Выбрать главу

Хәзер инде милләтара мөнәсәбәтләр үзгәргән булырга тиеш. «Кайт аслыңа, аслың яхшы», – дигән Тукаебыз. Бәлки, кире үз милләтеңә кайтырга да ярый торгандыр… Хәер, гомерләрен башкорт әдәбиятына багышлаган әдип һәм шагыйрьләр өчен бу бик газаплы эштер, бәлки, аның һич кирәге дә юктыр. Ике тугандаш халык арасында тулы тигезлек сакланганда, татар яки башкорт булып саналуның ни әһәмияте бар?! Башкортлашкан татар яки татарлашкан башкорт аз булмаган ич элек тә!

– Кайбер өлкән язучылар «без соңгы могиканнар» дигән кебек, артка бик борылып карарга тырышмадылар. Сез яшьләр иҗатын ничек бәяләр идегез? Көч бармы? Тел коесы саекмыймы? Сәламәт рух сизеләме?

– Кызганычка каршы, соңгы елларда гына мәйданга чыккан яшьләр иҗаты белән танышып бара алмадым. Укыр нәрсә бик күбәеп китте, вакыт җиткерә, өлгерә алмый башладым… Өстән генә күзәтүем буенча, шигърияткә яңа талантларның бик күп килүен күрәм. Ләкин прозада алар ни өчендер һаман аз күренә.

Иҗат итү шартлары хәзер бик нык үзгәрде. Бер яктан хөрлек килде, җаның теләгәнне язып була башлады. Икенче яктан китап чыгару гаять читенләште. Яшьләрнең матди хәле бик авырдыр инде… Шуңа да карамастан мин аларның рухи таза булуларына ышанам. Ләкин, безнең ышанулар коры сүз генә булып калмасын өчен, аларга конкрет ярдәм кирәк. Монысын без хөкүмәтебездән таләп итәргә тиешбез.

– Сезнең кебек каләм иясеннән «мәрхәбә!» дигән сүзне ишетү яшьләрне үсендерәдер, әлбәттә. Аларның бит әле Сезнең буын кагылмаган тарихи катламнарга да төшәсе бар… Тарих дигәннән… Әмирхан ага, Сезнең үкендереп торган, язылмыйча калган әсәрегез хыялда бармы?

– Иҗат эшенең серләрен үзегез дә беләсез, күңелдә туган кайбер фикерләр еш кына кәгазьгә язылмыйча да кала. Йә үзең аңардан баш тартасың, йә уең-хыялың башкага күчә. Миндә дә булды тумыйча калган нәрсәләр… Ләкин мине иң үкендергәне – гомумән аз язуым… Язар өчен үзеңне мәҗбүр итә белергә ки- рәк – илһамың килсә дә, килмәсә дә. Ә мин утырып эшләүгә караганда күбрәк уйланып йөрергә яратам. Аннары язу минем өчен энә белән кое казу шикелле бик газаплы бер эшкә әйләнә иде. Тиз генә, җиңел генә язып ташлауны белмәдем диярлек. Нишләмәк кирәк, Ходай шулай яраткач!.. Тик бер нәрсәне тәгаен әйтә алам: күп яза алмавымны белгәнгә күрә, мин хәлемнән килгән кадәр әсәрнең сыйфат ягын кайгырттым. Язганнарымда кибәк азрак, бөртек күбрәк булырга тиеш дип, үземне юаткан да булам.

– Еникиев – бик борынгы фамилия. Бу исемне йөртүчеләр эре сөякле, сәламәт рухлы, дәрәҗәле, иманлы шәхесләр. Әдәбият-сәнгать тирәсендә сәләтсезлек, донос, яла ягулар, мескенлек хөкем сөргәндә, шул мохиттә чиста калып, затлы нәселнең байрагын күңелегездә йөртү авыр булмадымы?

– Дөрес, Еникиевләр – бик борынгы фамилия. Әмма ләкин бу фамилияне йөртүчеләр башкаларга караганда затлырак та, өстенрәк тә, чистарак та дип әйтү хата булыр иде. Бер фамилиядәге ишле халык арасында гына түгел, бер гаилә эчендә дә һәммәсе бертөсле үк була алмый, совет заманы моны аеруча шәрәләндереп ачып күрсәтте. Безнең авылның яртысы диярлек Еникиевләр иде. Колхозлашу вакытында Еникиев Еникиевны саткан, Еникиев Еникиевның башын ашаган… Бу фаҗигане мин ишетеп кенә түгел, татып та беләм. Шуңа күрә кешенең фамилиясенә карап кына фикер йөртү без кичергән әшәке заман шартларына һич тә туры килми.

– Сез Президентыбыз Минтимер Шәймиев командасы белән Төркиягә визит ясауда катнашачак бердәнбер язучы идегез. Авырып китүегез сәбәпле бара алмый калдыгыз. Сез сәламәтләнгәнче визитны кичектереп тормавы өчен Президентка үпкәләмисезме?

– Әйе, кызганычка каршы, Президентыбызны Төркиягә озата баручылар арасына мин авыру сәбәпле эләкмичә калдым. Мине көтеп, визитын кичектереп тормаганы өчен Президентка үпкәмне белдерергә ашыкмыйм, чөнки аның миңа Төркиягә җибәрермен дигән вәгъдәсе бар. Онытмаса, вәгъдәсен бер үтәр әле дип көтеп торам… Ә минем урынга Мөхәммәт Мәһдиевне алып китеп бик дөрес эшләгәннәр. Ул һәр җәһәттән миңа караганда җитезрәк. Әнә кайтып җитүе белән нинди шәп мәкалә дә язып өлгерткән… Миннән андый мәкалә кайчан чыгар иде әле.

– Соңгы сорау. Казанның матур бер җиреннән үзегезгә һәйкәл урыны сайлап куймадыгызмы?

– Моңарчы бу хакта баш ватарга туры килмәде. Инде үлмәс борын миннән «Әмирхан әфәнде, һәйкәлегезне кая куйыйк икән?» дип сорасалар, мин, әлбәттә, Югары Ослан тавын күрсәтер идем. Казан тирәсендә аңардан да биегрәк бүтән урын юк. Ә минем бу «үзе матур, үзе тар» фани дөньяга бик биектән мәгърур гына карап торасым килә.