Выбрать главу
1993

КЕМ ХАКЛЫ?

(Конституция турында фикерләр)

Үткән елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы кайнар бәхәсләрдән соң, ниһаять, республикабызның яңа Конституциясен кабул итте. Депутатларның барысы да диярлек бу тарихи актны аягүрә торып котладылар. Алай гына да түгел, Конституция кабул ителгән көнне бәйрәм көн дип игълан иттеләр. Һәм республика халкы да бу бәйрәмгә, бу шатлыкка кушылды, чөнки ул яңа Конституция Татарстан мөстәкыйльлеген ныгытуга таба ясалган мөһим бер адым дип кабул итте. Мин үзем дә шулай дип кабул иттем, чөнки Татарстанның суверен дәүләт икәнлеге һәм халыкара субъект булуы Төп Законда – Конституциядә беркетелгәч, моны инде берәүнең дә инкяр итәргә яки кире кагарга хакы булмаячак дип уйладым. Мәскәүнең бездән яңа Конституцияне кабул итмичә торуыбызны таләп итүе дә башкача уйларга урын калдырмаган иде. Инде кабул ителгәннән соң, Россия депутатларының яңа Конституциябезне «сөңгегә элеп алулары» да ул бәндәләрдә нинди зур канәгатьсезлек тудырганын бик ачык күрсәтте. Ә үзебездәге Мәскәү тарафдарлары да Конституциянең кабул ителүенә күпме генә аяк чалып маташмадылар!

Кыскасы, әнә шундый гаять каршылыклы һәм хәвефле шартларда авыр газап белән туган Конституциябездән, нинди генә кимчелекләре булуга карамастан, без канәгать хасил итәргә тиеш идек. Чөнки ул, әйткәнемчә, мөстәкыйльлегебезне ныгытуда тагын бер тәвәккәл адым иде. Һәм без бу адымны республикабызда милләтара иминлекне бик әйбәт саклаган хәлдә ясый алдык. Барлык милләт кешеләре, аеруча татарларның үзләре өчен моның никадәр әһәмиятле булуын сукыр да күрә торгандыр, минемчә…

Әмма ләкин озак та үтмәде, без яңа Конституциябезнең, Татарстан өчен, татар халкы өчен файдалы булудан бигрәк, гаять зарарлы, бөтенләй кирәксез бер нәрсә икәнлеген хәйран калып белә башладык.

Иң элек мөхтәрәм Әбрар Кәримуллинның «Шәһри Казан»да (№ 214, 1992) «Татарстан Конституциясе яки империя арбасына тагылган дегет чиләге турында уйланулар» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләнең исеме үк инде авторның яңа Конституциягә карашын һәм мөнәсәбәтен ачыктан-ачык әйтеп тора. Әлбәттә, яшермичә әйтергә хакы бар аның. Шулай да бик авырлык белән Югары Советыбыз кабул иткән һәм халкыбыз тарафыннан да тулаем кабул ителгән Төп дәүләт законын дегет чиләгенә тиңләп язарга минем кулым бармас иде… Хәер, бу кадәресе инде безнең характерлардан килә торгандыр.

Хуш, мәкаләдә сүз конкрет нәрсә турында бара соң? Автор өч сорау куеп, шуларга үзенең җавабын язып чыга. (Болар дәүләт теленә, ике гражданлык мәсьәләсенә һәм ассоциацияләнү дигән төшенчәгә карыйлар.) Җавапларның нидән гыйбарәт булуын мин монда язып тормыйм – кызыксынган һәркем үзе дә табып укый ала. Тик шуны гына әйтергә кирәк: яңа Конституциядә шул өч мәсьәләгә кагылышлы маддәләрнең һәркайсын Әбрар Кәримуллин, үзенчә бик дәлилләп, катгый рәвештә кире кага. (Телгә карата ясаган нәтиҗәсе белән мин дә килешәм.) Әмма шуннан соң Әбрар Кәримуллинның тулаем бөтен Конституциягә карата чыгарган хөкеме белән килешергә мөмкинме? Тыңлап карыйк аның бу катгый хөкемен дә: «Кыскасы, 6 ноябрьдә кабул ителгән Татарстан Конституциясе әле азмы-күпме сакланып килгән татар милләтенең юкка чыгуына юл ача». Янә: «Бу Конституция безгә бернинди азатлык, мөстәкыйльлек бирми һәм моны чит илләрдә бик тиз аңладылар…» Соңгысы: «Мин бу Конституцияне безнең мөстәкыйльлегебезгә түгел, Россия коллыгында калуга юнәлдерелгән Конституция дип саныйм».

Бик ачык әйтелгән. Инде хөрмәтле укучы мөхтәрәм галимнең яңа Конституцияне ни өчен «империя арбасына тагылган дегет чиләге»нә охшатуын, шәт, яхшы аңлагандыр: ул Конституция суверен Татарстанга түгел, фәкать Россия империясенә хезмәт итәчәк икән…

Ләкин шулай да замандашым Әбрар Кәримуллин белән, әгәр колак салырга теләсә, минем әзрәк бәхәскә керәсем килә. Безнең хәлләребез, ул әйткәнчә, шулкадәр үк куркыныч микәнни? (Ул бит мәкаләсенең соңгы юлын: «Куркам, без бу юлы үзебез кул күтәреп, 1552 елның 15 октябрен кире кайтардык түгелме?» – дип бетерә.) Һәм бу гаять куркыныч хәлдән чыгар өчен нишләргә кирәк соң?

Әбрар Кәримуллин моның да юлын күрсәтә: аныңча, «үзен мөстәкыйль итеп күрергә тырышкан илнең конституциясендә үз армиясе, үз акчасы, үз таможнясы кебек атрибутлары булырга тиеш» дип яза ул… Бик дөрес, һәрбер суверен, бәйсез дәүләтнең ачык сызылган чикләре дә, шул чикләрне саклаучы армиясе дә, шулай ук үз акчасы да була – кәгазьдә генә түгел, реаль чынлыкта! Әмма бөтен хикмәт шунда ки, безнең суверен, бәйсез дәүләт булуыбызны дөньяда әле бер генә илнең дә рәсми рәвештә таныганы юк. Һәм Мәскәүдән узып берсе дә танымаячак, чөнки кечкенә бер республика хакына галәмәт зур вә куркыныч (хәрби җәһәттән) Россия белән арасын бозарга теләмәячәк. Димәк, Татарстанның суверен дәүләт һәм халыкара субъект булуын иң элек Россия рәсми рәвештә танырга тиеш. Бары шуннан соң гына башкаларның да бер-бер артлы әкренләп танулары һәм дәүләт дәрәҗәсендә безнең ил белән мөнәсәбәткә керә башлау- лары мөмкин. Шуңа ирешмичә торып, армия төзүләр, акча сугуларның ни мәгънәсе кала? Үзебез өчен генә бик кадерле «бәйсезлек» эченә кереп бикләнү безгә нәрсә генә бирәчәк? Һәм, гомумән, мөмкин эшме бу?