Искәрмә. 1943 елның җәен без Великие Луки белән Невск арасындагы авылларда торып үткәрдек. Безнең фронтта һөҗүм сугышлары да шактый вакыт тынып торды. Бу, ихтимал, Латвиягә бәреп керер алдыннан зур хәзерлек, күп көч туплау белән бәйләнгән булгандыр… Шул сәбәпле минем кыска гына язмаларымда да сугыш юк диярлек. Ара-тирә ишеткән-күргәннәремне генә язып куйгалаганмын.
Бүген 22 июньдә бу тирәдә яшәүче халык печәнгә төште. Бер авылдан кайтышлый, мин бер төркем печән чабучыларны күрдем. 13 кешенең берсе – карт, уникесе хатын кыз… Алар торналарча тезелешеп, ашыкмыйча гына чабып баралар. Аякларын аерып куеп, бөгелмичә, җиңел, иркен чабалар… Кайчак туктап, чалгыларын кайрыйлар. Кайракларын кайда тоталардыр – күрмәдем. Безнең агайлар ыштан бөрмәләренә яки тула оек балагына тыгып куялар иде.
Яланнан бал исе килә.
Авылдан кайтышлый бер Җаек татарын очраттым. Алгы сызыктан авырып госпитальгә китеп бара. Очрашу кыска гына булса да, шактый сүз сөйләп өлгерде.
– Дүрт тапкыр сугышка кердем, бер генә тапкыр ранен да булмадым ичмасам, – ди… – Мин үзем нестроевой, ашказаным авырый, йөрәкнең дә рәте юк. Шуның аркасында мине һаман позициядән артка таба озаталар. Ә мин артта тора алмыйм, эчем поша, йөрәгем ярсый… Рапорт бирәм дә кире алгы позициягә кайтам. Менә бишенче тапкыр сугышка керү нияте белән барган идем, бәхетсезлеккә каршы, оборонада яталар икән. Чын сугыш юк, тик шунда бер-берсен үчекләп вакыт әрәм итәләр… Көтеп ята торгач, янә авырый башладым… Ахырда командирга әйттем: мин болай мылтык кочаклап ята алмыйм, разведкага җибәрегез, йә шунда үлеп калам, йә медаль алып чыгам, дидем. Көлә, мәлгунь!.. Сине, ди, кире артка җибәрәбез, әгәр яңадан терелеп кайтсаң, шул кайтуың өчен генә медаль бирербез, ди… Нишлисең, китәргә туры килде… Ленинград фронтында бер ай буена яман кызу сугыш эчендә булдым, күпме халык кырылып бетте, әллә ничә тапкыр пополнение килде – алар эреп бетә торды, ә миңа бернәрсә дә булмады. Тагын авырып чыгарга туры килде… Иптәшләр көләләр: ну, Галиев, өеңә хаҗдан кайткан шикелле кайтасың инде, диләр. Алар мине бөтенләйгә кайтып китә дип уйлаганнар. Чынлап та, миндә сугыштан алып чыккан өч немец сәгате, ике немец итеге бар иде… Йөри торгач, барысын да югалтып бетердем… Шулай, парин!.. Иллегә җитеп киләм инде, ә позициядән башка җирдә үземә тынычлык таба алмыйм.
Мин сорыйм:
– Илеңә кайтасың киләме?
– Килмәгән кайда ул!.. Йөгерә-йөгерә кайтып китәр идем… Миңа шул икесенең берсе булсын: йә өйгә, йә позициягә!..
Карабодай кыры яныннан үттем. Ул умарта шикелле гөжләп тора иде. Аның һәрбер ак чәчәгендә бал корты утыра.
Урамда балтырган көпшәсе табып ашадым. Мин башта аны танымадым. Тик пәке белән кисеп алып, әрчеп ашый башлагач кына тәменнән таныдым… Малай чактан ук үз кулым белән өзеп ашаганым юк иде.
Сугышның безнең территориядә бетүе дә бик мөмкин. Ләкин җиңү союзниклар тарафыннан булганга күрә, герман гаскәрләрен безнең җирдән чыгарырлар.
Июнь аенда безнең ротадан шактый халык алгы сызыкка озатылган иде… Хәзер кайберләренең җәрәхәтләнүе яки үлүләре турында хәбәрләр килә башлады… Әле күптән түгел генә киткәнгә күрә, аларның тере кыяфәтләре күз алдында саклана.
Фронтларда безнең уңышлар зур булган саен, икенче фронтның ачылу ихтималы ераклаша бара. Кара реакция Гитлерның безнең тарафтан тар-мар ителүен теләми булса кирәк.
Җәй үтте…
Көн шактый кыскарды. Хәзер караңгы төшүдән алып яктыра башлаганчыга кадәр йокыны тәмам туйдырып була… Иртә-кичләрен суык була башлады. Кеше әкренләп җирдән, табигатьтән ераклаша.
Яланнар бушап калды… Ялгыз моңаеп калган җир үзенең яңа хуҗасы кышны көтеп алалмыйча интегер кебек… Болыннардан кешеләр эшләрен бетереп күптән киттеләр. Тик анда сирәк-мирәк башларына корыган чыбык кадаган кибәннәр генә торып калдылар… Килер вакыт, ул кибәннәр әйләнәсендә уралып бураннар уйнар… Хәзер исә ялгыз күбәләк, сөйгән чәчәген эзләп, кая кунарга белмичә аптырап очынган була.
Иртәләрен җир куе салкын ак томанга төренә. Һәр көн кичегеп чыккан кояш шул томан аша гүя теләр-теләмәс кенә күтәрелеп маташа. Көн уртасында ул юмартланып балкыса да, әүвәлгечә табигатькә җан өрә алмый инде… Бары аның җылык-йомшак нурлары белән җир өстенә хәлсез ялкаулык, моңсу талгынлык кына җәелә. Дөнья төпсез, дәртсез бер уйга чумган кебек… Әйе, җәй үтте.
«Бауның – озыны, сүзнең кыскасы яхшы» («Хаҗи Морат»тан).
Кеше үзендә зур эшләргә көч һәм сәләт барлыгын сизә. Ләкин ул кечкенә эшләр колы булып яшәргә мәҗбүр. Чөнки аның заман хорына (күмәк җырга) катнашырга тавышы ярамый… Яки аңарда әрсезлек белән ялагайлык җитәрлек булмый. Менә шундый кешеләрнең бозылуларын һәм бик бозык булуларын күп күргәнем бар.