Выбрать главу

Аннары, ул заманның алдынгы әдипләре искелек тарафдарларын аз тәнкыйть иткәннәрмени, мәгәр берәү дә бит аларны «Алласызлар» дип игълан итәргә ашыкмый. Ни өчен әле бер Тукайга гына мондый мәртәбә?.. Чөнки Тукай ул – татар халкының аңында һәм йөрәгендә сакланып килгән иң якын, иң кадерле зат иясе. Менә ни өчен аны безнең коммунистик идеологиягә ныграк бәйләү кирәк тә булган. Әмма бер шарт белән – революцион-демократ булу өстенә, ул әле атеист та булырга тиеш!

Тик шулай да күрәләтә ялганга бару нигә кирәк иде? Нигә Тукайның рухи халәтенә саграк килеп, аны тирәнрәк аңларга тырышып карамаска? Кешенең рухи дөньясы бик катлаулы, бик серле, кайчагында ул үзе дә аңлап бетерә алмый аны… Чынлап та, «Болгар»ның тар бүлмәсендә яткан, мәчетләргә йөрмәгән, мәгәр Коръәнне укырга яраткан, кайбер хәрам эшләрдән дә тыела белмәгән хөрлек сөюче Тукай шулай да ни өчен әле Аллага инанган, Аллага сыенган? Моңа җавапны, бәлки, аның ачы язмышыннан – ятимлегеннән, ялгызлыгыннан, әҗәленә тигән авырудан эзләргә кирәктер. Ни үкенеч, шундый иртә ачылган даһилык, тумыштан ук гарше әгъляләргә җилкенгән күңел, ә япь-яшь көенә аны нинди тәкъдир көтә?.. Караңгы салкын кабер… Мондый хәлдә ничек итеп ул изге бер кодрәт иясенә сыенмасын, шуңардан үзенә юаныч өмет итмәсен ди?!

Тукайның «Васыятем» белән бер айда «Әлислах»ның бер үк санында басылган «Күңел» шигырен генә алып карагыз. Бу ике шигырь арасында шагыйрьнең шул чактагы рухи хәлен аңлаткан тирән уртаклык бар:

Инкисар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел!Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сыенган күңел, –

дип башлана ул… Күрәсез, бер үк вакытта язылган ике шигырендә дә Тукай үзенең Тәңрегә инанганын һәм сыенганын ачыктан-ачык әйтеп тора. Йә, тагын ни кирәк? Мисалларның китерелгән кадәресе дә җитәр шикелле, калганын һәркем үзе дә табып укый ала. Монда, иң мөһиме, Тукайдан идеология эзләү белән генә чикләнмичә, аның рухи халәтен тоя-аңлый белү дә кирәк. Шул чакта гына чын хакыйкатьне дөрес чамалап булачак.

Болар барысы да фәлсәфә укытучысы Ишмөхәммәтовның китабын укыгач, табигый рәвештә үзеннән-үзе күңелемдә туган уйлар. Кабатлап әйтәм, сүз 1971 елда чыккан китап турында бара. Әмма ләкин югарыда изһар ителгән уйларым, гәрчә егерме елдан соң язылса да, турыдан-туры шул чактагы кичерешләрем белән бик нык бәйләнгән… Дөресен әйтим, ул кичерешләр миңа бер дә тынгы бирмәделәр. Бездә бит тарих һәм әдәбият өлкәсендәге «фәнни хезмәтләр»дә ялган – фальсификация белән шөгыльләнү аз булмады. Ахырда менә Тукайны, чүт ли большевикка әйләндереп, Алланы инкяр итүче дәһри дә ясадык. Йә, бу да оят белмәгән әрсез ялган түгелмени?!

Билгеле, мондый ялган белән килешеп дәшми калуны акыл да, намус та күтәрә алмый иде. Ничектер – языпмы, сөйләпме – мин үз сүземне әйтергә тиеш идем. Шунсыз күңел һич тә тынычлана алмас кебек иде. Мәгәр матбугатка ышаныч аз. Идеология сагында торучыларның миңа сүз бирүләре бик икеле… Һәм мин сүземне язучылар җыелышында әйтергә булдым. Тукаебызга кагылган шундый нечкә мәсьәлә, минем уемча, аларны, һичшиксез, кызыксындырырга тиеш иде.

Җыелыш, башта әйткәнемчә, 1971 елның җәендә, дөресрәге, август аенда булды шикелле – шулайрак хәтеремдә калган. Тукай клубында халык шактый иде – Аккош күлендә һәм үз дачаларында ял итүчеләр дә килгәннәр иде. Җыелышның нинди уңай белән чакырылганын хәзер инде хәтерли алмыйм, ләкин башта ук әзерләнеп килгән чыгышымның көн тәртибенә сыйганын яхшы хәтерлим. Чөнки бу мине борчып торган мәсьәлә иде. Чыгыш ясарга яраганлыгын белгәч тә, мин сүз сорап, президиумга записка да җибәрдем. Һәм, ни хикмәттер, миңа сүзне озакламый бирделәр дә.

Тагын шуны да әйтергә кирәктер: ул елларда әле минем үз замандашларымның да һәм үземнән өлкәннәрнең дә бик күбесе исән-саулар иде. Алар алдына чыгып сөйләвем беренче генә түгел, яхшы беләләр мине, шулай ук төрлесе төрлечә уйлыйлар да минем хакта. Без кичергән чорыбыз өчен бу бик табигый хәл иде… Менә мин яңадан шул замандашларым алдында.