Выбрать главу

Ахырдан гына Хәсән абзый да торып сөйләде. Тукайны бик яхшы белүче һәм бик яратучы дәшми калуны килештермәгәндер инде. Аның нәрсә әйтәсен көтеп утыручылар да булгандыр – ул шуны да, ихтимал, сизгәндер… Дөресен генә әйткәндә, аның хәле шактый четерекле иде – мин моны сөйли башлавы белән үк сизеп алдым. Нәрсә диде ул безнең күп газап кичергән шагыйребез?

– Тукайның бит «Васыятем»еннән башка «Мөхәрриргә» дигән шигыре дә бар ич!.. Без әнә шуны күбрәк истә тотарга тиешбез – дини рухтагыларын түгел, ә гражданлык рухындагыларын…

Менә аның китергән мисалы һәм әйткән фикере шул. (Билгеле, мин монда төп мәгънәсен генә китердем.) Мәгәр Тукайның «Мөхәрриргә» дигән шигыре турыдан-туры Гаяз Исхакыйга атап язылганын Хәсән абзый белергә тиеш иде. Чөнки моннан берничә ел элек кенә Ташкенттан Казанга килеп киткән, кайчандыр Гаязга бик якын торган Шакир карт Мөхәммәдъяров Хәсән абзый бүлмәсендә сөйләшеп утырганда (Маяковскийда торган чагында), безнең икебезгә ул шигырьнең махсус Исхакыйга атап язгылганын, һәр юлын укый-укый, бик әйбәт аңлатып биргән иде. Онытты микәнни, әллә, онытмаса да, кыюлыгы җиттеме?.. Шигырьнең бит кемгә атап язылганы Тукай томнарындагы искәрмәләрдә юк. Шулай булгач, җыелышта утыручыларның да бик күбесе аны белми торганнардыр, инде белсәләр дә, Хәсән абзыйга берәр төрле гаеп ташлау мөмкин булмас иде. Чөнки Тукайның һәр җыентыгына кергән шигырен Гаяз Исхакый исеме белән бәйләү үзе гаять зур гаептән саналыр иде… Хәлбуки ул шулай; охранка күзәтүе аркасында күп вакытын читтә үткәрергә мәҗбүр булган мәшһүр мөхәррирне Тукай чакырып-дәшеп яза:

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!И мосаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!
Җанлырак тормыш та бетте, шанлырак бер эш тә юк,Бер-берен чәйни бишенче елдагы күп әүлия.
Алты ел торды чупансыз, айрылышты яшь көтү;Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.
«Ул Гомәрдән курка шайтаннар» дигән төсле рәсүл,Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя…

Гаҗәеп шигырь!.. Нинди тирән хөрмәт һәм өмет булган Тукайда Гаяз Исхакыйга карата!.. Хәзер инде бу – исбат ителгән бәхәссез хакыйкать.

Ярый, булмаса, яңадан Тукай клубындагы җыелышка кайтыйк әле… Күрдегез инде, бөтен сөйләүчеләрнең дә минем чыгышка мөнәсәбәте бертөсле булды: нигә кирәк, ни әһәмияте бар, урынсыз чыгыш!.. Миңа кушылучы, һич югы, мине аңларга тырышучы берәү дә булмады. Тулы бердәмлек! Йа Хода, дип сыкранып утырам, сүз бит Тукайның Аллага ышануын аклау турында бармый, ә бәлки бөек шагыйрь турында бары тик саф дөресен язу кирәклеге турында бара. Неужели шуны аерып булмый, бик ачык әйттем ләбаса!.. Юк, хикмәт монда мине аңламауда түгел шикелле. Төп сәбәп тирәндәрәк ята булса кирәк, чөнки берәү дә минем белән килешмичә, Тукай, әлбәттә, Аллага ышанмаган, дип әйтмәде. Шулай ук мине чыгып сөйләргә мәҗбүр иткән китап турында да ләм-мим!.. Әллә берсе дә күрмәгән-укымаган, әллә инде Тукайны марксист итәргә тырышучы галимгә каршы чыгуны кирәк тапмаган?! Гаҗәп түгел… Уяулык белән саклык безнең гамәлләрдә ул чакта һәрвакытта алдан йөри – без моңа күптән өйрәнеп беткән идек инде.

Шулай итеп, мин, дөреслекне яклыйм дип, башыма бер дә кирәкмәгән авыр газап алдым. Җыелыштан рухи кыйналып, тәмам ватылып кайттым. Икенче көнне нәшриятта эшләүче шагыйрьдән, дачада очрашкач, юри генә:

– Йә, кичәге җыелыш синдә нинди тәэсир калдырды, – дип сораган идем, ул чыраен сыта биреп, бер генә сүз белән:

– Кызганыч! – диде.

– Нәрсә… кызганыч?

– Сезнең чыгышыгыз.

Шулай укмыни әле?! Бу инде чөй өстенә тукмак булып төште… Һәм мин берничә көннәр буена һаман бер нәрсәне уйлап баш ваттым: хатам минем нәрсәдә, кайсы ягы белән чыгышым кешеләргә бу хәтле ошамады икән?.. Әйтергә теләгән фикеремнең дөреслегендә бөртек тә шигем юк. Алайса, хикмәт нәрсәдә?.. Бәлки, чыгышымда акцентларны дөрес куя белмәгәнмендер?.. Моның әһәмияте зур, кешеләр бит сүзеңә карап кына түгел, ничегрәк итеп әйтүеңә карап та хөкем итәләр… Бәлки, Тукайның томнарына кермәгән шигырьләрен укуым да күпләргә ошап бетмәгәндер. Нәтиҗәдә Тукай берьяклырак – артык динлерәк килеп чыккандыр… Моны яратмаулары бик мөмкин.

Әмма ләкин эшнең асылы минем ничек сөйләүдәмени, мин күтәреп чыккан мәсьәләдә түгелмени?! Сүз нигә шул хакта бармый, нигә барысы да бер балык башын чәйни – кирәкми, ярамый, имеш!.. Бу бит төп мәсьәләдән качу!.. Йә, кем кызганыч – алармы, минме?!