Янә болай диеп тә яза: «Әгәр дә Тукай шушы шигырьләрен язмаган булса, киң халык катлавы аны ул чакта шулай кабул итмәгән һәм йөрәк кәгъбәсенең түренә утыртып та куя алмаган булыр иде!» Димәк, Сәйфи агай Тукайның халык шагыйре булып танылуын турыдан-туры дини рухтагы шигырьләре белән дә бәйләп карый.
Шулай да Тукайның андый рухтагы шигырьләрен халык ни өчен шулкадәр яраткан, күңеленең түрендә саклаган, күбесен яттан белгән – бигрәк тә балаларга атап язганнарын?.. Моның сере нәрсәдә?..
Сәйфи агай моны болай аңлата: «Алар (ягъни ул шигырьләр) дини, илаһи булулары белән түгел, бәлки, балаларда сафлык, пакьлек, тугрылык, аңлылык, туганлык, кешелеклелек, намуслылык һәм ата-анага, олыларга хөрмәт итү тойгылары тәрбияләүләре белән әһәмиятлеләр…» Һәм бу аңлату белән килешмичә һич мөмкин түгел – кайсыбыз гына балачагыбызда Тәңрене даими исебезгә төшерүче Тукай абыебыздан әхлак сабагы алмадык соң?!
Сәйфи агай хатыннан мин тагын бик күп өзекләр китерә алыр идем, ләкин чикләнергә мәҗбүрмен. Хат Тукайның Аллага, дингә мөнәсәбәтенең бик күп якларына кагыла, бик күбесен үзенчә аңлата, ләкин боларның барысы белән дә танышыр өчен хатның үзен укып чыгу кирәк. Әйткәнемчә, киләчәктә мондый мөмкинлек, һичшиксез, туар.
Инде монда китерелгән кадәресе безне кызыксындырган мәсьәләгә, минемчә, тулы ачыклык кертте: Сәйфи агай да Тукайның Аллага инанган һәм сыенган шагыйрь булуын раслый, шуны күп дәлилләр белән исбат итә. Янә иң мөһиме – Сәйфи агай хатын укыганнан соң, мин Тукайның Аллага мөнәсәбәтен тагы да тирәнрәк аңлагандай булдым. Татар халкы бит күпме гасырлар буена Аллага инанып яшәгән, авыр язмышын да, киләчәккә ышанычын да Аллага баглаган, һәм бу аның какшамас иманына әверелгән. Менә шуны бик яхшы белгән, бөтен барлыгы белән тойган Тукай да, билгеле инде, халыкның иманына тугрылыклы булып калган. Әмма бу иман аңа үз заманының иң алдынгы фикер иясе булырга, халыкның аңын томалап торган бөтен искелекне, динне кәсепкә әйләндерүне, наданлыкны, түбәнлекне, бозыклыкны кодрәтле каләме белән көйдерергә һич тә комачаулык итмәгән. Ул бит чын мәгънәсендә милли азатлык, социаль гаделлек, рухи тазалык җырчысы иде.
Сәйфи агай хаты минем хаклы булуымны раславы белән күңелемне тынычландырса да, мин әле һаман да башымнан кичкән хәл турында гаҗәпләнеп уйланудан туктый алмый идем. Әлеге җыелышта утыручыларның күбесе, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләре, Тукай иҗатын Сәйфи агайдан ким белми торганнардыр лабаса. Бәлки әле, Тукайның Аллага мөнәсәбәтен дә нәкъ аныңча аңлый торганнардыр. Ләкин ни өчен соң алар, Сәйфи агай кебек чын уйларын әйтергә теләмичә, барысы да миңа каршы чыктылар? Кайда, нәрсәдә моның төп сәбәбе? Һәрхәлдә, Тукайны Алласыз дәһри дип тануда түгелдер инде. (Берәү дә бит ачыктан-ачык алай дип әйтмәде.) Төп сәбәп, чын хакыйкатьне белеп торган хәлдә, аны икърар итәсе килмәүдә түгел микән?.. Без бит үзебез өчен уңайсыз, әйтик, намусыбызга кагыла торган дөреслекне күрмәмешкә салынырга күптән өйрәндек.
Гаҗәп, кайчагында без гади генә нәрсәне дә аңлый алмыйча җәфаланабыз. Менә минем белән дә шулай булды. Туктале, мин әйтәм, җыелышта утыручыларның һәммәсе дә алласызлар ич! Җитмеш-сиксән проценты коммунистлар, болар инде ата дәһриләр… Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки большевиклар властьны тартып алган көннән башлап без халыкны диннән, Алладан биздерү шартларында яшәп киләбез. Динне, дин әһелләрен төрлечә кысу, чикләү һәм хурлау большевикларның көндәлек сәясәтенә әйләнде. Ахыр чиктә бөтен җирдә мәчетләрне ябып, муллаларын сөреп яки үтереп бетерделәр. Билгеле, бу барлык диннәргә карата да шулай эшләнде. Бөтен империя күләмендә дин корытылды, бары кайбер җирләрдә генә аның зәгыйфь учаклары сакланып калды. Советлар Союзы тоташы белән диярлек алласызлар иленә әверелде.
Инде язучыларга килсәк, алар бит әнә шул дәһрилекне (фәнчә әйтсәк, атеизмны) рәсми сәясәткә әйләндергән коммунистик идеяләргә бил бөгеп хезмәт итүчеләр. Бәс, шулай булгач, совет язучысының Аллага ышануы асла мөмкин түгел. Теләсә-теләмәсә дә, ул Алладан ваз кичәргә тиеш. Безнең бер ише картрак әдипләребез исә, кайчандыр шәкерт чакларында тәһарәт алып мәчеткә йөрүләренә карамастан, революция булу белән үк диннән һәм Алладан тизрәк ваз кичтеләр. Күрәсең, алар моны үзенә күрә бер рухи азатлык дип кабул иттеләр. Һәм шул «шатлыктан» динне корытуда шактый активлык та күрсәтеп өлгерделәр. (Моның өчен ул елларда язган әсәрләрен искә төшерү дә җитә.)
Минем яшьтәгеләргә исә дин йогынтысы бик аз тиде. Мәктәпләрдә дин сабагы укыту бетерелде. Мин үзем, мәсәлән, динне ике генә кыш укып калдым. Аннары безнең яшьлек комсомол көчәеп киткән вакытларга туры килде. Ә комсомол булып йөрүчеләр өчен агрессив дәһрилек зур егетлектән санала иде.