Белмим инде, язмышның бер шуклыгы булдымы – Тукай комитетының карарын мин көне-сәгате белән үк белдем. Ленин урамы буйлап Союзга таба китеп барам, ә Кремль ягыннан Рафаэль Мостафин кайтып килә. Матбугат йортына төшә торган урам чатында очраштык. Күрештек.
– Каян киләсең? – дип сорыйм.
Рафаэль, читкә карабрак:
– Совминнан, – ди.
– Әллә комитет утырышыннан?
– Әйе, шуннан… Яңарак кына бетте…
…Сүз ничектер өзелеп калды. Мин утырыш нәтиҗәсен сорарга кыймыйча торам. Ул да әйтергә ашыкмый. Бу инде шунда ук күңелдә авыр шик уятты, ләкин шулай да мин үзем башлап сорадым: йә, нәтиҗә ничегрәк соң?
Рафаэль нигәдер шактый ашыгып җавап бирде:
– Комитет Тукай премиясен Бакый Урманче белән «Гүзәлем Әсәл»гә бирергә булды.
Ала-ай!.. Кай җиремәдер нәрсәдер чәнчеп куйды. Мәгәр тыштан мин тыныч идем. Рафаэль, минем нәрсә көткәнемне белеп, шулай ук ашыгыбрак, сүзен дәвам итте:
– Сезнең хакта да шактый бәхәс булып алды. Якладык. Хәсән абый да, мин дә, Җәүдәт Фәйзи дә… Яклап язылган хатлар да бар идее, аларның да кайберләрен укыдылар.
Шул мизгелдә үк тел очыма килде, һәм түзмәдем, сорадым:
– Ә Мирсәй?.. Мирсәй ни диде?
– Әгәр Мирсәй абый да якласа, нәтиҗә, конечно, башка булачак иде, – диде Рафаэль.
Якласа?! Аңлап җитә алмыйм, валлаһи!
– Нәрсә әйтте соң ул?
Рафаэль икеләнгән шикелле көттеребрәк җавап бирде:
– Кеше сүзен җиткерүе әллә ничек килешми дә, ну сезгә әйтмичә дә булмый, чөнки аның сүзе барыбызны да бик гаҗәпләндерде… Мирсәй абый болай диде: Әмирхан Еники совет әдәбиятының олы юлыннан читтә торган язучы, хикәяләре әдәби эшләнгән булса да, идея-эчтәлекләре белән безнең заман рухына туры килеп бетми, диде. Җәүдәт Фәйзи шунда ук: ничек инде ул алай, Еникине Язучылар союзы тәкъдим итә, Союз җитәкчесе каршы чыга, һич аңлый алмыйм мин моны, дип гаҗәпләнүен белдерде. Ә Мирсәй аңа кыска гына, мин башта ук каршы идем, диде. Менә шул!..
Рафаэль әйткәннәр, чәнчеп кенә калмыйча, башыма чукмар белән китереп органдай булды. Минем инде шуннан артыгын сорыйсым да, тыңлыйсым да килмәде. Союзга төшеп тормадым, Рафаэльгә ияреп бераз бардым да Ленин бакчасына борылдым. Барышлый аңардан тагын шуны да ишеттем: комитет утырышында миңа да биш-алты кеше тавыш биргән икән.
Әлбәттә, миңа аулак урын кирәк иде. Ленин бакчасының кардан арынып, яңа кипкән, яшәрә башлаган чагы, эскәмияләре дә былтыргы сары яфраклардан чистарынып бетмәгән – мин шуларның берсенә барып утырдым. Әлбәттә, минем башымда премия кайгысы түгел идее, ул шунда ук онытылды, юкка чыкты. Миңа Мирсәяф Әмир иптәшне аңлау кирәк иде. Аның вәгъдәсен бозуы мине бөтенләй хәйран итте, ток суккандай тетрәтте, хәтта зиһенемне дә бер мәлгә чуалтты. Ничек кенә аңларга соң чал чәчле мөхтәрәм язучының бу гамәлен?! Миндә әле аңа карата ачу да, рәнҗү дә юк иде. Мин тик аны аңлаудан гаҗиз идем. Әмма күпмедер вакыт ни уйларга белмичә, шулай сыкранып утырганнан соң, мин кинәт үзем өчен бер хакыйкатьне ачкандай булдым: әлбәттә, бу – Мирсәйнең үз эше түгел. Вәгъдәсен бозарга аны мәҗбүр иткәннәр. Бу, һичшиксез, шулай!.. Күптән билгеле бит инде: Тукай премиясен кемгә бирү мәсьәләсен башта обкомда хәл итәләр. Мөгаен, бу юлы да шулай эшләгәннәрдер; утырыш алдыннан Мирсәйне, Союз җитәкчесен, чакырып алганнардыр да әйткәннәрдер: «Ә. Еники премиягә лаек түгел, син шуны исбат итәргә тиешсең!» дигәннәрдер. Ә аның сүзе комитетта хәлиткеч роль уйнаячагын боерык бирүчеләр, әлбәттә, белеп торганнар. (Комитет әгъзаларының, председателеннән башка, күпчелеге исә әдәбият һәм сәнгатьтән бик ерак торган кешеләр.)
Башкача мин Мирсәй Әмирнең гамәлен аңлый алмыйм. Яклыйм дигән вәгъдәсен мин аңардан тартып алмадым, үз теләге белән башлап әйтте, шулай булгач, миңа хәзер нәрсә генә уйларга кала?!
…Ныграк уйлаган саен, Мирсәйнең үзенә карата рәнҗүем дә арта баргандай булды. Ничек инде, ничек инде ул, арабызда иң төпле, иң акыллы кешебез, үз карашында һәрвакытта нык торучы Мирсәй Әмир, чал башы белән вәгъдә бозу кебек түбәнлеккә барды икән?! Аңа бит «Вәгъдә – иман!» дип кистереп бер әйтү дә җиткән булыр иде. Моның өчен беркем дә олы яшьтәге мөхтәрәм язучыга кагылырга җөрьәт итә алмас иде.
Әйе, әйтәсе дә юк, каләмдәшем Мирсәй Әмирнең ул гамәле мине тәмам хәйран итте, миңгерәүләтте, тирән яра салды бәгырьгә!.. Һәм мин шактый вакыт рухи авыруга сабышып йөрдем. Союз тирәсенә барып йөрүдән туктадым, бигрәк тә Мирсәй белән күзгә-күз очрашудан кача идем. Һәм сизә идем кебек: Мирсәйнең дә очрашырга бер дә теләмәвен… Ул шулайрак булды да – шактый озакка сузылды бу ике яклап очрашудан качу… Вәләкин барыбер очрашырга туры килде – бер үк юллардан йөрибез ич!.. Көннәрнең берендә мин Матбугат йортының баскычыннан кызу гына төшеп барам, ә түбәннән Мирсәй авыр гына менеп килә. Секундның бер мизгелендә «Туктаргамы?» дип уйлап алдым, ләкин Мирсәй үзе мине күргәч туктады һәм якынаюыма үзе үк сүз дә башлады.