Выбрать главу

«Әй күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы…»

. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .

Яшьлекнең ләззәте сызлану яшьләренә манчылган беренче мәхәббәте хакында язасы килә… бик килә… Ә сугыш?!

16 декабрь

Бүген ишелеп кар ява. Юлларда көрт, йөрүе авыр. Өй түбәләренә, агач ботакларына кабартылган мамыктай кар өелә… Көн шактый җылынды… Гаҗәп, һава көн саен үзгәреп тора.

Соңгы 3–4 көн эчендә фронтлардан күңелле хәбәрләр килә башлады. Егетләрдә күтәренке рух… Бу хәбәрләр белән чыккан сүз сиздермәстән һаман сугышның кайчан бетү мәсьәләсенә кайтып кала. Һәркем тизрәк бетүен тели, ләкин бик аз кеше генә тиз бетүенә ышана.

Гаҗәп, бу тирәләрдә гел урман булса да, кошлар бер дә күренмиләр. Тик ала каргалар гына юл буенда сикерә-сикерә йөриләр. Хәтта чыпчыклар да юк.

18 декабрь

Нәкъ кичәге һава… Бер дә сугыш барлыгын хәтерләтә торган көн түгел.

Бу сугыштан беренче сабак: масаймау һәм чама белмичә мактанмау…

Бу сугышта җиңүнең әһәмияте Үктәбер революциясенең әһәмияте белән бәрабәр булачак. Шуңа күрә бу сугыштан җиңеп чыккан халыкның бик күп хакы булырга тиеш.

20 декабрь

Кичә кичке 6 дан бүген кичке 6 га кадәр штабта дежур булып тордым. Бу үзенә күрә мәшәкатьле генә бер эш… Көннең нинди икәнен дә юньләп күрми калдым. Ләкин йомшак, матур кебек иде.

Штабка шактый картайган, ләкин чибәрлеген җуймаган бер хатын килде. Аның ире каты авыру икән, шуны күрергә килгән. Хатынының бәхете бар, күрәсең, бүген ирен каядыр икенче бер госпитальгә озатырга җыенган вакытта килеп өлгерде… Бичара хатын иртәдән алып кичкә кадәр, иренең санчастьтан чыгарылганын көтеп, салкын коридорда утырды… Мин аңа кухнядан ике котелок белән аш һәм ботка китереп бирдем. Рәхмәт әйткәндә, тавышы калтырап, күзеннән яшьләре тәгәрәп китте… Мин дә аның яныннан тизрәк китәргә ашыктым.

Сугыш вакытында үлемнән курку кайчагында салкын суга кереп чиркану алу шикеллерәк булып тоела (чиркану алганнан соң курку кими дип тә өстисем калган икән).

23 декабрь

…Юеш җил исә, ара-тирә түбәләрдән тамчылар ычкынып очып китә, кар җепшекләнеп басыла, йөргәндә кисәк-кисәк аякка ябыша… Нигәдер бик күңелсез…

…Ничәмә гасырлар буенча акыл ияләре кешелек, туганлык, гаделлек идеяләрен трибуналардан сөйләделәр, романнарда яздылар, шигырь белән җырладылар, киндергә буяу белән яздылар, музыкага салдылар… Һәм менә каяндыр бер явыз кеше килеп чыкты да, балалар уенчыгын тибеп очырган җиңеллек белән, ул идеяләрнең һәммәсен таптап, дөньяның астын өскә китерде.

Идея тормыш түгел, аның бер бизәге генә икән ул… Идеяне таптау ачу килгәндә тоз савытын күтәреп бәрү белән бер икән.

Бу заманда идеяләргә кытлык юк. Теләсә нинди хәрәкәтне аклар өчен кешелек базарыннан яраклы идеяне табып була.

24 декабрь

«Ян, йөрәк, ян, кан бирелгән сиңа янарга».

Ә шулай да бу заман – бер-ике-өч идеянең монополия заманы… Идеяләр монополиясе тудырган бу сугыш та кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән иң коточкыч, иң дәһшәтле бер сугыш… Ярминкә шикелле идеяләргә бай XIX гасырда мондый сугышның булуы мөмкин түгел иде.

Бүген үземә артык уйланмаска, йөрәкне сизмәскә, башкалар кебек солы боткасын тыныч кына ашарга һәм гырылдап йокларга сүз биргән булдым.

27 декабрь

Бүген буран, суык, мәрхәмәтсез буран… Җылы учак алдында куырган борчак ашап, әкият тыңлап утырган балачаклар кайда?!

Буран басылды, акрын гына караңгы төшә… Тынлык, моңсу тынлык… Кешеләр, кайда сезнең бәхетегез?..

30 декабрь

Кичәдән бирле безнең полкка бик күп җәрәхәтле һәм өшегән кызылармеецлар киләләр… Йөзләрендә аларның һичбер нинди кайгы да, куаныч та юк кебек…

Искәрмә. 1941 елның декабрендә дәфтәргә язылганнардан чүпләп алынган кыска гына өзекләр хәзергә шуның белән тәмам. Бу өзекләр фронттан шактый еракта Кафтино дигән станция тирәсенә урнашкан 153 нче запас полкның штабында хезмәт иткәндә язылганнар иде. Күчерелгән кадәресендә дә минем шул чактагы уй-кичерешләрем күпмедер дәрәҗәдә чагылса кирәк…

Икенче искәрмә. 1942 елның башыннан ук запас полкта чират көтеп ятучылардан хәрәкәттәге бер армия өчен аерым рота төзеп, тиз генә фронтка озаттылар. Мин дә шул ротада писарь булып китеп бардым. Моннан соң дәфтәргә язганнарның барысы да ротада хезмәт иткәндә күргән-кичергәннәрдән гыйбарәт. Билгеле, аларның да бик аз өлешен генә чүпләп күчерәм.

6 гыйнвар, 1942

Бер атна вакыт яшен тизлеге белән үтте дә китте. Запас полк урнашкан, элек заманда алпавыт имениесе булган өч катлы, зур террасалы, манаралы һәм бай китапханәле йорттан ничек аерылганымны сизми дә калдым. Әйтерсең җил очырып алып китте… Кыска гына вакыт эчендә ике урынга күчү һәм яңа кешеләр белән очрашу… Кызганыч, язарга мөмкинлек юк.