Бүген исә «Муендагы элмәк»не укыган кешеләрдә башка сорау туачак: кемгә ышанырга, кем хаклы? Зур чыдамлык күрсәтеп, күп көч куеп, яңа Конституцияне Югары Совет аша үткәрүгә ирешә алган Президент Минтимер Шәймиевме, әллә, булмаса, бу Конституцияне хәзерге хәлендә кабул итүгә теше-тырнагы белән каршы торган тынычсыз депутатыбыз Фәүзия Бәйрәмовамы?.. Кайсы хаклы, кайсы бүгенге буталчык, киеренке шартларда татар халкының милли мәнфәгатьләрен дөресрәк аңлый һәм остарак яклый? Миңа калса, халкыбызның иң зур күпчелеге, һичшиксез, Президентыбыз М. Шәймиевкә ышана, аның ягында тора. Гафу итегез, мин үзем дә күбрәк аңа ышанам. Ә калганын вакыт хөкеменә калдырыйк.
ФРОНТ ДӘФТӘРЕННӘН
«Фронт дәфтәре»ннән чүпләп алган кыска гына язмаларның бер өлеше 1994 елның маенда «Ватаным Татарстан» газетасында басылып чыккан иде инде (Ватаным Татарстан. – 1994. – № 97. – 20 май). Быел менә Бөек Җиңүгә 50 ел тулу уңае белән шул ук дәфтәрдән кыска язмаларның калган өлешен дә өстәп матбугатка бирергә булдым. Ул язмалар көндәлек рәвешендә языла башлаган иде. Ротада писарь булып утырганда аен-числосын да күрсәтеп язып бара алганмын… Каравыл хезмәтенә күчкәч, андый мөмкинлек бетте. Кайчан, кайда, ничек туры килсә, шулай гына язып бара башлаганмын. Әйтергә кирәк, хәрәкәттәге армиянең гади солдатына ниндидер дәфтәр тоту, шуңа күргән-ишеткәннәрен язып бару бик читен һәм бик хәвефле эш иде. Ятлар кулына төшмәсен дип, дәфтәрне дә иңемдәге кыр сумкасында гына йөртергә туры килә иде. (Сержант дәрәҗәсендәге разводящий булгач, минем сумка асып йөрергә хакым бар иде.) Язганнарым, билгеле, бик чуар – күргәннәрем дә, кичергәннәрем дә бергә аралашып беткәннәр. Шуңа күрә мин, капчыкны төбеннән тотып селекмәс өчен, дәфтәргә язылганнарның төрлесеннән чүпләп кенә алырга булдым. (Алары да шактый ук җыелды.) Хөрмәтле укучы, әлбәттә, бер хакыйкатьне исендә тотарга тиеш: аңа тәкъдим ителгән бу кыска язмалар моннан 50–53 еллар элек авыр, газаплы, куркыныч фронт шартларында язылган иде. Хәзер исә мин шуларны иске дәфтәрдән ак кәгазьгә сүзгә-сүз күчереп кенә чыктым.
10 декабрь, 1941
Көн томанлы һәм җылымса… Йөрәктә җыр һәм сагыну…
Бу сугыш Беренче дөнья сугышының дәвамы, һәм хәзерге һәлакәтнең башлыча гаепчесе Англия булырга тиеш… дип уйлыйм мин.
Минем белән хезмәт итүче Горбунов сөйли: без бит биш бертуган армиягә алынган идек. Берсе су асты көймәсе белән һәлак булды, икенчесе очучы иде – самолёты белән янды, өченчесе пехотада үлде. Янә иң кече сеңлебез госпитальдә эшли иде, мәҗрух немец пычак белән кулына чәнечкән… Горбунов моны миңа елмайган чырай белән, кычкырып, бүлмәне яңгыратып сөйли. Гүя сүз күпме аракы эчә алу турында бара… Аңла кешене!.. Алдамаса?!
11 декабрь
Күктә – батмаган ай, морҗалардан төтеннәр туры күтәрелә… Янә салкынайта.
Менә өченче көн инде йотлыгып газета укыйбыз. Япония Америка һәм Англия өстенә ташланды. Әфәнделәр үзара килешә алмадылар: берсе сораганны икенчесе бирмәде, һәм океан сугышы башланды.
Күпләр бу яңа сугышның безнең өчен шактый зур киртә булуын әйтәләр… Ләкин һәркем диярлек Американың сугышка тартылуына эченнән куана, «үз җилкәсендә татып карасын әле» диләр. Чыннан да, сугышмыйча гына сугышка катнашу зур оятсызлык булырга тиеш. Халык моны сизә.
12 декабрь
Көнбатыштан җил исте… Түбәләрдән тамчы тама, кар басыла, өсте бик юка гына шадраланып ката… Юллар, сукмаклар каты, тайгак… Урман өстендә көзге томан.
…Бер генә илнең дә солдаты сугышның ни өчен кирәклеген, ни өчен сугышканын бервакытта да белмәде һәм белми… Кан коюның чын сәбәпләрен халык бервакытта да аңламый, чөнки беркемнең дә вакытсыз үләсе килми… Халыкны сугыштырган нәрсә – власть, көчләү… һәм өндәү, үгетләү белән исертү…
Шекспирны укып маташам, ләкин авырлык белән… Ничектер безнең әдәбиятка хас ясалмалык аңарда бар кебек… XIX гасырда бер генә бөек язучының да аңа ияреп маташканын хәтерләмим.