25 февраль
Якындагы станцияне дошман самолётлары бик каты бомбага тоттылар. Алар 4 мәртәбә безнең баш очыбызга әйләнеп килделәр. Һәр килүләрендә дистәләп ыргытылган бомба һәм пулемёттан сиптерү… Һәркемнең нервлары бик җигелде… Агарынган йөзләр, калтыранган иреннәр… Безнең бер иптәшне җәрәхәтләде, берәү һәлак булды.
…Дәһшәтле көн үткәннән соң, кич белән баракның зур, салкын бер бүлмәсендә тавышлы кино күрсәттеләр. Картина «Концерт-власть» дип атала иде. Д. Ойстрахны, И. Козловскийны тыңладым, Лепешинскаяны күрдем. Балет «Аккош күле» иде. Картина миңа бик ошады. Тормыш иң вафасыз, иң кабахәт дәһшәтләрне дә гөлләр белән бизи белә…
Йотлыгып Сенкевичның «Без догмата»сын укыйм. Ифрат ошый. Мәгънәгә, хисләргә бай әсәр.
7 март
Без янә яңа урында. Бу инде дошманнан бушаган җир. Хәзергә тынычлык. Хәер, дошман без килгәнче үз эшен эшләп өлгергән инде…
Яз аеның беренче көннәре каты суыклар белән башланды.
13 март
Бүген суык, буран. Яз килергә ашыкмый. Хәер, мондый һавадан зарлану юк. Киресенчә, һаман шулай булып торуын телиләр. Кичә аяз иде һәм дошман самолётлары безне яхшы ук «сыйлый» киттеләр. Бүген станция тирәсендә бик күп ат гәүдәләре аунап ята. Бу мәхлуклар фронтта эшләп хәлсезләнгәч, авыргач, ял өчен тылга кайтып баралар иде…
…Бушлык… Һичнәрсә турында уйлыйсы килми… Дөнья тарихының бөек көннәре!.. Ә иртәгә нәрсә буласы белән кызыксынырга ирендерә. Бу хәл күп кешеләрдә сизелә. Уйлау ничектер авыр йөк булып тоела башлады.
«Человеческая душа, точно пчела, которая ищет сладости даже на горьких цветах» (Г. Сенкевич. «Без догмата»).
15 март
Кичә һәм бүген үткен пычак шикелле кисә торган җил… Бу җил тәнне генә түгел, йөрәкне дә өшетә кебек… Кичә дошман самолётлары өч тапкыр килеп, бомбага тотып киттеләр. Зарар һәм корбаннар шактый булды… Безнең бер иптәшнең бары аркасы гына торып калган иде. Башын эзләсәләр дә таба алмадылар.
Бүген бер иптәш үлекләрнең кесәләреннән вак-төяк әйберләрен җыеп алып кайтты. Кешенең кесәсеннән ниләр генә чыкмый: өеннән килгән хатлар, тузган бумажник белән акчасы, чүпрәккә төргән сабын кисәге, тәмәке янчыгы, берничә кара сохари, ниндидер каеш кисәкләре, кадаклар, атылган гильзалар… Нәрсәгә кирәк булгандыр алар бичарага?!
Кич белән сүз һаман сугышның кайчан бетүе турында булды.
20 март
…Каяндыр шушындый хәбәр таралган: имеш, 22 мартта сугыш бетә икән… Кычкырып торган уйдырма булуына карамастан, бу хәбәр күпләрнең теленнән төшми. Күрәсең, күңелләренә якын ялганнан аерыласылары килми.
21 март
Бүген иртәнге ашка дошман самолётлары килеп җиттеләр. Кызык хәл, каргалар, самолёт тавышын ишетүгә, көтүләре белән һавага күтәрелеп, кычкыра-кычкыра оча башлыйлар. Бичаралар, үлемнән алар да куркалар…
Үлгән вакытта кешенең уена бөтен үткәне һәм якыннары килә, диләр. Белмим, ничектер… Ләкин туктаусыз үлем куркынычы астында йөргән кеше үткәнен дә оныта, киләчәге турында уйларга да иренә… Кеше ничектер үзендә авыр бер бушлык тоя, уйлыйм дисә дә, уйлый алмый… Еш кына аның йоклыйсы гына килә…
25 март
Хәзергә тынычлык. Сугыш, үлем барлыгын акыл гына исендә тота.
31 март
«Местам и годам нет возврата» (Пушкин).
Кайчан башыма «кешелек дөньясының бөтен фаҗигасе кешеләрнең кыска гомерле булуларында түгелме икән» дигән җүләр уй килә.
Мин күрәм: сугыш – һәркемнең чын табигатенә каршы чиркандыргыч бер нәрсә… Бу, минемчә, бөтен дөнья, бөтен халыклар өчен дә шулай… Шул ук вакытта бөтен илләрнең халыклары җылап, сыкрап, сугышны нәләтли-нәләтли сугышалар… Йә, моңардан да зур фаҗига булырга мөмкинме?!
6 апрель.
Язның сөенече аз. Көн аяз булган саен, куркыныч шулхәтле көчлерәк… Зәңгәр күктән иңгән сөенеч, дәрт нурларына төренеп, гүя үлем килә. Кичә безне иң әшәке рәвештә бомбага тоту булды.
Үлемне белмәгән кеше аңардан курыкмый яки еш очраткан кеше аңарга ничектер ияләшә. Үлем белән очрашуның бик ансат булуын белгән, ләкин ияләнергә өлгермәгән кеше исә аңардан бик курка.
9 апрель
Бүген сыерчыклар килделәр.
11 апрель
Өч-дүрт көн тыныч кына торганнан соң, бүген безне янә һавадан бик каты «сыйлап» киттеләр.
Аз гына томанлы, җылы, талгын көн иде… Бүрәнәләр өстендә ак кәҗә аякларын сузып йоклап ята… Бер өйдән патефон тавышы ишетелә. Тереклек – таза үскән олы бер чәчәк ул… Үлем исә ара-тирә кинәт исеп куйган зәһәр җил… Җил чәчәкнең берәр яфрагын өзеп китсә дә, аны бервакытта да ега-сындыра алмый…
13 апрель
Кояшлы тын иртә… Талпынып-талпынып сыерчыклар сайрыйлар. Юка боз астыннан чылтырап елгачыклар ага… Җир ашыкмыйча гына тирли, парлана.