Выбрать главу

24 август

Өч ай ярым вакыт кызу, ләкин сизелмичә аккан су шикелле үтте дә китте. Бу вакыт эчендә ниләр булды?.. Әгәр тыныч яткан күлдәге балыкларның ара-тирә генә чумып куюын хәтерләткән вак-төяк вакытларны бергә җыйсаң, шулар җәйнең бер озын көненә сыеп бетәр иде, мөгаен… Калган вакыт исә нәрсә белән тутырырга мөмкин булмаган ниндидер бер бушлыктан гыйбарәт. Әйләнә-тирәбездәге җанлы табигать тә бездән читтә кебек, без аны ничектер тоймыйча яшибез. Ара-тирә тукранның агач чукыган тавышы яисә берәр тиеннең ботаклар селкетеп бер агачтан икенче агачка сикерүе генә безне кайчагында барган җиребездән туктап калырга мәҗбүр итә, һәм без әйләнәбездәге шушы тере сулышлы, серле табигатькә яңа гына күргәндәй гаҗәп- ләнеп карыйбыз. Әмма бик тиз янә онытабыз… Ни өчен бу болай?..

Бүген беренче мәртәбә айлы кичне күрдем. Тулган ай күл аръягындагы караңгы агачлар өстендә түп-түгәрәк зур бер сары тап булып хәрәкәтсез генә тора. Аңардан нур таралганы һич тә сизелми; әйтерсең сыек зәңгәр күлне түгәрәкләп тишкәннәр дә, кәгазь ябыштырып, артына лампа яндырып куйганнар.

…Кичке табигатьнең хәрәкәтсезлегенә һәм тынлыгына искитәрлек иде. Әгәр җирдән, судан сизелер-сизелмәс җылылык бөркелеп тормаса, аны тәмам үлгән дип уйларга мөмкин булыр иде. Мин юри басмага төшеп, тирә-юньгә бик озак колак салып тордым. Судан булсын, агачлардан булсын, ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен, ник бер зәгыйфь кенә хәрәкәт барлыгы сизелсен!.. Бу тынлык, бу хәрәкәтсезлек шулкадәр тирән иде ки, хәтта минем сулыш алуым табигатьнең бу бөек тик торуын боза кебек тоела иде үземә…

8 ноябрь

Бөек Октябрь революциясенең 25 еллыгын үткәрдек. Былтыр бу бәйрәмне мин бер авылның кара мунчасында ялгыз каршы алган идем. Инде бер ел үткәнгә һич ышанасы килми. Бәйрәмнәрнең килеп китүе гомернең никадәр тиз үткәнен генә күрсәтә. 1917 елны миңа сигез яшь иде, хәзер утыз өч яшь.

Кичә бераз аракы һәм самогон эчтем. Ихластан сөйләшергә бер генә дә якын кеше юк…

Кичкә таба ике дошман самолёты килеп берничә бомба ташлап киттеләр. Безнең яңа начальник башына бомба кыйпылчыгы тиеп һәлак булды. Безгә килүенә бер 15 кенә көн иде. Мин аны юньләп күрмичә дә калдым.

Кич белән кәеф начар иде, һәм әрнетеп эч пошты.

Юлбашчының кичә сөйләгән сүзләрен безнең ишеткәнебез юк әле. Көтәбез.

Быел һәркем дошманны тизрәк тар-мар итү, җиңү теләге белән яна.

Былтыр исә тизрәк сугыш бетсен өчен җиңелүне теләүчеләр дә юк түгел иде.

25 ноябрь

Соңгы хәбәрләр кешеләрнең йөрәкләрен дә, хыялларын да канатландыра. Аларда шундый көчле теләк ки, дошман белән эшне, мөмкин булса, бер айда, бер атнада, бер көндә бетерерләр иде. Чыннан да, күпләрдә сугышның бетүе бик тиз булыр дип уйлау көчле… Тик аерым кешеләр генә хыялларын йөгәнләбрәк тоталар, вакыйгалар турында салкын кан, айнык акыл белән уйларга тырышалар. Алданудан сакланалар булса кирәк… Шулай да сугыштан тую кешеләрнең теләкләрен бик нык берләштерә…

Сугыштан соң булачак тормыш белән кызыксыну юк дәрәҗәдә аз. Ләкин бер кызыклы сөйләшү булды. Соңгы хәбәрләр турында сөйләшеп утырганда, үзеннән-үзе бер сорау туды: бу сугыштан соң яңадан сугыш булырмы?.. Тынычлык дәвере озак дәвам итәрме?

Сөйләшүчеләрнең фикере шул иде: тынычлык дәвере шактый озак булыр… Һәрхәлдә, соңгы ике зур сугыш арасындагы дәвергә караганда да озаграк дәвам итәргә тиеш. Ләкин барыбер, иртәме-соңмы, яңа сугыш тагын да катырак сугыш булачак… Әлбәттә, безнең белән калган илләр арасында.

«Человек, которому плоть дороже его чести – низкий тип» (Автор неизвестен).

Бу сүзләрнең мәгънәсен мин аеруча тирән аңлыйм.

«Гений никогда не упреждает своего времени, но всегда только угадывает его не для всех видимое содержание и смысл» (Белинский).

Әгәр мин бөтен уйлаганымны әйтеп бетерә алмасам, димәк, мин ирекле, хөр кеше түгелмен.

29 гыйнвар, 1943

Үткән төнне дошман самолёты станциягә бары бер бомба ташлап китте. Ләкин бу бер бомбаның афәте бик зур булды. Дистәгә якын вагон янды. Мин вагон астында янып яткан кешеләрне күрдем. Өч кеше тәмам янып беткәннәр иде. Бик кечерәеп калган һәм кеше гәүдәсе икәнен кара кисәүләрнең ни рәвештә ятуыннан гына белергә мөмкин иде. Шул кисәүләр уртасында, тәрилкәгә салган шикелле, кешенең эчәкләре өелеп ята!.. Ак-сары эчәкләр күмерләнгән кара кисәүләр уртасында!.. Мин моны бервакытта да онытмам!

Кешеләргә нәрсә кирәген белеп була, ә менә кешегә нәрсә кирәк?

Безнең гаскәрнең соңгы зур җиңүләре уңае белән сугышның язмышы турында уйлану, хыяллану, сөйләнү тагы да көчәя төште.

Мин каршымда утырган иптәшкә сорау бирәм:

– Әгәр немецлар бер җирдә дә безнең һөҗүмне туктата алмасалар, һәр фронтта аларны чорнап алу, кырып бетерү дәвам итсә, гомумән, немецларның безгә каршы фронты туракланып бетсә, немец армиясендә тоташ җимерелү һәм бөтен җирдә дә тәртипсез качу башланмасмы?

Иптәшнең җавабы кыска:

– Юк, немец армиясеннән моны көтеп булмый.

Мин сорыйм:

– Әгәр Германия үзенең көчен союзниклар көче белән чагыштырып карау нәтиҗәсендә безне һәм союзникларны җиңә алмаячагын төшенсә, якын киләчәктә капитулировать итмәсме?

Иптәш янә бик мәгънәле генә итеп җавап бирә:

– Германиянең капитулировать итүе җиде кат җир астында әле… Алар хәзергә Мәскәүдән 150 километрда гына торалар.

Иптәш – салкын акыл кешесе, ә мин хыялланырга яратам.