Выбрать главу

Әнә шулай күпме генә баш ватсам да, төрлечә уйлап күпме генә үземне газапласам да, акылым минем компас теле шикелле чайкала-чайкала да һаман бер юнәлеш ноктасына килеп төртелә: кем хаклы – минме, әллә теге, кем үзе, философ иптәшме?.. Менә шуны кемнәндер әйттерәсем килә. Әйдә, ул кем дигәнем, миңа каршы сөйләүчеләрнең күбесе шикелле үк, коммунист булсын, идеологиясе дә бик төзек булсын, тик Тукайны яхшы белсен дә дөресен әйтүдән курыкмасын!.. Һәм ничектер үзеннән-үзе минем исемә кылт итеп Сәйфи агай Кудаш килеп төште. Гаҗәп тә түгел, чөнки ул – читтә яшәүче, бездәге хәлләргә бертөрле дә мөнәсәбәте юк, димәк, аңа чын үз фикерен әйтү бер дә читен булмаячак. Аннары, иң мөһиме, ул – исәннәр арасында иң карт шагыйрь, Тукайның замандашы диярлек, Тукай иҗатын энәсеннән җебенә чаклы белүче дә… Менә кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дидем мин, бер дә икеләнмичә.

Мәгәр мөрәҗәгать хатымны Сәйфи агайга ни өчендер 3 октябрьдә генә җибәргәнмен. Күрәсең, уйланып йөрү дә һәм утырып язу да бик озакка сузылган. (Гадәтем шундый: уйлаганны тиз генә әйләндереп сала белмим.) Кызганычка каршы, хатның күчермәсен үземдә калдырмаганмын, ничегрәк, нинди сүзләр белән язылгандыр инде ул – хәзер, билгеле, исемә төшерә алмыйм. Сәйфи агайда сакланса, дөньяга, бәлки, бер килеп тә чыгар әле.

Билгеле, мин хатыма җавапны ышанып көттем, чөнки моңа кадәр дә аңа язган хатларым бервакытта да җавапсыз калмый иде. Сәйфи агайның «хат – язу минем өчен иҗат эше ул» дип әйткәне дә бар иде. Ә монда Тукай мәсьәләсе! Картны ул, һичшиксез, кузгатырга тиеш иде.

…Һәм менә аның 15 октябрь куелган 34 битлек хаты озакламый миңа килеп тә җитте. Гаҗәеп бер хат бу!.. Иң элек минем хатым Сәйфи агайның бик борчулы һәм мәшәкатьле чагына туры килгән. Җәмәгате Мәгъфүрә апа каты авырып киткән булган. Сәйфи агай көне-төне диярлек авыру карчыгын карау-дәвалау хәстәренә керешкән. Мондый чакта каяндыр, кемнәндер килгән хатны онытып тору да бер дә гаеп булмас иде. Ләкин кайгысы-мәшәкате нихәтле генә зур булуга карамастан, Сәйфи агай минем хатны бер генә минут та онытып тора алмаган. «Чөнки Тукай мәсьәләсе безнең үз язмышыбыз. Тукай – халкыбызның вөҗданы, намусы һәм иманы! Шуңар күрә мин мондый вакыйгаларга тамашачы булып кына кала алмыйм», – дип яза ул җавап хатының башында ук. Әйе, минем мөрәҗәгать хатым карт шагыйрьне чын-чынлап дулкынланырга мәҗбүр иткән икән; «Әгәр дә дулкынланмасам, бу хатны язарга кулга каләм дә алмаган булыр идем мин», – ди ул үзе дә. Һәм бераздан янә өстәп яза: «Синең хатыңны укыгач, мин башка эшләрне баштан чыгардым. Тик Мәгъфүрәнең генә кәефе начарланмасын! Мине хәзер ике нәрсә биләп алды: Тукай һәм аның намусын, сафлыгын һәм дөреслеген яклаган өчен әрләнгән Әмирхан Еникиев дигән язучы биләп алды». (Җәя эчендә генә шуны да әйтеп узыйм: күптән түгел Казаннан килеп киткән, миңа һәрвакыт тискәре караган бер әйбәт шагыйрь: «Без әле үзебездә Әмирхан Еникине тәмам зур иттек», – дип сөйләнеп йөргән. Бу хәбәр дә, хаттан күренгәнчә, Сәйфи агайның колагына килеп кергән икән.)

Әнә шул рәвешчә кайгысы зур чакта, эш-мәшәкатьләр арасында Сәйфи агай, ирексездән күңелендә туганнарын ак кәгазьгә салыр өчен, үзенең 34 битлек хатын язарга керешә дә инде. Билгеле, мондый озын хатны ул берничә көннәр буена, бүленә-бүленә, хәтта бер кичне дачасына китеп, ялгызы Тукай рәсеме каршысына утырып та яза. Хатның эчтәлеге гаять бай: Тукайның үзе, иҗаты, яшәгән заманы, шулай ук аның исеме тирәсендә төрле заманда булып узган бәхәс-карашлар турында, аннары Сәйфи агайның Тукайга шәхсән үз мөнәсәбәте турында да бик иртә Тәңресенә юнәлгән үксез-ялгыз шагыйребезгә карата әрнүле, тирән йөрәк җылысы белән бик тәфсилле итеп язылган… Әмма мин, бик теләсәм дә, бу хатны иясе исән чакта, аның рөхсәтеннән башка дөньяга чыгара алмыйм. Иске әлифбада кулдан язылган хатның күчермәсен машинкада бастырып, Сәйфи агайның үзенә җибәргән идем, иншалла, дөньяга бер чыкмыйча калмас дип ышанам.

Хәзер исә мин үзем кузгаткан мәсьәләгә ачык җавап булырдай урыннарын күчерү белән генә чикләнәм. Иң элек Сәйфи агай «Тукайның дини хискә сугарылган һәм Алла кодрәте алдында баш игән шигырьләрен»нән күп кенә аерым юлларны тезеп чыга. 32 шигырьдән ул, махсус сайлап тормыйча, бары күзенә ташланганнарын гына күчереп алган. Һәм бу шигырьләр барысы да бишенче елдан соң, «Урал»да чыгуыннан туктагач, 1908 белән 1913 еллар арасында (үлгән көненә кадәр) язылганнар. Ягъни алар Тукайның шагыйрь һәм акыл иясе буларак тәмам җитлеккән, фикри хөрлеккә ирешкән чагына туры киләләр.

Сәйфи агай әлеге шигъри юлларны китергәннән соң, менә нинди нәтиҗә ясый: «Тукайның халык күпчелеге тарафыннан шулай бик тиз танылуын, сөелүен һәм табыныр дәрәҗәдә культка әйләнүен мин үзем шушы рухтагы шигырьләрнең катнашуыннан башка күз алдына да, акыл капкасы төбенә дә китерә алмыйм».