Инде спектакльнең үзе һәм анда катнашучылар турында берничә сүз: «Гүзәлем Әсәл» – Чыңгыз Айтматовның «Тополёк мой в красной косынке» исемле повесте буенча эшләнгән инсценировка. Тәрҗемәсен миннән эшләткәннәр иде… Әсәрне сәхнәгә Ташкенттан махсус чакырылган үзбәк режиссёры Хаджиев куйды. Декорацияләрен Качалов исемендәге театрның баш рәссамы Гельмстан ясаттылар, баш рольләрне Наилә Гәрәева белән Ринат Таҗетдинов башкара… Күрәсез, тәкъдим ителүчеләр барысы да бик лаек кешеләр.
Шуңа күрә дә мин, конкурентның бик көчле булуы белән бергә, Мирсәй Әмирнең дә каршы икәнлеген белеп, башта ук премиянең миңа булмаячагына күңелемне беркетеп куйган идем. Аннары обкомда утыручыларның да миңа карашлары шәп түгеллеген күптән инде ничектер тирем белән сизәм. Ә Тукай премиясен кемгә бирүне, асылда, шунда хәл итәләр – бу кадәресе дә берәүгә дә сер түгел… Шул сәбәпле нидер өмет итеп, борчылып йөрүнең һич тә кирәге юк иде.
Гомумән, мин беркайчан да дан-шөһрәт артыннан кумадым. Һәртөрле исем-бүләкләргә нәфсемне дә сузмадым. «Үз эшеңне бел дә тыныч кына йөр!» – шулай юата торган идем мин үземне.
Әмма бу юлы минем тынычлыгым уйламаганда бозылып куйды. Апрель аеның җепшек бер кичендә без, күп кенә язучылар, Гази Кашшафка 60 яшь тулу уңае белән «Татар ашлары йорты»нда үткәрелгән мәҗлестә булдык. Гадәттәгечә, мул ашау-эчү, ялкынлы котлау-мактаулар, дәртле җыр-биюләр үз чираты белән бара торды. Беләсез инде, Гази – тыйнак кеше, мәҗлесе дә аның, үзенә охшап, ыгы-зыгысыз, күңелле-җылы гына узды. Бик соңга калмыйча гына барыбыз да бер үк вакытта диярлек кузгалдык та… Профсоюз урамы буйлап төркем-төркем кайтып барган чакта, без Мирсәй Әмир белән ничектер бергә туры килдек. Берәүләр алга китте, берәүләр арткарак калды, ә мин Мирсәйдән аерылып китәргә яхшысынмадым. Бераздан ул үзе сүз башлады.
– Әмирхан, – диде ашыкмыйча, салмак кына, – тиздән Тукай комитетының утырышы булачак. (Пауза.) Мин, уйлана торгач, синең кандидатураны якларга булдым… Ник дисәң, Тукай премиясе ул иң элек үзебезнең оригиналь әсәрләргә бирелергә тиеш. Ә Академия театрының спектакле нәрсә ул? Тәрҗемә әсәр, куючысы читтән чакырылган, художнигы да читтән – аларга Тукай премиясен биреп, без нәрсә отабыз?.. (Пауза. Мин аның сүзен ничек тә бүлмәскә тырышам.) Дөрес, башта мин сине тәкъдим итүгә каршы идем, ләкин ахырда, нык кына уйлагач, башкалар фикере белән килештем; хикәяләрең минемчә дә зур бүләкне күтәрерлек… Үтәр дип ышанам…
Мин аны бик игътибар белән тыңладым, сүзен бүлмәдем, сорау да бирмәдем. Мирсәй сүзен җилгә ташлый торган кеше түгел, – шуңадыр бик җиңел ышандым мин аңа… Бары чын күңелдән:
– Рәхмәт, Мирсәй, рәхмәт! – дидем. – Бүләкне бирерләрме-юкмы, анысы мине ул кадәр борчымый, әмма синең карашың үзгәрүе минем өчен кыйммәтрәк!..
Бүтән нәрсә дим? Минем бит бу хакта аның белән сүз башларга һич уйлаганым да юк иде – ул үзе башлады, үзе әйтте. Билгеле, миңа карата уен үзгәртүе аңа бер дә җиңел булмагандыр – үз позициясендә нык торучы икәнен барыбыз да яхшы беләбез. Ә шулай да әнә үзгәрткән. Димәк, аны уйланырга мәҗбүр иткән җитди сәбәпләр булгандыр. Берсен ул үзе үк әйтте: Тукай премиясен оригиналь әсәргә бирергә кирәк, диде. Идарә утырышында күпчелекнең минем файдага тавыш бирүе дә аны нык кына уйландыргандыр, мөгаен. Аннары Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр турында матбугатта чыгып барган фикерләрнең дә аңа, һичшиксез, йогынтысы булмыйча калмагандыр. Мәсәлән, «Татарстан»да басылган Гази Кашшаф мәкаләсен күрсәтергә була. Гази үзенең шул зур мәкаләсендә премиягә тәкъдим ителгән ике әсәр – минем хикәяләр җыентыгы белән «Гүзәлем Әсәл» – турында фикер йөртеп, ахырында: «Мин Тукай бүләген Әмирхан Еникигә бирү ягында», – дип, ачыктан-ачык язган иде… Башкалар тарафыннан да минем хикәяләргә карата уңай фикерләр әйтелгән иде.
Һәрхәлдә, Мирсәй Әмир әнә шуларның барысын да исәпкә алгандыр дип ышанырга була. Төпле кешенең, тискәрелеккә бирелмичә, фикерен үзгәртә алуы үзе генә дә чын егетлек ул!
Апрельнең җепшек кичендә мәҗлестән кайтышлый көтелмәгән бу кыска сөйләшүнең, әйтәсе дә түгел, минем үземә тәэсире көчле булды; күптән инде сүнгән өмитне ул яңадан терелтеп җибәрде… Ходаем, булмас нәрсәмени ул?! Танылган олы язучы, Союз җитәкчесе, премия мәсьәләсе каралганда мине яклап сүз әйтә икән, моның бит, һичшиксез, хәлиткеч әһәмияте булырга тиештер инде?! Анда әле башка яклаучылар да булачак – мин моны белә идем. Дөрес, тавыш бирүнең нәтиҗәсе бүтәнчәрәк тә килеп чыгарга мөмкин, әмма ничек кенә булмасын, минем өмит-ышанычым бик нык үскән иде. Комитет утырышына кадәр калган вакытны мин аз гына борчылу-дулкынлану кичергән хәлдә әйбәт, күтәренке кәеф белән үткәрдем.