Выбрать главу

Ишмөхәммәтов кереш сүзендә үк инде ачыктан-ачык «Ту- кай – атеист» дип белдерә. Бу сүзнең мәгънәсен яхшы аңласам да, бертөрле дә шик калмасын өчен, русча-татарча сүзлекне ачып карарга булдым. Әйе, дөрес, нәкъ мин аңлаганча бирелгән: «Атеист – дингә (Аллага) ышанмаучы, динсез, Алласыз, дәһри»… Тукаебыз әнә шундый кеше икән! Минем өчен бу өр-яңа бер ачыш булса да, артык гаҗәпләнмәдем. Идеология таләпләреннән чыгып, бездә Тукайны төрле вакытта төрлечә бәяләү аз булмады; кайчандыр аны милләтче дип тә, вак буржуа шагыйре дип тә атадылар. Соңгы елларда инде аңа революцион-демократ дигән исем беркетелде. Гомумән, Тукаебызны коммунистик идеологиягә кыскарак тезген белән ныграк бәйләп куярга тырышу һаман үзен сиздереп килде. Ишмөхәммәтовның бу хезмәте дә шуның бер үрнәге түгел микән?

Хуш, мөхтәрәм философ Тукайның атеист (дәһри) булуын нәрсәдән чыгып, ничек итеп нигезли соң? Цитаталарга күчик. «…Күренә ки, – дип яза китап авторы, – марксистик-ленинчыл идеология йогынтысында шагыйрь азатлык җырчысы, хезмәт ияләрен социаль һәм милли изелүдән коткару өчен актив көрәш юлына баскан революцион-демократ булып формалашты. Сыйнфый көрәш логикасы Тукайны социализм идеясенә китерде» (8–9 б.).

Болай булгач, Тукайның атеист икәнлеген исбат итү бер дә читен булмаска тиеш. Марксизм-ленинизм йогынтысына эләккән кеше ата дәһри инде ул!.. Һәм Ишмөхәммәтов та моны һәрьяклап исбат итәргә тотына: «Ул (ягъни Тукай. – Ә. Е.) ислам диненең халык интересларына ят нәрсә икәнен, диннең эксплуататорларга халык аңын томалау коралы булып хезмәт итүен ачып салды, динне сыйнфый һәм милли изүне аклау чарасы итеп файдаланган реакцион көчләрне фаш итте, ислам руханилары белән полиция аппараты арасындагы союзның реакционлыгын күрсәтте. Тукай ислам диненең күп кенә догмаларын, әхлак нормаларын, дини йола һәм бәйрәмнәрен кискен тәнкыйть утына тотты» (66–67 б.).

Җитмәс микән?.. Юк, аккорд рәвешендә тагын бер кыска гына өзек китерик: «Иҗатының соңгы елларында хәзерге диннәрнең төп идеясен – Алла идеясен тәнкыйтьләү югарылыгына күтәрелде», – дип яза автор… Ягъни мәсәлән, Тукай Алланы инкяр итүче шагыйрь дә икән әле. Хәер, бусы инде үзеннән-үзе дә аңлашыла: атеист бул да, Алланы инкяр итмә, имеш!

Дөресен әйтергә кирәк, Ишмөхәммәтов Тукай иҗатын шактый тирән сөреп чыккан. Тукайга таккан һәр сәяси тезисын ул шагыйрь иҗатыннан күп мисаллар китереп, үзенчә дәлилләп тә бара.

Ә Тукайдан барысын да табарга була. («Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!») Турыдан-туры атеизм тегермәненә су коярдайларын да! Тормыштан аерылган кадим мәдрәсәләрдән, кара, надан ишан-муллалардан, комсыз, азгын байлардан әче көлеп яки ачынып язган юллар азмыни аңарда?! Алар барысы да безгә мәгълүм. Тик биредә шуны гына ачыклап үтәсе килә: Тукай атеизмга хезмәт итәрдәй әнә шул шигъри юлларын кем йогынтысына бирелеп язды икән?.. Китап авторы «марксизм-ленинизм йогынтысында» ди. Ләкин минем моңа нигәдер ышанып бетәсем килми. Бик яшьли, бик вакытсыз үлеп киткән шагыйрь Маркс белән Ленин исемен, ихтимал, ишетеп белгәндер, әмма аларның тәгълиматын төннәр утырып моталәга кылырга, мөгаен, өлгермәгәндер. Минем фикеремчә, шагыйрьгә иң көчле йогынтыны тормыш үзе ясаган булырга тиеш. Кыска гына гомер, ә нинди ачы язмыш! Балачагыннан ук күпме «какканны-сукканны» күрмәгән ул!.. Кан төкерсә дә, соңгы сулышына чаклы кулыннан каләмен төшермәгән… Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән. Шуның өстенә Ходай аңа сизгер акыл, көчле рух та биргән. Аның заманында төрле фикри юнәлешләр, төрле сәяси агымнар күп булса да, ул, шуларның берсенә дә иярмичә-тагылмыйча, дөнья турында фәкать үзенчә уйлаган, үзенчә фикер йөрткән. Барысыннан да өстен торган ул! Ихтимал, шуңа күрәдер дә ул чактагы татар дөньясы бөтен каршылыклары, бөтен якты, караңгы яклары белән үзенең тулы чагылышын аның иҗатында таба да инде. Һәм менә шушы гаять бай әдәби хәзинәдән кемнәр генә хәзер файдаланмый да, кемнәр генә үз максатына хезмәт иттерергә тырышмый?! «Тукай атеизмы» шуның кычкырып торган бер мисалы түгелме?

Тырышкан китап авторы, нык тырышкан! Күп чүпләгән Тукайдан үзенә кирәкне… Шагыйрь иҗатын өстән генә белүчеләрне (әйтик, бөтен шигырьләрен дә укый алмаганнарны) тәмам ышандырырлык. Әмма без беләбез ич, Тукайның Аллага инанып, Аллага сыенып язган шигырьләрен дә. Андыйлары да аның аз түгел ич! Билгеле, китап авторы да аларга күз йомып үтә алмый, теләсә-теләмәсә дә: «Тукай иҗатында дини мотивлар да юк түгел», – дип әйтергә мәҗбүр була. Хәтта әле, кемнәр беләндер килешкәндәй, «Тукай Аллага ышанган дигән фикер табигый» дип әйтергә дә мәҗбүр… Ләкин шуның артыннан ук ул бу «табигый фикерне» тизрәк кире кагарга да ашыга. Иң элек Тукайдагы дини мотивларның кайдан килүен аңлатып, автор болай дип яза: «Сүз Тукай атеизмының чикләнгәнлеге турында бара. Дини традицияләр йогынтысыннан ул тәмам арынып җитә алмады, дингә карата килешмәүчәнлек принцибын ахырына кадәр эзлекле үткәрмәде, дини идеологиягә ташламалар ясады…» Әмма нидән килә соң Тукайның мондый «принципсызлыгы»? Баксаң, ул, бичара, «эшчеләр сыйныфының тарихи миссиясен, аның пролетариат диктатурасы аша социализмга илтүче сыйнфый көрәшенең асылын тирәнтен аңлый алмаган» икән. Кызганыч, әлбәттә… Ләкин мондый үтә җитди нәрсәләр турында минем философ кеше белән бәхәскә керәсем килми. Бәлки, шулайдыр, бәлки, алай түгелдер, мәгәр шагыйребезне «атеист» дип атаган икән инде, аңардан бик гади бер сорауга ачык кына җавап аласым килә: йә, Тукай Аллага ышанганмы, әллә ышанмаганмы?..