– «Соңгы китап» вакытыннан иртәрәк язылды, иртәрәк басылды һәм, тиражы кечкенә булу сәбәпле, бик тиз таралып та бетте. Билгеле, минем аны яңадан чыгарасым килә. Мәгәр мин бер тапкыр язылган әсәрне икенче тапкыр үзгәртеп язып чыгаруны бер дә яратмыйм, моны яраклашуның бер төре дип саныйм. Ләкин беренче тапкыр басылганда цензура тарафыннан сызылган урыннарын китапка яңадан кертер идем.
– Күп кенә проза әсәрләрен кабат укып булмый. Сезнең әсәрләр белән кабат яшәп була. Кайта-кайта укыганда да повесть-хикәяләрегездән яңа төсмерләр табасың. Ялган данга, тамак ялына кызыгып, күпләр вакытлы тема белән мавыкканда, әдәбиятта үзешчәнлек хөкем сөргәндә, күпме кыерсытылып та Сез ничек иманыгызга тугры калдыгыз, кызыгып, конъюнктур әсәрләр язудан ничек тыелып яшәдегез?
– Конъюнктурага бирелеп китмәүнең сәбәбе, минемчә, бер генә: әсәрне бары тик укучы өчен генә язуда… Укучыга исә алдашмыйча һәм яраклашмыйча язарга кирәк, чөнки укучының да төрлесе бар. Аннары әсәр, һичшиксез, укылырга тиеш. Язган чакта бөтен сәләтең-көчең шуңа китсә, дан, мактау турында уйланулар үзеннән-үзе онытылып торачак. Инде укучы әсәреңне яратып һәм ышанып кабул итсә, дан дигән дәрәҗә сине иртәме-соңмы сәке астыннан да эзләп табачак.
– Сез – нэп дәверен кичергән кеше. Менә тагын котырып баю һәм ярлылану процессы башланды. Бу ике чорның охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә?
– Мәгълүм булганча, нэп 1922–1923 елларда башланды. Октябрь революциясеннән соң вакыт күп узмаган иде әле, сакланып калган иске сәүдәгәрләр дә бар иде, аннары зур байларда эшләп остарган приказчиклар да күп иде. Нэпның беренче көненнән үк менә шулар сату-алу эшләрен башлап җибәрделәр. Ә халыкта дин белән кергән, бигрәк тә элеккеге сәүдә мөнәсәбәтләреннән эшләнеп калган әхлак кагыйдәләре көчле иде. Хәрәмләшү, алдашу, талап алу кебек әшәкелеккә алар бервакытта да бармыйлар иде. Гөнаһтан курку гына түгел, сатып алучыны күбрәк җәлеп итү, конкуренция дигән нәрсә үзе аларга мөмкин кадәр гадел булырга куша иде. Дөрес, люмпеннан чыгып сату эшенә тотынган бәндәләр генә бернинди җинаятьтән дә тыелып тормыйлар иде. Бүген тапканын көне белән ашап-эчеп бетерүчеләр иде алар.
Хәзерге эшкуар коммерсантларның да күбесе шулар токымыннан. Люмпеннан яки номенклатурадан чыгып баеп китүчеләр өчен дә бернинди әхлак та, «ярамый» да юк – халыкны ачыктан-ачык талый алалар. Аерма тик шунда: нэп заманында намуслы, гадел сәүдәгәрләр күпчелек, ә җинаятьчел элементлар азчылык иде. Хәзер исә, киресенчә, бөтен сату-алу эшләре җинаятьчел мафиозилар кулына кереп бетте дияргә була. Нэп бер-ике ел эчендә илне азык-төлеккә күмеп ташлады, кибетләрдә җаның теләгән бөтен нәрсә бар иде. Кесәңдә 15 тиен акчаң булса, шуның белән дә тамак туйдырып була иде…
– Сез гүзәл Дим буенда туып үскәнсез. Башкортостандагы элеккеге Уфа губернасы татарлары хәлен яхшы беләсез. Татар хисабына башкорт халык санын арттыру процессына да күңелдән рәнҗедегез. Бүгенге көндә дә тарихны оятсызларча бозып, фәнни нигезләнмәгән, уйдырма хезмәтләр язган галим-голәмәләргә, милләтен алыштырган язучыларга карата ни әйтер идегез?
– Татар-башкорт мөнәсәбәтләре – мине гел борчып, әрнетеп торган бик четерекле мәсьәлә ул. Вакытында мин бу хакта язып та чыктым. Кеше һәм язучы буларак, мин татарны да, башкортны да тигез итеп күрәсем һәм икесенә дә чын күңелдән яхшылык телисем килә… Хикмәт нәрсәдә, бу четерекле мәсьәләнең асылы нәрсәгә кайтып кала? Билгеле булганча, башкортлар үз республикаларында сан ягыннан татарга караганда азрак. Хәлбуки статистика буенча аларның саны 1 миллион 400 меңгә җитә, һәм күбесе Башкортстан тирәсендә генә яшиләр дә. Әгәр дә ки башкортлар яшәгән шул күрше җирләрне Башкортстанга яңадан кайтарып булса, республиканың төп халкы берничә йөз меңгә артып китәр иде. Ул чагында татар авылларын башкорт итеп язуның кирәге дә булмас иде.
Аннары милләтнең куәте, җегәрлеге аның санына карап кына йөрми. Башкорт – борынгы халык, әмма яшь милләт, ә яшь милләтнең яшәү сәләте бик көчле була. Башкортлар да әнә шундый сәләткә ия: үзләрен дә, телләрен дә, көнкүрешләрен дә бик әйбәт саклый алачаклар.
Иманым камил, һәм мин кабатлап әйтәм: татар белән башкортның киләчәге дошманлыкта түгел, бары тик дуслыкта! Бер-берсенә арка таянычы булып, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәүдә!
Инде татардан чыккан кешеләрнең башкорт әдәбиятына һәм сәнгатенә хезмәт итүләренә килгәндә, бу билгеле бер шартларда үзеннән-үзе туган котылгысыз күренеш иде. Ләкин моның өчен милләтне алыштыру кирәк булды микән?.. Бәлки, монысы да ирексездән эшләнгәндер, чөнки Башкортстан җитәкчеләре бер халык исәбенә икенче халыкны үстерү сәясәтен еллар буена үткәреп килделәр. Милләтне алыштыру шул мәкерле сәясәтнең нәтиҗәсе буларак тугандыр да, ахры.