Выбрать главу

Кешеләргә нәрсә кирәген белеп була, ә менә кешегә нәрсә кирәк?

Безнең гаскәрнең соңгы зур җиңүләре уңае белән сугышның язмышы турында уйлану, хыяллану, сөйләнү тагы да көчәя төште.

Мин каршымда утырган иптәшкә сорау бирәм:

– Әгәр немецлар бер җирдә дә безнең һөҗүмне туктата алмасалар, һәр фронтта аларны чорнап алу, кырып бетерү дәвам итсә, гомумән, немецларның безгә каршы фронты туракланып бетсә, немец армиясендә тоташ җимерелү һәм бөтен җирдә дә тәртипсез качу башланмасмы?

Иптәшнең җавабы кыска:

– Юк, немец армиясеннән моны көтеп булмый.

Мин сорыйм:

– Әгәр Германия үзенең көчен союзниклар көче белән чагыштырып карау нәтиҗәсендә безне һәм союзникларны җиңә алмаячагын төшенсә, якын киләчәктә капитулировать итмәсме?

Иптәш янә бик мәгънәле генә итеп җавап бирә:

– Германиянең капитулировать итүе җиде кат җир астында әле… Алар хәзергә Мәскәүдән 150 километрда гына торалар.

Иптәш – салкын акыл кешесе, ә мин хыялланырга яратам.

20 март

Без Великие Луки шәһәрендә.

Иң беренче уй: кеше нәрсәгә остарак – төзергәме, җимерергәме?.. Шәһәрдә бер генә исән калган телеграм баганасы да юк ичмасам!

Кешелек дөньясының бөтен тарихы буена җыйган акыл һәм рухи байлыгы адәмнәргә нәрсә бирде? Шушы сугышнымы?

Кеше үз-үзен алдамыйча тора алмый булса кирәк… Һәм озак та үтмәс, шушы сугышны да законлаштырырга, кешелек дөньясының үсеше өчен кирәкле булган чарасыз бер баскычы итеп күрсәтергә тырышырлар.

Менә ике ай буена шәһәрдәге үлекләрне җыеп бетерә алмыйлар. Элек кеше мәче үләксәсе яныннан да чирканмыйча үтә алмый иде. Хәзер исә үлгән солдат җимерек шәһәрнең бер чүбе булып ята бирә. Әйләнеп караучы да юк. Немец үләксәләре яныннан көлеп, сүгенеп үтәләр… Кызганыч, менә үзебезнекеләрнең гәүдәләре урам буйларында айлар буена аунап яталар… Ә без бит алар хакында күпме мактау сүзләре язабыз!

Без урнашкан ватык йорттан 100–150 метрда гына бер олы өем үлекләр ята иде. Шуларны бомба чокырына ташлап, бик юка гына итеп күмделәр. Хәзер шул җиргә көн саен каргалар көтүе төшеп утыра.

23 март

Кичә дошман снарядыннан ике кешебез җәрәхәтләнде. Бүген аты белән үлекләр ташып йөргәндә, кызылармеец Ефимов мина шартлавыннан һәлак булды. Минага арба арткы тәгәрмәче белән менгән булса кирәк. Арбадагы үлекләр кисәкләргә өзгәләнеп һавага очалар. Арба янәшәсендә дилбегә тотып барган Ефимовның битен, ярты башын актарып ташлый… Ат исә ничектер исән кала.

Ефимов бик юаш, аз сүзле, әйбәт кеше иде. Без аның белән 42 нче елның гыйнвар башыннан гел бер частьта булдык. Бичара, минем белән очрашкан саен, «Исәнме, писарь» дип дәшмичә калмый иде.

27 март

Безнең союзниклар, имеш!.. Бу «союзниклар» безнең халыкның йөрәгендә хәзер ниләр кайнаганын аз гына белсәләр иде, ичмасам! Һәр үткән көн белән безнең кешеләрдә аларга каршы ихтыярсыз ачу кабара, йөрәкләрендә нәләт үсә. Аларның икенче фронт ачып безгә ярдәм итүләренә беркем дә ышанмый, ә сүз белән юатуларына оятсыз алдау дип карый. Чөнки алар тарафыннан сөйләнгән сүзләрнең безнең бер корбан бәясенә дә тормаганын һәркем бик яхшы аңлый.

…Күпләрдән минем: «Англиягә каршы сугышсак, ирекле булып сугышырга барыр идем», – дип әйткәннәрен еш ишетергә туры килде.

Сыерчыкның сызгыруы кайчагында пуля сызгыруына охшап куя.

Мин постка йөри торган юлдан 10–15 метрлар читтә алты немец солдатының мәетләре череп ята. Алар әйләнәсендә җирдән беренче яшь үлән баш күтәреп чыгып килә… Һавада сабан тургайлары кояшка каршы очып-талпынып сайрашалар…

«Йә, комрадлар, яз матурмы?» дип дәшәсе килә… Тәүбә, тәүбә!..

Бүген Пасха бәйрәме… Кайчандыр кешеләрнең балаларча шатлана торган көне иде. Бу гадәт күптән үтерелде. Һәм менә бүген кеше шатланасы урында үзен хәзерге олы бәхетсезлекләрнең гаепчесе итеп тоя… Уңайсыз, читен, гүя шатлану хакы бөтенләйгә югалган…

Повар безгә ит сумсасы пешереп маташа. Аның бик бәйрәм итәсе килә, кешеләрне бик теләп сыйлыйсы килә, тик алар бүген бәйрәм дип белсеннәр, тойсыннар, куансыннар гына иде. Кичә ул үзе:

– Ну, иртәгә Пасха!.. Мин барыгызны да сыйларга тиеш, – диде.

Без аның өчен бәйрәмнең мәгънәсе идек… Ә без сумсаның пешкәнен түземсезлек белән көтәбез, ләкин арабыздан «бүген бәйрәм бит, егетләр!» диюче юк.

Мин мунча кереп чыктым. Минем тәнем чиста, җиңел, ул яши, тоя… Ә менә мунча юлы өстендә немецлар һаман череп яталар.

Сугышның кагыйдәсе шул инде. Бүген берәүләр йөри, икенчеләр аларның юлы өстендә череп яталар. Иртәгә, кем белә, тәннең чисталыгына, җиңеллегенә сокланган кеше аяк астында аунап ятар, ә башкалар бер дә үлмәстәй булып йөрерләр.

«Я не позволю тащить меня на верёвке даже в рай…» (М.Горький «Чудаки»). Сүз дә юк, һәйбәт әйтелгән!..