Бу бик моңлы озын көй. Минем атакай да аны еш кына җырлый торган иде. Хәзерге вакытта сиксән алты яшьлек апам Срур тутакай исенә төшергәндә әкрен генә җырлаштыргалый. Аның бу көйне һәм үзе белгән Каргалының тагын кайбер көйләрен җырчылардан кемгә дә булса биреп калдырасы бик килә иде. Минем үтенүем буенча, Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүгә бер баруында Срур тутакайда булып, аңардан һәм якын туганыбыз Зөләйхадан ул көйләрне магнитофонга язып та алды. Бәлки, югалмас, бәлки, сакланыр да әле Каргалының ул борынгы гаҗәеп көйләре!
Әсәдулла Еникеев – «Әси карак»ның соңгы гомере турында берничә генә сүз. Егерме биш елдан соң ул Себердән Уфага кайтып, шунда үзенә йорт алып, күпмедер вакыт яшәп кала. Каргалыга да кайта ул һәм безнең өйдә кунак та булып китә. Ап-ак сакаллы, мәһабәт картның сезнең өйдән чыгып, җигүле чанага ипләп кенә утырып киткәнен үзем күреп тордым, агакай аның тун чабуларын кыстыргалап, капкага чаклы озатып калды, дип сөйләгән иде миңа Срур тутакай. Димәк, Әсәдулла үзенең туган авылында искечә һаман да мөхтәрәм бер кеше булып саналган.
1907 елны Әсәдулла бабайны ни өчендер яңадан кулга алалар һәм шунда – Уфа төрмәсендә ул вафат та була. Билгеле, бу батыр йөрәкле кешене бары гади карак дип кенә тану дөрес булмас иде. Рус самодержавиесенә һәм боярларына каршы ниндидер ачу, үчлек ята, минемчә, аның бу хәтәр-кыю хәрәкәтендә. Кара реакция елларында патша хөкүмәтенең аны икенче тапкыр төрмәгә ябып, ниһаять, шунда үләргә мәҗбүр итүе дә әллә кайчангы караклыгы өчен генә булмас, әлбәттә. Ул заманда гади караклар һәр авылда диярлек очрап торган, әмма Әси кебек легендага әверелеп, җырларга кереп, халык хәтерендә яшәгәне меңнән бер генә!
Әсәдулла бабайдан һәм аның җырыннан аерылганчы, гомумән, Каргалы көйләре турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер, ахрысы. Әйе, Каргалының үзендә генә җырлана торган көйләре бар иде. Мин аларны күбрәк атакайдан ишеттем – ул, мәрхүм, җыр сөюче иде. Шулай ук Нигъмәтулла дәдәкай да җыр сузарга бик һәвәс булган. Минем аның Абзан туенда җырлаганын һич тә онытасым юк. (Бу хакта мин, хәтерләсәгез, «Җиз кыңгырау» хикәясендә язган да идем.) Кызганычка каршы, Нигъмәтулла дәдәкайның җыры иртә өзелде.
Алардан соң мин ул көйләрне гел генә диярлек Срур тутакайдан һәм Зөләйхадан ишетә килдем. Без, якын туганнар, кайчагында ничектер туры килеп, Мәскәүдә җыелышабыз: Казаннан мин барам, Алма-Атадан Зөләйха белән Шәрәф, Уфадан Рауза яки Ләйлә килгән була… Бөтен кич буена диярлек Срур тутакайның борынгы әйберләр һәм рәсемнәр белән тулы, шунлыктан тыгыз, тәртипсезрәк тә бүлмәсендә җыр тыңлап, үткәннәрне сагынып утырабыз. Срур тутакай пианинода үзе уйнап, үзе җырлый – әкрен генә итеп, әмма бик җиренә җиткереп, үткәзеп җырлый. Уйнап-җырлап туктагач, безгә борылып, шул көй кузгаткан берәр вакыйганы яки кешене хисләнеп-дәртләнеп сөйләп тә ала.
Зөләйха да үзе уйнап, үзе җырлый – аның тавышы көчлерәк тә, иркенрәк тә. Атасы мәрхүм кебек башта тамак кыргалый, башын чөебрәк уйлана, шуннан җай гына башлап җибәрә – җыр хыялны ияртеп әллә кайларга алып китә, ә моңы әйтерсең юка гына ефәк булып йөрәкләргә йомшак кына урала да урала. Ул күбрәк «Ялан» көен җырлый, җырлап тынгач, әкрен генә: «Бу көйне атакаем печән чапканда еш кына җырлый торган иде», – дип әйтеп куя.