Выбрать главу

Билгеле ки, бу иң төп сорау, һәм җавап та бик төпле, ышандырырлык булырга тиеш. Шуны яхшы аңлап булса кирәк, Ишмөхәммәтов башта К. Марксны үзенә ярдәмгә чакыра. Маркс бабай болай дип әйткән икән: «Атеизм Алланы инкяр итүдән, бу инкяр итү аша кешенең барлыгын раслаудан гыйбарәт». (Бик үк аңлап та җиткермәдем: нигә, Аллага ышанучы кешенең барлыгына ышанмый микәнни?!) Әнә шуңа таянып инде Ишмөхәммәтов җавап бирергә әзерләнә: «Шушы теоретик положениене, – дип язып китә ул, – критерий итеп алып, без өйрәнелә торган проблеманы ике яклы итеп куябыз: 1) шәхес буларак Тукай Аллага ышанганмы? 2) халык тормышында Алла идеясенең роленә аның карашы?»

Хәзер инде бу куелган сорауларга Тукайның үзеннән җавап бирдерергә дә була. Моның өчен китап авторы шагыйрьнең «Үземнән гыйлавә» дигән икеюллык шигырен китерә:

Ышандык бер Ходайга, бер вә бардыр дип, вә ялгыз, дип,Сөйли тел: «кайнигәч, кайне, кәләш» дип һәм дә «балдыз» дип.

Һәм шушы гүя уйнап кына язылган икеюллыктан чыгып, философ иптәш үзенең гаять җитди нәтиҗәсен ясый да инде: «Тукай бу әсәрендә гүяки: әгәр дә мин «Алла» сүзен еш кулланам икән, аны Алла барлыгына ышанганлыктан кулланмыйм, бары тик «кайнигәч», «кайне» сүзләрен кулланган кебек кулланам, ди. Димәк, бу әсәр нигезендә (нинди көчле дәлил! – Ә. Е.) Тукай Аллага ышанган дип әйтеп булмый, киресенчә, әсәрдән моңа капма-каршы нәтиҗә килеп чыга» («Тукай атеизмы», 34 б.).

Гафу итегез, әмма мондый нәтиҗә белән килешүе һич кенә дә мөмкин түгел. Бу – зур ялган һәм ачыктан-ачык фальсификация!.. Мин, Тукайны кече яшьтән укып үскән кеше буларак, аның Аллага инанып һәм Аллага сыенып язган шигырьләрен күп китерә алыр идем. (Совет заманында җыентыкларына кертелмәгән кайбер шигырьләрен дә хәтерлим әле мин.) Ләкин Ишмөхәммәтов «нәтиҗәсе»н юкка чыгарыр өчен шагыйрьнең күпләргә мәгълүм «Васыятем»не искә төшерү дә җитә. Соңгы юлын гына алыйк:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

Садремә, ягъни күңелемә, ә «әһле тәкфир» дигәне Алласыз, динсез дип әйтүчеләрне аңлата; димәк, шагыйрьнең ул сүзләре аны атеист (Алласыз) ясаучыларга каршы турыдан-туры әйтелә. Васыять ул – үләр сәгатен көткән кешенең соңгы сүзе, соңгы теләге, һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Шуңа күрә дә, Тукайны җирләгәч, Касыйм хәзрәт аның васыятен кабере өстендә кычкырып укый да.

Инде «Васыятем»нән башка Алланы яд итеп язган бик күп шигырьләрен, аеруча балаларга атап язганнарын да искә төшерсәк, Тукайның «атеизмы»ннан нәрсә генә кала?.. Менә мәктәпкә аяк атлап керү белән без ятлый башлаган һәм күмәкләшеп җырлаган «Туган тел»нең соңгы ике юлы:

И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Йә, бу юллар бала күңелендә Аллага сыену хисен уятмыймыни?! Яки менә «Васыятем» белән бер елда (1909) басылган «Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә» исемле шигырьнең беренче юллары:

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Минемчә, бу юлларны шәрехләп торуның һич кирәге юк. Инде уйлап карыйк: үзе Аллага ышанмаган шагыйрь балаларны ышанырга өндәп шигырь яза алыр идеме? Бигрәк тә һәртөрле яраклашудан өстен торган Тукай?.. Әгәр без бер генә минутка Ишмөхәммәтов «нәтиҗәсе» белән килешсәк, Тукаебыз кем – сабыйларны да алдый алучы икейөзле, бик түбән бер кеше булып чыга түгелме соң?! Бу бит бөек Тукайны соң дәрәҗәдә хакарәтләү була лабаса!.. Китап авторы әзрәк шуны уйлый белде микән?

Ләкин аның, бик гайрәтләнеп, «бездән шагыйрьнең дингә, муллаларга, байларга каршы язган ачы тәнкыйтьләрен кая куясыз» дип соравы мөмкин. Әйе, Тукайда күп алары да, һәм берәү дә моны инкяр итәргә җыенмый… Тукай бит ул татар халкының көчле уяну вакытында мәйданга күтәрелеп чыккан һәм милли азатлык белән социаль гаделлекне үзенең иҗатында бик нык үрә белгән шагыйрь. Әмма аның тәнкыйть сүзләре, Ишмөхәммәтов язганча, «Урал» үрнәгендә диннең капиталга хезмәт итүен яхшы аңлауданмы, әллә, булмаса, искелекнең, наданлыкның милли прогресска киртә булып торуын җимерергә теләүдәнме туганнар?.. Миңа калса, соңгысы дөресрәк булырга тиеш. Чөнки, беренчедән, бик кыска гомерле «Урал» газетасының Тукайга ниндидер җитди йогынты ясавына ышануы читен; икенчедән – бусы иң мөһиме – Алланы яд иткән шигырьләренең бик күбесе «Урал»дан соң язылганнар. Шулай булгач, нинди үрнәк, нинди йогынты турында сүз булырга мөмкин?..