Выбрать главу

Шуннан совет чорында дөньяга килеп, сугыштан соң әдәбиятка аяк баскан яшьләрне алсак, алар инде тумыштан ук дәһриләр. Чөнки күбесенең ата-аналары алласыз, ягъни атадан балага күчкән дәһрилек. Кайчандыр Аллага ышану буыннан-буынга күчеп килгән булса, безнең нисбәттән бик кыска совет чорында да алласызлык шундый ук күренешкә әйләнде дияргә ярый.

Инде Тукайга мөнәсәбәт мәсьәләсенә килгәндә, безнең алласыз язучыларыбыз һәммәсе дә аны халкыбызның иң сөекле бөек шагыйре дип таныйлар, аның даһилыгы алдында берсүзсез баш ияләр. Бу инде бәхәссез хакыйкать!

Һәм менә мин, алар шикелле үк күптән Алланы оныткан бер язучы, Тукай мәсьәләсендә аларның объектив гадел хөкемнәренә ышанып, Тукай атеист (ягъни Алланы инкяр итүче) дигән ялганга каршы чыгуны шулай да кирәк таптым. Һәм мөхтәрәм язучыларның минем чыгышны ничек, нинди канәгатьсезлек белән каршы алуларын сез күрдегез инде.

Ничек кенә аңларга соң бу һич көтелмәгән феноменны?.. Озак газаплы уйланудан соң мин ахырда шундый нәтиҗәгә килергә мәҗбүр булдым: күрәсең, Тукайның Аллага ышануын исләренә төшерүне алар үз вөҗданнарына кагылу, үз намусларына тукыну шикеллерәк кабул иттеләр. Чыннан да, Тукайның Алланы инкяр итмәвен исбатлап тору, бигрәк тә дини шигырьләрен укып күрсәтү, аларга нигә кирәк? Болай да беләләр ич! Ә менә Ишмөхәммәтов язганча, Тукай, чынлап та, алласыз дәһри булса, аларның җаннары тынычрак булыр иде… Әнә шул рәвешчә, моннан егерме ел элек мөхтәрәм язучыларыбыз җан тынычлыгын саклау өчен һәм безне тәмам биләп алган рәсми идеология хакына, Тукай турындагы ялганны, теләпме-теләмичәме, күмәкләшеп якларга мәҗбүр булдылар. Дөреслектән качуны мин башкача аңлый да алмыйм, аңлата да алмыйм.

1992

БИЕКТӘН КАРАП ТОРАСЫМ КИЛӘ

(Әдипнең Марсель Галиев белән әңгәмәсе)

– «Мәйданнарга, митингларга нигә йөрмисез» дигәч, Сез, Әмирхан ага, «тапталудан куркам» дигән идегез. Бераз шаяртып әйткән бу сүзегездә, бәлки, митингларга чыгу көрәшнең бердәнбер юлы түгел дигән мәгънә ятадыр. Сез беренчеләрдән булып милләт тарихы, тел язмышы турында матбугатта олы сүз әйттегез. Инде хәзер тел йозаклары алынган, мөмкинлекләр бирелгән заманга кердек шикелле. Сезне нәрсә шөбһәләндерә?

– «Тапталудан куркып митингларга йөрмәү» көлеп әйтелсә дә, ул сүзләрдә күпмедер дөреслек тә бар. Минем кебек сиксәннән узган бабайларга халык арасында буталып йөрүнең кирәге юктыр, мөгаен. Чәчәннәрдәге шикелле, безне барыбер алга тезеп утыртмыйлар. Үз урыныңны белеп утыру хәерлерәк. Минем урыным исә өстәл артында. Әмма ләкин мин митингларның кирәклеген һич тә инкяр итмим. Демократия шартларында халык теләген белдерүнең көчле бер чарасы ул. Тик тәртипле узсын да файдалы нәтиҗәләр генә китерсен.

Сез миннән «нәрсә шөбһәләндерә» дип сорыйсыз. Дөресен генә әйткәндә, шөбһәләнмичә, уйланмыйча торган көнем юк диярлек… Хәзерге вакытта мин генә түгел, күпләрне нык борчыган ике проблеманы беренче нәүбәттә атыйсым килә. Беренчесе – икътисади реформа китергән бөлгенлектән, хәерчелектән ничек чыгарга, базар мөнәсәбәтләренә күчүнең газабын ничек җиңеләйтергә? Икенчесе – Татарстанның мөстәкыйльлеген һәм бәйсезлеген ничек итеп, нинди чаралар белән ныгытырга? Бу бер-берсенә гүя бер дә охшамаган проблеманың үзара турыдан-туры бәйләнеше бар: суверен Татарстан үз халкын моңарчы, башка бик күп регионнарга караганда, иң кирәкле азык-төлек белән, чагыштырмача түбән бәяләрдә тәэмин итеп тора алды. Президент Минтимер Шәймиевнең «Без базар мөнәсәбәтләренә ашыкмыйча, йомшак керәчәкбез» дигән вәгъдәсе дә моңарчы үтәлеп килде дияргә ярый. Һәм төрле милләт кешеләре Татарстанның мөстәкыйльлек, бәйсезлек дәгъва итүе никадәр хаклы вә зарур булуын үз җилкәләрендә татып белделәр.

Кызганычка каршы, Россияне каплап алган коточкыч кризис безнең Татарстан өстенә дә зур авыр таш булып ятты. Кыскасы, Россиядә барган тискәре процесслардан без бернинди киртә-коймалар белән дә аерылмаганбыз – анда ниләр эшләнсә, шулар һәммәсе безгә дә килеп керә. Һич көтелмәгән хәлләргә юлыгуыбыз бик мөмкин. Менә шулар барысы да безне киләчәгебез өчен ирексездән гел шомланып, шөбһәләнеп яшәргә мәҗбүр итә дә инде.

– «Соңгы китап» дигән автобиографик әсәрегезнең баштагы өлешен редакцияләү хәтердә. Сак кына әйтелгән кайбер фикерләрегезне цензура төшереп калдырган иде. Бик язасы килеп тә, баш очында торган Дамокл кылычын истә тотып, кайбер вакыйга-уйлануларны кәгазьгә төшермәвегез турында әйткән идегез. Хәзер бу әсәрегезне тулыландырырга ниятегез бармы?