Выбрать главу

Илдә иҗтимагый һәм сәяси тормышның какшавы яки бер эзгә ныклап төшеп җитмәве нәтиҗәсендә бозыклыкның гомуми төс алуы, «халыклашып» китүе бик мөмкин. Шулай ук фаҗигале вакыйгалар чорында (мәсәлән, сугыш вакытында) бозыклыкка каршы көрәш йомшарып, ул афәт корчаңгы чиредәй үзеннән-үзе тарала башлый. Билгеле, халыкта тормыштан гомуми ризасызлык үсүе дә аның таралуына бик нык ярдәм итә.

Минем атай карт сөйли торган иде:

– Таң Чулпаны калыкмыйча, таң әтәче кычкырмыйча торып, кеше сәфәргә чыкмый иде. Таң әтәче тавышыннан төнлә йөргән бөтен җен затлары качып бетәләр… Бөтен дөнья әтәчләре бер үк вакытларда – төн уртасында, таң атканда, көндезге сәгать 12 дә кычкыралар. Күктә Алланың бер әтәче бар, алар шуның тавышын ишетеп кычкыралар, имеш.

9 март, 1944

Өч төрле шик безнең кешеләрнең йөрәгендә саклана:

1. Кырык дүртенче елда сугышның бетүенә ышанмау.

2. Союзникларның кырык дүртенче елда икенче фронт ачуларына ышанмау.

3. Безнең белән союзниклар арасында чын дуслыкның булуына ышанып бетмәү.

Кем белән генә сөйләшергә туры килмәсен (солдаттан алып офицерга чаклы), шушы өч төрле шикне теге яки бу рәвештә әйтмичә калмыйлар. Матбугат ышандыруларына карамастан, халыкта мондый шикләрнең яшәве, кешеләрнең үзләренчә уйларга тырышуларын күрсәтә.

Сугышның тизрәк бетүен теләү һәм сугышны тизрәк бетерергә тырышу өчен, безнең халык татыган ике нәрсә Англия һәм Америка халыкларына җитми булса кирәк:

1. Бу сугыш китергән газап, бөлгенлек һәм бу сугыш йоткан корбаннар.

2. Дошманга карата булган ачу-нәфрәт.

Әгәр шушы ике нәрсәне алар безнең халык күргән, хис иткән дәрәҗәдә күрсәләр, хис итсәләр иде, һичшиксез, сугышның тизрәк бетүен якынлаштырырлар иде.

Ач бала тук баладай уйнамас,

Тук бала һичнәрсә турында уйламас (Казах мәкале).

«Я ненавижу ложь и насилие во всех видах» (Чехов).

Бөек әдип! Рөхсәт итегез Сезнең бу сүзләрегезгә бөтен тәнем-җаным белән кушылырга.

Июль

Безнекеләр Латвиянең түренә үк кереп киттеләр. Латвиягә барып кайткан кешеләр, андагы крестьяннарның сигезәр сыеры бар, дип сөйлиләр. Аларда колхоз булырмы икән, юкмы икән дип кызыксыналар…

Бүген шуннан кайткан бер мәҗрух сержант белән сөйләштем… Немецлар үзләре артык каршылык күрсәтмиләр, бигрәк тә власовчылар һәм латышлар нык каршы торалар, усал сугышалар, дип сөйләде ул… Кулга төшкән власовчыларны безнекеләр шунда ук атып үтерәләр икән.

Бүген (29 июльдә) кыска гына бер төш күрдем.

Бик күп халык поездда китеп барабыз, имеш. Бермәлне вагон тәрәзәсеннән карасам, алда юлның рельслары юк, имеш. Ләкин поезд, тизлеген һич әкренәйтмичә, рельссыз юл белән китте дә барды… Юл бик начар, чокырлы-чакырлы… Вагоннар, авып китәрдәй булып, әле бер якка, әле икенче якка селкенәләр… Ләкин бу начар юл озын булмады. Паровоз, яңадан рельслы юлга чыгып, шәп кенә китеп барды, һәм озак та үтмичә, без бер станциягә җитеп тә туктадык…

Бу төшне торгач, казах солдатларга сөйләдем. «Барысы да яхшы, бик яхшы!» – диештеләр һәм төшне тиздән сугыш бетүгә юрадылар. Аннары төшнең чынга чыгуын теләп, кул күтәреп дога да кылдылар.

«Заря сияла, на востоке, и золотые ряды облаков, казалось, ожидали солнца, как царедворцы ожидают государя…» (Пушкин, «Барышня-крестьянка»).

Кешенең бәхете белән бәхетсезлеге, бергә култыклашып, артыннан ияреп йөриләр.

1944 ел. Сентябрьнең егерме тугызы… Айның янә бер көне калды… Калган бер көн эчендә сугыш бетмәс дип әйтсәк, шаять, ялгышмабыз. Шулай итеп, бик күпләрнең сентябрь сугышның соңгы ае дип юраулары дөрескә чыга алмады. Сугыш октябрьдә дә дәвам итәргә булды.

Инде октябрь турында юраулар башланды. Коммунист Акшаловның төшенә караганда, сугыш 7 октябрьдә бетәргә тиеш, янәсе… Солдат Байәхмәтов октябрьдә бетүе турында яз көне үк бер төш күреп куйган, имеш… Күпләр исә төшләр юрап маташмыйча да, фронтлардагы җиңүләргә карап, сугышның октябрьдә бетеп куюы да мөмкин, диләр… Кайберәүләр Октябрь революциясе бәйрәменә кадәр, һичшиксез, бетәргә тиеш дип баралар. (Болар – бөек бәйрәмгә һәртөрле йөкләмәләрне үтәп өйрәнүчеләр.) Скептиклар да юк түгел. Алар сугышның кайчан бетәсен тәгаен әйтә алмыйлар, ләкин октябрьдә бетүенә һич тә ышанмыйлар… Мин үзем былтыр ук сугыш 45 нче елда бетәр дигән идем, әмма октябрьдә бетүенә дә һич каршы түгелмен…

Бу язганнар барысы да гади солдатларның уйлары, ә генераллар ничек уйлый торганнардыр – ул кадәресе безгә мәгълүм түгел.

Сугыш хикмәтләре

Былтыр, 43 нче елны, немецлар Великие Лукины даими рәвештә авыр туптан атып тордылар. Станция янындагы бер складны безнең рота солдатлары саклыйлар иде. Аларның торган җире тимер юл буендагы җимерек заводның кечкенә бер бинасында иде. Төннәрдән бер төнне алар торган шул бинага немецлар җибәргән снаряд килеп төшә. Бу минутта өй эчендә 9 кеше була. Шуларның җидесе сәкеләрдә йоклап яталар, ә икесе – Акшалов белән Хаҗиниязов – өстәл янында карта уйнап утыралар… Авыр снаряд өйнең түшәмен тишеп, өрлеген сындырып килеп керә дә, цемент идәнне дә ватып, каядыр түбәндә бик яман шартлый… Өй эче төтен, тузан белән тула, ишек-тәрәзәләр тупсаларыннан каерыла, идән уртасындагы авыр чуен мич тә ачык ишектән тышка оча. Ләкин өй эчендәге тугыз кешенең берсенә дә берни булмый. Үлүче дә, яраланучы да юк. Башта котлары очып, исәнгерәп калалар… Бераздан исләренә килгәч, өйдән чыгып качалар… Аннары барысы бергә җыела- лар – һәммәсе дә исән-саулар! Тик кайберләренең бит-куллары гына вак таш кисәкләре тиеп тырналган була… Бу искиткеч хәлдән аптырамаган кеше калмады.