Без әнә шуларның барысын да күреп уздырдык. Ә бик күпләргә партия тудырган тоталитар системаның бөтен кансыз ерткычлыгын үз җилкәсендә дә татырга туры килде. Шулай булгач, Мирсәй Әмирне обкомга чакырып, аның кулына су салырга да ярамаган кемдер берәү вәгъдәсен бозарга мәҗбүр иткән икән, моңа гаҗәпләнеп буламы соң?! Дөрес, мин моның белән Мирсәй тиз бирелүчән йомшак кеше иде дип әйтергә һич тә җыенмыйм. Киресенчә, нык кеше, моны ул 1937 елны төрмәдә утырган чагында да күрсәтә алган. Әмма бөтен хикмәт шунда ки: Мирсәй Әмир әлеге марксизм-ленинизм идеясенең хаклыгына тулысынча ышанган, шул идеяне байрак итеп күтәргән партиягә беткәнче бирелгән кеше иде. Шуңар күрә дә бит ул, мәрхүм, 1937 елны Сталин палачлары аның башына тимер кыршау кидерсәләр дә, гомеренең ахырына кадәр шул партиягә барыбер тугрылыклы булып калды.
Бездәге бөтен аерма да әнә шунда иде. Мин – фиркасез, партия диктаты миңа турыдан-туры кагылмый. Мин күпмедер дәрәҗәдә хөр кеше, үземчә фикер йөртә алам. Бер генә мисал, әйтик, Мирсәй өчен (шулай ук Афзал абзый белән Ибраһим өчен дә) бездәге «социализм» теләп, көрәшеп алынган чын, табигый тормыш иде. Мин исә адәм сөякләре өстендә төзелгән социализмның чын, табигый булуына үземне ышандыра алмый идем, ничектер аның ялган-ясалма бер җәмгыять булуын гүя күңелем белән тоеп яши идем. Бу – зур, җитди аерма… Әмма шундый аермага карамастан, без барыбыз да шул ясалма җәмгыять шартларында, шул җәмгыятьне тудырган бердәнбер партиянең чикләнмәгән хакимлеге астында яшәдек. Безнең бөтен уй-фикеребезне, бөтен эш-гамәлебезне шул партия билгеләде, юнәлдерде, гел үзенә буйсындырып килде. Шуңар күрә дә мин инсаният таләпләренә хилаф бөтен гөнаһларыбызны Ленин-Сталин партиясенә кайтарам, аның өстенә салам. Тарих алдында җавабын да ул тотсын!..
…Сүзем бетте кебек… Югарыда сөйләнгән үкенечле эшләребез өчен замандашларымның берсенә дә минем дәгъвам яки үпкәм юк. Мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын! Без барыбыз да ярлыкауга мохтаҗ бәндәләр…
ЯЛГАННЫ ЯКЛАУ
Тукай клубында булып узган бер җыелышны минем искә төшерәсем килә. Аңа инде егерме елдан артыграк вакыт үтеп китте. Числосын-көнен дә тәгаен генә хәтерли алмыйм, әмма җыелышның үзен һич тә онытасым юк.
Безнең гомердә җыелышлар күп булды, төрле заманда төрлесен күрергә туры килде – күбесе инде онытылып та бетте. Тик турыдан-туры үзеңә кагылганы гына каядыр хәтер төбендә онытылмыйча сакланып ята. Мин сөйләргә теләгән җыелыш әнә шундыйлардан. Үземә кагылган өчен генә сөйләп тору кирәкмәс тә иде, бәлки, әмма бу очракта сүз башлыча Тукайга кагыла – Тукаебыз турында барачак. Бары шуңа күрә генә мин моннан 20 ел элек булып узган ул җыелышны яңадан искә төшерүне кирәк таптым.
1971 елны безнең нәшрият «Тукай атеизмы» дигән бер китап бастырып чыгара. Авторы З. А. Ишмөхәммәтов. Күргән, белгән кешем түгел. Бары күпмедер вакыттан соң гына аның Казан университетында философия кафедрасы укытучысы икәнлеген ишетеп белдем. Тукайга багышланган китабы белән фәлсәфә өлкәсендәге фәнни хезмәте булгандыр.
Шунысы кызыклы: бу кешенең китабы турында миңа шул ук университет профессоры, Тукай иҗаты белән махсус шөгыльләнүче Ибраһим Нуруллин башлап әйтте: «Тукайны дәһри иткән бер китап дөньяга чыкты, син шуны табып укы әле», – диде…
Билгеле, мин тиз арада ул китапны табып алдым – урта форматта, 71 бит, бәясе дә 11 тиен генә… Һәм шунда ук бик игътибар белән мин аны укып та чыктым.
Төп мәсьәләгә күчкәнче, алдан ук шуны әйтеп куясым килә: китапның авторы бу фани дөньяда юк инде. Әмма китабы турындагы минем карашны, уйлыйм ки, ишеткән булырга тиеш. Чөнки менә монда язылачак фикерләремнең күбесен мин әлеге Тукай клубындагы җыелышта чыгып әйткән идем инде. Үзе ул җыелышта булмаса да, кемнәрнең нәрсә сөйләгәнен аңа җиткергәннәрдер, әлбәттә. Китап турындагы сүз автор колагына барып җитмичә калмый ул.