Выбрать главу

Менә монда инде Татарстан алдына гаять җитди мәсьәлә килеп баса. Россия безнең суверен дәүләт һәм халыкара субъект булуыбызны танысын өчен нинди юл сайларга: көрәш юлынмы, әллә килешү юлынмы?.. Моны дөрес хәл итәр өчен бер хакыйкатьне бик нык истә тотарга кирәктер дип беләм. Хакыйкать исә менә нидән гыйбарәт: без – Россия уртасында торып калган халык, без Россиядән бер якка да аерылып чыга алмыйбыз, без үзебезнең шушы борынгы җиребездә урыслар белән уратып алынган һәм урыслар белән тәмам аралашкан хәлдә яшәргә мәҗбүрбез. Без Россия империясенә озак еллар дәвамында бик күп, бик таза баулар белән һәр җәһәттән уралып-бәйләнеп беткәнбез. Бу – безнең тарихи ачы язмышыбыз, башыбызны ташка орсак та, без инде аны тиз генә, ансат кына үзгәртә алмаячакбыз… Билгеле инде, мондый шартларда иң дөресе – килешү юлын сайлау. Чөнки килешүдән башкасы, иртәме-соңмы, мотлак канлы бәрелешкә китерәчәк. Яки үз арабызда Таҗикстан фаҗигаләре башланачак… Татарстан җиренә кан-үлем, күпме һәлакәт киләсен махсус язып тормыйм – халык болай да аларны биш-алты ел буена ишетеп-күреп туеп та беткәндер инде. Ихтимал, безне сындырыр өчен танклар кертүнең кирәге дә булмас, бары тик блокада белән әйләндереп алу да җитеп торыр.

Бу куркыту түгел, бу ниләр буласын күз алдына китерергә тырышу гына… Россиянең кыл уртасында, милли республикалар урнашкан регионда кабынып киткән сугыш утының кая кадәр җәеләсен дә, күпмегә кадәр дәвам итәсен дә алдан күреп бетерү мөмкин түгел. Әмма янгын гаять көчле булачак, иң элек ул Татарстан өстендә дөрләячәк. Күпме һәлакәт китерәчәген, күпме корбаннар алып китәчәген әйтеп торасы да юк.

Әмма моның ахыры ни белән бетәчәк? Бик ихтимал ки, урыс халкында электән үк сакланып килгән бөек державачылык шовинизмы тагын да көчәеп китәр, шуның нәтиҗәсендә большевикларныкы сыман тоталитар хакимият күпмедер вакытка яңадан әйләнеп кайтыр. Моны бик теләп, көтеп торучылар бар. Аларга сылтау гына кирәк, берәр сылтау чыгу белән, безнең бугазга ябышачаклар… Менә шул чагында, мөстәкыйльлек дип, авызыңны ачып кара инде. Озын сүзнең кыскасы, хәзергедәй төрле хәйлә-мәкер, провокацияләр белән тулы ышанычсыз бер заманда Татарстан өчен дә, Россиянең үзе өчен дә бары тик үзара килешү юлы гына дөрес булачак. Татарстан башта ук шушы юлны сайлады. Без инде моның шактый гына уңышлы нәтиҗәләрен дә күрдек. Милләтара иминлекне саклаган хәлдә мөстәкыйльлегебезне арттырдык, байлыкларыбыздан күбрәк файдалана башладык, күпмедер дәрәҗәдә хөрлек килде, милли аңыбыз үсте, милләтебезне терелтү, яңарту эшенә чынлабрак тотындык. Һәм Мәскәү безнең бу хәрәкәтебезне, гәрчә саруы кайнаса да, туктатырга җөрьәт итә алмады. Чөнки без, бердән, демократия юлы белән бардык, икенчедән, бер генә халыкның да хокукларын, иреген чикләмәдек.

Менә бу акыллы, ачык сәясәт Татарстан җитәкчеләренең генә түгел, татар халкының да абруен шактый ук күтәрде. Безне дөнья белә башлады, безнең белән дөнья кызыксына башлады, читләр белән аралашуыбыз көчәя, эшлекле мөнәсәбәтебез арта.

Димәк, Россия белән бозылышмыйча килешү юлын сайлавыбыз дөрес. Шушы юл белән барганда, без максатларыбызга, бәлки, тизрәк якынаербыз?.. Гомумән, ике ара мөнәсәбәтләргә ачыклык кертергә вакыттыр инде. Татарстанның Россия белән тигез хокуклы аерым килешүе булырга тиеш. (Президентыбыз автономияләр өчен төзелгән стандарт договорга кул куюдан да баш тартты.) Аерым килешү турында авыр сөйләшүләр күптән дәвам итеп килә. Бу эштә безнең вәкилләрдән уяулык та, ныклык та таләп ителә. Билгеле, «ассоциацияләнү» коры сүз генә булып калмас, ниндидер ташламалар ясарга, ниндидер вәкаләтләрне бирергә дә туры килер, әмма, иң мөһиме, Татарстанның суверен дәүләт, халыкара субъект булуы килешүдә ачык әйтелергә тиеш. (Бу – Конституциябез таләбе.) Әгәр шушы положение килешүдә ачык беркетелсә, безнең өчен моның әһәмияте гаять зур булачак. Башкалар тарафыннан да безне рәсми рәвештә тану башланачак. Аннары җөмһүриятебездә Татарстан законнары алдан йөриячәк, без шул законнарга буйсынып яшәячәкбез. Россия үз халкын яклаган шикелле, Татарстанның да читтәге татарларны якларга хакы булачак. Шуңа күрә Әбрар Кәримуллинны бик өркеткән әлеге ике гражданлык мәсьәләсе дә мине ул хәтле үк куркытмады. Киресенчә, ул маддәнең безнең файдага эшләве дә бик мөмкин бит. Әйтик, читтә яшәүче татарлар Татарстан гражданы булырга теләсәләр, шул маддәне файдалана алмаслармыни?.. Инде безнең үзебездә яшәүчеләргә килгәндә, алар беренче нәүбәттә Татарстан гражданнары, аларның вазифаларын да Татарстан законнары билгеләргә тиеш булачак…