Выбрать главу

Сугыш?.. Юк ул!.. Бу минутта һәркемдә бала йөрәге, ә бала йөрәге хәтәр барын белми, беләсе дә килми.

16 апрель

Бүген мин үлемгә бик якын булдым, бомба миннән бер 15 метрда гына шартлады.

24 апрель

Бүген дошман үзенең бомбасын без торган җиргә төбәп ыргытты. Бер бомба атлар сараеның почмагына эләкте. Хайваннар кычкырмыйча, сукранмыйча соңгы сулышларын алып яталар. Бер атның корсагы тишелеп, эченнән карта-эчәкләре чыгып, асылынып тора иде. Ат сарайдан үз аягы белән чыкты… Әкрен генә атлап китте, бераз баргач туктап, башын борып, актарылып чыккан эченә карап торды да, ашыкмыйча гына таза ягы белән җиргә ятты… Командир, килеп, аның маңгаена атты һәм атыбыз, шулай кирәк дигәндәй, тыныч кына җан бирде.

…Ат җигеп торган солдатның башын да, аякларын да таба алмадылар. Кесәсеннән күптән түгел генә төшкән фотосы чыкты… Хәзер ул миндә… Ничек кенә итеп мин аны гаиләсенә җибәрим икән?!

Нигъмәт исемле солдатка Башкортстанда яшәүче сеңлесе Шәрифәдән килгән хаттан бер өзек:

«Сезки сөекле дөньяда иң якын күргән кадерле абыем, сиңа безки туганың Шәрифәдән күңелемнең иң нечкә җирләреннән парланып чыккан ялкынлы саф сәламемне җибәреп, алма бакчасында төрле матур гөлләргә кунып, тирән уйларга чумып сайраган сандугач-былбыллар санынча сагынып, саргаеп, абыем, синең нурлы йөзләреңне бер күрергә зар-интизарлар булып, өзелеп, күп сәламнәремне, абыем, сиңа бүләк итәм…»

Йа Хода! Нинди бәгырь өзгеч тирән сагышлар яткан кеше күңеленең төпкелләрендә! Бу хатны Нигъмәт абый түш кесәсендә догалы бер бөти итеп йөртәчәктер, мөгаен… Бәлки әле, аңа туган иленә исән-сау кайтырга да насыйп булгандыр… Һәр солдатның иң яшерен бердәнбер теләге шул иде бит!

30 апрель

Кичә салкын иде… Бүген иртә белән кар яуды. Җир өсте янә ап-ак булды… Көн уртасына таба һава ачылды, кояш чыкты. Кар ашыга-ашыга эреде. Җир парлана, һава җылына, һәм язның куркынып агарган йөзе дә нурланып елмайган кебек булды…

Кәеф тә бүгенге һава кебек иде… Иртәгә бәйрәм дигән уйдан ул иске гадәт буенча куанып та карады, әрнүле сагышка да бирелде, өметләнеп, гамьсез дә булырга тырышты… Ләкин ерактагы хәрәкәтсез зәңгәр офык шикелле һаман да бер ялкау моңсулыкка төренеп кала бирде.

Кичке тынлык… Ә шулай да «Галиябану» – бик матур көй…

6 май

Беренче май көннәре үтеп китте… Яз артта калган кебек… Кичә көн буена зәһәр, суык җил исте… Бүген исә җир өсте тагын ап-ак кар… Әле дә һаман явып тора.

Кайберәүләр 4–5 көн буена баш күтәрмичә эчтеләр. Безнең старшина 4 көн буена кайда кунганын, наганын кайда югалтканын, кем белән сугышканын белмичә йөрде. Кансызлык, авызын ачкан саен сүгенү дә алдашу, урлашуны иң мактаулы егетлектән санау – менә аның чын йөзе… Аның ул «егетлекләрен» һәркем белә, ләкин күпләр аңа каршы сүз әйтүдән саклана: көчле белән көрәшмә, янәсе. Әмма шул кабахәтне көчле дип тану өчен никадәр түбән һәм куркак булырга кирәк.

Ә менә Чакмагыштан бер иптәшне, рөхсәтсез 50 грамм аракы алып эчкән өчен 5 елга хөкем итеп, алгы сызыкка җибәрделәр… Гомумән, бездәге хаклыкны «Аучының сарыгын кем ашаган?» мәсәле белән бик яхшы аңлатып бирергә була.

7 май

Менә икенче көн инде дошман самолётларының һавада күренгәннәре юк. Алар күренмәгәч, күпләргә сугыш та юк булып тоела башлый.

Безнең солдатлар арасында каяндыр төрле хәбәрләр дә тарала башлады инде, имеш, немецлар солых сорыйлар икән, май аенда сугыш, һичшиксез, бетәргә тиеш, безнең фронттан солдатларны өйләренә җибәрә дә башлаганнар, имеш… Мондый хәбәрләрнең көче шундый зур ки, кешеләр сүзләрен әйткәнче иң элек ирексездән бөтен битләре белән җәелеп елмаялар… Чыннан да, әгәр шуннан сугыш кинәт туктап куйса, кайберәүләр куанычларыннан акылдан шашарлар иде бугай.

…Язучы бервакытта да искренно (татарчасын эзләп торырга вакыт юк) була алмый… Башына килгән берәр нәрсәне язарга утыру белән, әйтерсең ниндидер бер күзгә күренмәс көч каләменең очыннан тотып ала да, язучының чын уйлары белән артык хисаплашмыйча, үзенчә йөртә дә башлый.

Кешенең тел байлыгы акыл байлыгыннан артта калып йөрми микән?.. Алай дисәң, Толстой бар, Ленин бар…

10 май

Кичә без торган җирне иң әшәке рәвештә бомбага тоту булды. Бүген инде күпләр үзләренең моннан бер-ике көн элек кенә «сугыш бетә» дип балаларча куануларыннан оялып йөриләр.

Соңгы көннәрдә сугыш үзенең усал чыраен тагы да ачыграк күрсәтә башлады… Кай көннәрне һава һөҗүме безне бөтенләй җиргә кадаклап куя.

Бер бомба мин яшеренгән окоптан 2–3 метрда гына төшеп шартлады… Бәләкәе булгандыр, ахрысы…

Искәрмә. Шушы урында бу «көндәлек» шактый озак вакыт өзелеп тора (Фронтта бөтенләй дә өзелүе мөмкин ич!)… Бары дүрт айдан соң гына мин тагын язгалый башлаганмын. Фронтта сугышның тыныч торган чагы иде, без дә бөтен җәебезне Охват дигән зур гына күл буендагы кара урманда, караңгы землянкаларда эшсез ятып үткәрдек.