Выбрать главу

Сыңар аягы өзелгән бер солдатны носилкага салып санбатка китерәләр. Кемдер солдатка бер сохари биргән. Солдат шуны акрын гына кимереп носилкасында ята икән. Шуны күргән Дурду әйтә:

– Тамакның никадәр яман нәрсә булуына шул чакта иман китердем, – ди.

Танаев сөйли:

– Кышкы суык төнне бер урман кырыена постка куйдылар. Бу урынга безнең часть яңа гына килеп туктаган иде… Йөри торгач, минем аякларым арыды, утырып ял итмәкче булдым. Төн караңгы, берни күренми, мин, аягым белән капшанып, берәр агач-бүрәнә кебек нәрсә эзләргә тотындым. Ахырда эзләнә торгач, аякларым озынча бер каты нәрсәгә бәрелде: бүрәнә булса кирәк… Ипләп кенә шуның өстенә утырдым, аякларымны суздым, рәхәтләнеп ял итәм… Шактый вакыт узгач, акрын гына таң ата башлады, тирә-юнь дә әзрәк яктырды… Бермәлне утырган нәрсәмә карасам, ни күрим, астымда туңып каткан немец ята, гой! Атаңа нәләт…

Танаевны тыңлаган башкалар да моңа ышандылар – кышкы караңгы төннәрдә туңып каткан мәеткә абынып егылу яки ышыкланып ятулар була икән.

20 июньгә каршы төндә немец самолётлары Великие Луки станциясен бик яман бомбага тоттылар. Шул тирәдәрәк булган берәү безгә самолётлар киткәннән соң бер хатынның телеграф баганасына итәге белән эләгеп асылынып торуын сөйләде. Хатын үлек, ләкин яраланган җире юк – бомба шартлавы аны шулай багана очына чөйгән булырга тиеш, ди.

Май башы, 1944

Вакыт-вакыт күңел сәбәпсезгә нечкәрәп куя… Әле дә менә җиргә ятып, яңа баш күтәргән яшь үләнгә битне ышкыйсы килә.

Вакыт-вакыт йөрәк шундый әрнү белән сызлана ки, ирексездән чәчләргә ябышып үкерәсе килә.

Бүген 5 ноябрь. Октябрьдә сугыш бетмәде. Ноябрьнең бу 5 көнендә дә нәрсә булыр икән дип көтеп карадык, ләкин сугыш, исереп тилергән фахишә шикелле, кабахәт котыруыннан туктамады. Октябрьдә сугыш бетә, өйләребезгә кайтабыз дип төш күргән солдатлар (мәсәлән, Байәхмәтов) алгы сызыкка китеп бардылар. Хәзер инде кешеләр төшне сирәк күрә һәм сакланып юрый башладылар. Бөек бәйрәмгә бетә дип торучылар да тынып калдылар… Хәер, кайберәүләр сугышның 1 Майга бетүе турында кыюсыз гына сүз ачкалыйлар… Йөкләмә үтәп өйрәнгән кешеләр сугыш шикелле һичбер кеше ихтыярына буйсынмый торган вакыйганы да хуҗалык планын үтәү кебек бер эш итеп караудан котыла алмыйлар.

Ничек кенә булмасын, ләкин сугышның тизрәк бетүен теләмәгән солдат юк. Гитлер никадәр катырак каршы торып маташкан саен, аңа карата булган ачу-нәфрәт шулкадәр көчәя бара… Бу хәл һәркемнең сүзеннән сизелеп тора.

Фронт дәфтәреннән чүпләп күчергәнем шушының белән тәмамлана. Беркадәресе хәзергә калып тора… Билгеле, фронт шартларында кешеләрдән яшеренә-яшеренә күргән-ишеткәннәрнең йөздән берен дә дәфтәргә теркәп булмады. Мәгәр язылган кадәресе дә 50 елдан соң укыр өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.

Аеруча бер нәрсәгә укучы игътибар итмичә калмас, мөгаен: дүрт елдан артык дәвам иткән сугыштан солдатлар тәмам туйды, гарык булды… Бөтен уйлаганнары сугышның тизрәк бетүен теләү иде… Берәүләргә аның беткәнен күрү насыйп булды, бик күпләр исә, күрә алмыйча, эче тулы өмет-сагышлары белән сугыш кырында ятып калдылар…

Сугыш – кеше табигатенә каршы нәрсә, кеше үләргә теләми, яшәргә тели – мәҗбүр ителгәнгә күрә генә ул үлемгә бара. Әмма мәҗбүр итүчеләр үзләре күп вакытта исән калалар. Кешелек дөньясының олы бер фажигасе бу…

СИХӘТЛӘНҮ

Русия Президенты Борис Ельцин җитди операция кичерде. Гаять җаваплы бу операцияне аның йөрәгенә татар хирургы Ренат Сөләйман улы Акчурин ясады. Җиде сәгать дәвам иткән операция уңышлы үтте дип хәбәр иттеләр соңыннан… Президент инде кыска гына реанимация вакытын үткәреп, бик әйбәт кенә сихәтләнә дә башлады.