ипләп кенә әйттем:
– Быелгы җәй минем өчен шактый авыр, мәшәкатьле булып чыкты. Ләкин алары үтәр, онытылыр… Тик күңелдәге авыр бер төер генә онытылмас, ахрысы… Шуны сиңа әйтмичә кала алмыйм: хәтерлисеңме, Чехословакиягә армия кертү уңае белән син үзең язган хуплау кәгазенә минем ризалыгымнан башка исемемне куеп чыгардың?..
Әйтеп бетерергә өлгермәдем, Ибраһимның йөзе кинәт үзгәрде, бик җитдиләнде, күзләре дә күзлеге аша зурая төшкәндәй булды. Менә хәзер миңа ташлана инде дип көткән идем, ләкин, ни гаҗәп, ул кабынып китмәде, ничектер үзен тыеп калды. Ияген учлап, шактый гына дәшми торганнан соң, миңа туры карап әйтте:
– Нигә, алайса, берәр газетага, минем ул кәгазьгә кул куйганым юк, дип язып чыкмадың? Кирәк иде, төер саклап йөрткәнче…
Инде мин аптырап калдым аның бу җавабына: чынлап әйтәме, әллә үртәпме?.. Әлбәттә, үртәп, чөнки андый белдерүне бер газетаның да басмаячагын белеп тора ич ул! Шулай да ул, акыллы баш, бик нечкә җирдән тотты. Җавапсыз калмас өчен генә мин:
– Чынлап та, син әйткәнчә эшләргә кирәк булган икән, – дигән булдым. – Кызганыч, вакытында уйлый белмәгәнмен.
Ибраһим әче генә елмайды:
– Белсәң дә, язарга йөрәгең җитмәс иде.
– Ни өчен?
– Шулай. Синең дә башың ике түгел бит.
«Синең дә» – ничек аңларга моны?.. «Минеке дә ике түгел» дип әйтмәкче буламы әллә?.. Әгәр тел төбендә шул икән, димәк, ул да каяндыр, кемдер кушканны теләсә-теләмәсә дә үтәргә мәҗбүр булган.
Ходаем, кемнәр соң без? Һәртөрле явызлыкны аклап тору безнең бурычыбызмыни?! Кайдан бу мөртәтлек, икейөзлелек, ниһаять, куркаклык?
Моның җавабын мин шушы язманың ахырында әйтергә тырышырмын.
Инде рухи коллык заманы өчен типик булган аянычлы вакыйганың өченчесенә күчик. 1967 елны минем «Салават күпере» дигән хикәяләр җыентыгым Язучылар союзы тарафыннан Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Башта, кагыйдә буларак, мәсьәлә идарә утырышында каралган. Билгеле, мине тәкъдим итү шома гына узмаган. Идарә әгъзаларыннан Хәсән абзый Туфан, Фатих Хөсни, Рафаэль Мостафин яклап чыксалар да, Союзыбызның җитәкчесе Мирсәй Әмир шактый нык каршы торган. (Аңа кушылучылар да, әлбәттә, булгандыр дип уйлыйм.) Ләкин тавышка куелгач, күпчелек белән шулай да мин үткәнмен. Әйтергә кирәк, җитәкче фикеренә каршы бару, һәр җирдәге шикелле, безнең Союзда да бик сирәк була торган хәл иде.
Мин үзем бу вакытта каядыр читтә идем, бары кайткач кына идарә утырышында ниләр булганын ишетеп белдем.
…Күпмедер вакыттан соң газеталарда Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләрнең исемнәре басылып чыкты. Алар өч кандидат иде: рәссам Бакый ага Урманче, язучылардан мин һәм Татар академия театрында куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә катнашучылардан бер төркем. Аларның тәкъдим ителгәнен күргәч тә, премиянең миңа тимәячәген аңладым. Хәтта мине үткәрмәс өчен аларны, югарыдан кушу буенча, тәкъдим иткәннәрдер әле дигән гөнаһлы уй да күңелемә килгән иде.