– Әмирхан, – диде әкрен генә. – Синең миңа үпкәң зурдыр инде?
Җавап көткәндәй, аз гына тукталды, ә мин җилкәмне генә җыергандай иттем.
– Аңлыйм, – диде ул, башын кагып. – Ләкин син дә белергә тиешсең эшнең миннән генә тормаганын…
– Беләм! – дидем мин дә әкрен генә һәм шунда ук түбән төшеп тә киттем. Бәлки, болай ук ашыгырга кирәкмәс тә иде, әмма ләкин бу очрашуның, бу кыска гына сүз алышуның Мирсәй өчен дә, минем өчен дә никадәр авыр икәнлеген тоймыйча мөмкин түгел иде. Мәгәр шушы ике авыз сүз дә безнең арага күпмедер ачыклык керткәндәй булды…
Вакыт – иң көчле дәва, дип, юкка гына әйтмәгәннәр… Менә җәйләр үтеп, көзләр дә җитте. Союзда эшләр дә җанлана төште, төрле җыелышлар да ешрак була башлады. Билгеле, ул җыелышларда без икебез дә булабыз. Мирсәй күбрәк президиумда, мин – залда. Инде кара-каршы туры килсәк, тыйнак кына исәнләшеп узабыз.
Баскычта очрашып сүз алышудан башка безнең арада бүтән аңлашу да булганы юк. Нигә кирәк ул – мәсьәлә болай да үтә ачык. Иң яхшысы – барысын да тизрәк оныту…
Әмма ләкин Мирсәй мәрхүмнең җаны шулай да тыныч булмаган икән, нидер аның күңелен һаман да борчып торган. Моның ике дәлиле бар.
Берсе: Союзда җитәкчелек алмашынып, идарәгә Гариф Ахунны председатель итеп куйгач, Мирсәй Әмир мине яңадан Тукай премиясенә тәкъдим итүне кузгатып карамакчы булган. Мәсәлән, «Гөләндәм туташ хатирәсе» чыккач, ул Гарифка әйткән: «Әмирханның бу әсәрен Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк иде!» – дигән. Гариф аңа болай дип җавап биргән: «Мирсәй абый, ни өчен әле син үзең эшләгән хатаны миннән төзәттермәкче буласың?» – дигән. Мәгънәсе аңлашылса кирәк… Күрәсез, Мирсәй чынлап та «хата»сын төзәтмәкче булып караган. (Гариф моны миңа үзе сөйләде. Исән-сау кеше, әйткәннәреннән, шәт, баш тартмас дип ышанам.)
Икенче дәлил: Мирсәй Әмирнең миңа җитмеш яшем тулган көннәрдә язган хаты… Хатның эчтәлеген шәрехләп торудан тыеласым килә. Укучы үзе укып, үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
«Хөрмәтле Әмирхан туган!
Без синең белән Казанга бер чорда килгән, татар мәдәнияте йорты бусагасын бергә бер елларда таптый башлаган; син дә, мин дә хөрмәт иткән Такташларны, Кутуй, Туфаннарны, Галимҗаннарны тыңлап үскән кешеләр.
Бөтен серләребезне уртаклашырлык якын дуслар була алмадык. Язган әсәрләребезгә карата бер-беребезне хуплаган кебек, «тукмаган» чакларыбыз да булды.
Бүген, сиңа җитмеш тулган көндә, кулымны күкрәгемә куеп, чын күңелдән әйтәсем килә: «Дус кеше»ңнән башлап, шушы көнгә кадәр мин синең талантлы художник икәнлегеңне һаман күреп, танып, икърар итеп, тылсымлы каләм көчеңә сокланып киләм.
Аерым әсәрләреңә карата канәгатьсезлек күрсәтүләрем булса да, үземчә хөсни нияттән чыгып (хәзер инде ялгышкан чагым булмагандыр дип тә әйтә алмыйм), сиңа һәм әдәбиятыбызга карата яхшылык теләүдән генә булды.
Һәр әсәреңне мин дә, Фәүзия дә кызыксынып, яратып укыйбыз. Зур юбилеең белән, Җиңү бәйрәмеңә сокланырлык матур уңышлар алып килүең белән чын күңелдән котлыйбыз!
Исәнлек-саулык, сүнмәс иҗат дәрте, гаилә бәхете теләп, Әмирханча язылган яңа әсәрләреңне көтеп калабыз.
Тик бер фикеремне әйтүдән тыеласым килми: «Саф күңел» әсәрен язган әдипнең үз күңеле, үз намусы турында борчылып яшәве аның күп кенә еллардан соң миңа юллаган әнә шул хатында ачык чагыла дияр идем.
Яңадан әлеге «Без кемнәр идек соң?» дигән сорауга кайтырга вакыт. Хәер, баштан кичкәннәрне сөйләгәннән соң, сорауны икенче төрлерәк тә куярга була: безнең гамәлебезне һәр очракта кем, нәрсә билгеләде?
Кыскасы, безнең гомеребез, балачагыбыздан алып, вакыйгалар еш алышынып торган мавыктыргыч-кызыклы, әмма киеренке-куркыныч заман шартларында узды… Мин әле шул гаять катлаулы заманның рухи дөньябызга ничек тәэсир итүе турында язу белән генә чикләнмәкче булам.
Мәгълүм ки, заманны кулында авызлыклап тотучы, аны үзенә кирәкле якка теләсә ничек боручы бердәнбер көч большевиклар партиясе иде. Бу партиянең алдау белән көчләүгә нигезләнгән һәр адымын аклаучы бердәнбер тәгълиматы марксизм-ленинизм иде (Сталин аңлатуында). Менә шул идеология безне һава шикелле чорнап алган иде. Сыйнфый нәфрәт белән сугарылган бу идеология күпләрнең аңына гына түгел, канына үтеп керде. Шәхес иреге һәм фикер хөрлеге дигән төшенчәләрне юкка чыгарды. Алай гына да түгел, какшамас догмага әйләнгән ул идеология һәр нормаль кешедә булырга тиешле вөҗдан, намус, инсаф-шәфкать кебек әхлак кагыйдәләрен басып китте, тәмам бетерә язды. Әгәр дә кеше, аеруча коммунист кеше, берәр җитди мәсьәлә алдына килеп басса, ул, үзендәге кешелек сыйфатларын буып булса да, партия идеологиясе таләбенә буйсынырга мәҗбүр иде. Әнә шулай кешене үз ихтыярыннан тыш мескен кол итү яки алдап-көчләп ерткычка әйләндерү коточкыч репрессия елларында бөтен караңгы тирәнлеге белән ачылды. Шундый вакытлар булды ки, халык әллә сарык көтүе, әллә бүреләр өере – аерып та булмый башлады.