…Минем кулымда чыгышымның алдан әзерләп килгән кыскача гына тезисы бар иде. Шуның буенча мин өч мәсьәләгә тукталырга тиеш идем: 1) Аллага мөнәсәбәт; 2) дингә мөнәсәбәт; 3) дин әһелләренә мөнәсәбәт.
Билгеле инде, 10–15 минутлык чыгышта әйтәсе килгәннәрнең барысын да әйтеп бетереп булмый; шул ук кулдагы тезис буенча гына да барып булмый – аны бер читкә куеп, тизрәк башыңа килгәнне әйтеп калырга ашыгасың… Сөйләү осталыгы да мактанырлык түгел, тотлыгам, кабаланам, сузып сөйлим. Вакытны да һич чамалап булмый, шуңадыр, ахрысы, минем алдыма «Әмирхан абый, бәлки, җыйнаклый төшәрсез» дигән записканы да тиздән китереп салдылар. Мәгәр монысы вакытны күп алудан гына түгел иде шикелле…
Хуш, нәрсә әйтеп өлгердем мин?.. Әгәр моны искә төшерә башласам, моңарчы язганнарны яңадан кабатларга туры килер иде. Төп максат исә минем Тукайның Аллага ышанган шагыйрь булуын исбат итәргә тырышу иде. Калган ике мәсьәлә буенча мин китап авторы белән зур бәхәскә кереп тә тормадым. Әйе, дидем мин, Тукай дини хорафатларны, реакцион дин әһелләрен күп тәнкыйть иткән, ләкин нинди караштан чыгып – автор язганча, диннең капиталга хезмәт итүен нәкъ большевикларча аңлапмы, әллә, булмаса, көчле уяну чорын кичергән татар халкының тәрәккыятенә комачаулык итүчеләрне, һаман да искелеккә тартучыларны фаш итү максаты беләнме – бу икенче мәсьәлә, моны һәркем үзенчә аңлата ала. Әмма дә динне, муллаларны тәнкыйть итү ул әле Алладан ваз кичү түгел. Дини догмаларны тәнкыйть итеп тә Аллага ышанучылар тарихта аз булмаган. Тукай яшәгән заманда моның бик ачык үрнәге – Лев Толстой. Шушы бөек зат гомере буенча диярлек рәсми чиркәүне һәм аның иң югары әһелләрен рәхимсез тәнкыйть итеп килде. Шуның өчен аны, бәддога укып, чиркәүдән аердылар. Әмма Толстой соңгы сулышына кадәр Аллага беткәнче ышанган кеше булып калды. Һәм берәүнең дә башына аны атеист итү кебек тузга язмаган уй килмәячәк.
Ә ни өчен әле без Тукаебызны ансат кына атеистка, ягъни Алласызга әйләндерәбез? Шул ук Толстойга Тукайның мөнәсәбәте үзе генә дә безгә аны дөресрәк аңларга ярдәм итмимени? Бөек философ-әдипнең тирән мәгънәле аерым фикерләрен шигырьгә салган Тукай аның үлү хәбәрен, ниһаять, ишеткәч, «Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихның очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде» дип язды түгелме соң? Алласыз кеше бу очракта дини төшенчәләрне шулай рәттән кулланып язар идемени?..
Безнең шагыйрьнең Аллага инануын, Аллага сыенуын бик күп шигъри юллары, бигрәк тә балаларга атап язган шигырьләре, ачыктан-ачык әйтеп торалар ич!.. Һәм мин кире кагуы мөмкин булмаган дәлилләр рәвешендә, вакытка сыйган кадәр, аның «Васыятем»ен дә, балалар өчен язылганнарын да укып күрсәттем. Иң ахырдан Ленинның «правда не должна зависеть от того, кому она должна служить» дигән сүзләренә таянып, мин Тукайга карата да бертөрле дә, аз гына да ялган булмаска тиеш, дидем.
…Сүземне тәмамлагач, сәхнәдән төшеп, үз урыныма барып утырдым. Дулкынлануым көчле булган икән, һаман үземне тынычландыра алмыйм, хәтта бер теземнең сикергәләп куюын да тыя алмыйм. Ә залның реакциясе нинди, бармы ул?.. Халык никтер тик кенә, тын гына утыра. Президиумда да хәрәкәт сизелми. Бу хәл миндә гаҗәпләнү катыш ниндидер бер ямьсез шик тудырды: мин сөйләгәннәрнең аз гына да тәэсире булмады микәнни? Сүз бит Тукай турында, нинди дә булса бер реакция уятырга тиештер бит инде ул! Ләкин ни өчен бөтенесендә дә мондый салкын битарафлык?.. Янәшәмдә утыручылар да гүя шул битарафлыкны бозмас өчен таш сындай селкенмиләр дә…
…Президиумга карыйм. Анда кимендә биш-алты кеше утыра. Хәзер инде мин шуларның икесен генә хәтерлим: урта бер җирдә, өстәлгә кулларын җәеп салып, туп-туры залга карап, Гариф Ахун утыра; өстәл очында, аз гына читтәрәк, үзен кочаклагандай беләкләрен тотып, авыр башын ия төшеп, алдына гына карап, Хәсән абзый Туфан утырган… Ниләр уйлый икән аның чал башы?!
Күпмедер авыр тынлыктан соң президиумда утыручылардан кемдер берәү, ниһаять, торып сүз башлады. Кем иде соң ул? Һич кенә дә бит исемә төшерә алмыйм. Гариф Ахун түгел иде микән? Аның сөйләгәнен хәтерлим, ләкин беренче булыпмы – тәгаен генә әйтә алмыйм… Кызганычка каршы, мин җыелышлардагы чыгышларны язып барырга өйрәнмәгәнмен, ә 20 елдан соң барысын да төгәл искә төшерү мөмкин түгел икән. Әмма бер нәрсәне бик ачык итеп әйтә алам, ул җыелышта башлап сөйләүченең дә, аңардан соң чыгучыларның да әйткәннәре барысыныкы да бертөсле булды: Тукайның Аллага ышануын исбат итеп маташу нигә кирәк әле? Тукай безнең өчен Аллага ышануы белән кадерлемени?.. Шуның белән бөекмени ул? Һәм, гомумән, Тукай иҗатының дини ягына игътибарны туплауны берничек тә аклап булмый. Кыскасы, Еникинең бүгенге чыгышы урынсыз һәм кирәксез бер чыгыш, иптәшләр!