Ахыргы нәтиҗәне ясарга да вакыттыр… Беләм, Россия белән ассоциацияләнү нигезендә килешү Татарстанга барыбер тулы мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек китермәячәк дип әйтүчеләр булачак. Килешәм, чөнки тулы мөстәкыйльлек белән чын бәйсезлеккә бары чын демократия шартларында гына ирешергә мөмкин. Ә Россия аңардан ерак, бик ерак әле… Без реаль чынбарлык белән килешергә мәҗбүрбез. Калганы – киләчәк эше. Тулы азатлык өчен көрәшне вакытлы бер кампания дип карарга ярамый. Көрәш әле бик озакка сузылыр, ә хәзер исә безгә азатлыкның булган кадәресеннән бик әйбәт файдаланырга кирәк. Хокукларны киңәйтергә, байлыкка күбрәк хуҗа булырга, мәгърифәтне җәелдерергә, мәдәниятне үстерергә, фәнне көчәйтергә, тирән белемле, киң эрудицияле яшьләр тәрбияләргә – иң заруры безгә менә шулар!.. Илебезнең абруен, дәрәҗәсен шулар күтәрәчәк, тулы мөстәкыйльлек белән чын бәйсезлекне дә шулар тәэмин итәчәк. Әлбәттә инде, боларның барысына да милли азатлык хәрәкәтен демократия өчен көрәш белән тыгыз бәйләп барганда гына ирешеп булачак. Барлык халыклар белән берлектә!
Мөхтәрәм Әбрар Кәримуллин белән бәхәсем тәмам. Ләкин бу бәхәскә керешкәнче, мин Фәүзия Бәйрәмованың да мәкаләсен телгә алган идем. Бик гаҗәпләндергән, уйландырган мәкалә булды ул – аның хакында да кыскача гына булса да әйтмичә узу ярамас. Яңа Конституцияне Фәүзия ханым «Муендагы элмәк» дип атаган. Бу инде дегет чиләгенә тиңләү генә түгел. Дегет чиләген чүплеккә дә ташлап була, ә элмәкне муеннан кем салдырыр? Җитмәсә, аның очы Мәскәүдәге шашканнар кулында икән! Коточыргыч бит бу!.. Моны бит Конституциянең һәр статьясын тикшерүдә, кабул итүдә актив катнашкан депутат яза.
Нәрсәдә соң мондый җөдә куркыныч хәлнең сәбәбе? Бактың исә, һаман әлеге шул гражданлык мәсьәләсе икән: яңа Конституция буенча без ике илнең – Татарстан белән Россия гражданнары булып калачакбыз… Фәүзия ханым шушы мәсьәләгә кагылышлы статьяларны бик җентекләп тикшерә дә үзенең шаккатыргыч нәтиҗәләрен берәм-берәм чыгара. Ә нәтиҗәләре аның менә болайрак: «Без Россия Президентының бөтен указларына буйсынырга, Россия парламенты чыгарган законнарны үтәргә тиешбез. Ул указлар һәм законнар Татарстанның мөстәкыйльлеген юкка чыгара, байлыгын талый, милләтебезне юк итә торган булса да, без аларга буйсынырга тиеш булабыз. Чөнки без – Россия гражданнары…». Янә: «Менә шулай, милләттәшләр, 440 ел элек нәрсәдән башласак, шуңа әйләнеп кайттык – коллыкка. Без җимерелеп барган империягә терәү булдык, үзебез генә түгел, иреккә тилмергән күпме милләтләрне шул төрмәдә бикләп калдырдык. Россиянең коллыкта газапланган халыклары безгә моны беркайчан да гафу итмәсләр». Бу сүзләрне укыганда ничектер күзләреңә ышанмыйча торасың: мескен татар, бөтен гаеп синең өстеңә, бөтен нәләт синең башыңа! Әмма хаклымы соң бу?.. Берәүгә дә кан-үлем китермичә үзенә азатлык яулаган халык гаепләнүдән бигрәк аклануга лаектыр, бәлки?! Ләкин шунда ук күңелдә икенче бер сорау туа: ничек итеп депутатларның Ф. Бәйрәмовадан башкалары шундый алама, шундый зарарлы Конституция кабул итүләрен аз гына да күрә-чамалый белмәделәр икән?.. Югары Советта утыручы татарларның барысы да уң белән сулны аера белмәгән мокытлар түгелдер ләбаса!..
Фәүзия ханым, талантлы каләм остасы буларак, яңа Конституциянең гражданлык турындагы статьясын һәрьяклап сүткәннән соң (монда игътибарга лаеклы дөрес фикерләр дә бар), башыбызга төшкән бәхетсезлектә Татарстан җитәкчелеген, аеруча Югары Советны, ачыктан-ачык гаепли. Мәкаләсенең ахырында ул менә ниләр яза: «Татарстан дәүләте җитәкчеләренә нәкъ менә шундый Конституция кирәк иде, чөнки алар беркайчан да тулы бәйсезлек, Россиядән сәяси яктан аерылу мәсьәләсен куймадылар». Һәм: «Татарстан Югары Советының бу составы нәрсәгә сәләтле икәнен инде күрсәтте, аңа өмет аз».
Сүз озынга китмәсен өчен мин артык күчереп тормыйм – кыс- касы, Фәүзия ханым Югары Советны яңарту мәсьәләсен көн тәртибенә куя. Аныңча, Югары Советыбыз дәүләт, милләт җанлы кешеләрдән торырга тиеш. Әлбәттә, шулай! Әмма бу очракта властька дәгъва юк микән?.. Фәүзия ханым – «Иттифак» фиркасенең җитәкчесе. Милләт Мәҗлесенең танылган лидеры. Милли хәрәкәтебезнең бу канаты күптән инде Югары Советны Милли Мәҗлес белән алыштыру турында хыяллана. Әмма власть алыштырып уйнау вакытымы соң хәзер? Республиканың тынычлыгы, иминлеге, ниһаять, тук яшәве өчен хәзерге законлы властьны яратсаң да, яратмасаң да саклау хәерлерәк түгелме? Халык бит бүгенге властьтан тулаем канәгать, алыштырырга теләүчеләр артыннан ул иярмәячәк. Әлбәттә, властька карата оппозиция булырга тиеш, тәнкыйть кирәк, бу – демократия таләбе. Мәгәр бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый: бөек державачылык шовинизмы да, чамасыз тар милләтчелек тә бик хәтәр күренеш, иртәме-соңмы, аларның йә большевизмга, йә фашизмга илтеп чыгаруы бик тә мөмкин.