Яңа ел туган булды… Ничек һәм нинди кәеф белән каршы алуымны яза алмый калдым. Тик гомеремдә беренче мәртәбә үткән елны кызгандым. Киресенчә, артыннан төкереп каласым килде… Барыбер гомер үтә инде, әйдә, аның мәгънәсез, газаплы өлеше тизрәк, тизрәк үтә бирсен!
Дөньясын, сугышын онытып, «Анна Каренина»ны укыйм. Иптәшләрдән уңайсыз, ләкин тыелырга һич тә әмәл юк.
8 гыйнвар
Эш күп, тәртипсезлек тә җитәрлек… Хатлар язарга иде, һич бушап булмый… Яңа эш, яңа кешеләр, үзара талаш…
Гоголь, Толстой, Чехов, Горькийлар тәнкыйть иткән сыйфатлар урыс кешеләрендә бик нык саклана әле. Ул сыйфатлардан иң әшәке һәм көчлеләре – тупаслык, масаю… Һәм унтер-пришибеевчылык… Күрәсең, яхшы белән яман сыйфатлар бик озак заманнар бергә килешеп яши алалар.
11 гыйнвар
Аз гына эштән бушадым, һәм әрнеп эч поша башлады. Вак писарьлык эше, талашу һәм сүгенүләр белән гасабиланып көн буена бәргәләнү вакытны үтерә, уйлар һәм дөнья хәлләре белән кызыксынулар югала… Бу кечкенә авылда яшәү – ташландык утрауда яшәү кебек… Бирегә килгәннән бирле бер газета күргән, бер сводка ишеткән юк… Берничә көн әүвәл станциядән кайткан егетләр, безнекеләр Одессаны, Харьковны, Смоленскийны алганнар дип сөйләделәр. Башта ук күңел ышанып бетмәгән иде, чыннан да, ялган хәбәр булды шикелле… Чөнки бу куанычлы хәбәрне егетләр бик тиз оныттылар.
Ә бу комсыз сугыш йотар әле, йотар!.. Һәр иртә өмет белән уянган халыкның башын, таулар ишелгәндәй, яңадан-яңа һәлакәтләр белән исәнгерәтер әле…
13 гыйнвар
Бүген янә алга таба китәбез… Чатнама, тешләргә тия торган суык… Алда нәрсә көтә – белгән юк.
19 гыйнвар
Менә өченче көн инде дошман самолётлары һаман килеп «күчтәнәчләрен» ташлап, борчып торалар. Корбаннар, аз гына булса да, булгалап тора. Чын сугыш та юк, тынычлык та юк… Нервларга Ходай чыдамлык бирсен. Тәрәзә яныннан торып китүем булды – бомба шартлавыннан бөтен өлгеләр чәчрәп төштеләр… Берничә секунд кузгалмыйча торсам, битем пыяла ватыгы белән тулган булыр иде.
25 гыйнвар
Кичә һәм бүген җелекләргә үтә торган суык. Температура 40 тан түбән… Менә шул «корал» белән без шактый отып калырга тиешбез. Ә корал шулай да ике йөзле…
Немецлардан бушаган авылларда булдым… Кисәү исе көчле иде.
Мин торган йорт янына бомба төшеп, бөтен квартираларның бер таза җирен калдырмады. Ишелгән стеналар, каерылып ташланган ишек-тәрәзәләр, чәлпәрәмә килгән җиһазлар… Хәтта мичләрдә бүрек кадәр тишекләр… Берничә үлгән кеше һәм бик күп авыр яраланучылар… Әгәр шул чакта мин өйдә булган булсам?!
1 февраль
Һәркемнең уенда бары бер сорау: кайчан бетәр икән? Һәркемнең күңелендә борчылып көтү: кайчан ул көн туар икән?.. Туасы яз табигать язы гына түгел ул… Һәркем үз язын көтә… Табигать язы тумыйча калмаган кебек, кешелек язы да тумыйча калмас.
11 февраль
…Тын, кояшлы көн… Күк аяз, сыек зәңгәр… Түбәләрдән беренче тамчылар, нурлар чагылдырып, ак мамыктай күперенгән кар өстенә тамалар… Һавада яз сулышы… Йөрәктә озак яшәү, яңа бәхетләргә ирешү өмете… Мондый көнне сугыш та каты, үлем дә күп була, гадәттә…
17 февраль
(Кыскартып күчерәм.)
Кичә кич белән безнең ротага пленга төшкән дүрт немец солдатын китергәннәр иде. Бүген шуларны кухняда күрдем. Ашап утыралар. Безнекеләр, 7–8 кеше, аларны чорнап алганнар һәм ашауларын зур игътибар белән карап торалар… Немецлар бик кызганыч кыяфәттә күренәләр. Дүртесе дә бик яшьләр. Өсләрендә юка, сәләмә шинель, башларында җәйге пилотка, аякларында итек өстеннән кигән иләмсез зур каталар… Һәркайсының чәчләре җиткән, йөзләре ак… Кулы мәҗрух, күзлеклесе бөтенләй бала кыяфәтендә… Ләкин алар безнекеләргә бик тыныч, бер дә шүрләмичә, ничектер ышанып карыйлар. Безнекеләр дә гадәтләре буенча сүгенмиләр дә, ачу да күрсәтмиләр, сүзсез генә карап торалар… Повар исә аларны көчли-көчли күбрәк ашарга кыстый… Немецларның берсе баш бармагын авызына куеп, эчәсе килгәнен аңлатты. Бер иптәш котелок белән су китереп бирде… Бу күренешнең тәэсире кызык кына иде: гүя бернинди сугыш та, дошманнар да юк кебек… Чыннан да, бу дүрт немецта аз гына булса да гаебен тою, оялу, вөҗдан газабы дигән нәрсә бар микән?..
23 февраль
Кичә һәм бүген дошман самолётлары зур активлык күрсәттеләр. Корбаннар һаман булып тора.
Бүген безнең станциягә ташланган бомбадан 6 кеше үлеп, 13 кеше җәрәхәтләнде… Платформа өстендә торган бер тракторны әллә кая кадәр күтәреп ыргыткан.