Выбрать главу

…Мин чын ихластан Борис Николаевичның тиз арада тәмам сәламәтләнеп җитүен телим. Йөрәгенең тамырларын татар хирургы Казанда эшләнгән энәләр белән теккәне өчен генә түгел, ә Президент буларак моңарчы эшләгән гамәлләренең яки эшләренең ахырын үзе күрсен өчен дә терелүен телим… Югыйсә аңа хәтле дәүләт белән идарә иткән большевик җитәкчеләрнең берсе дә, Лениннан алып Андроповка хәтле, башлаган эшләренең ахырын күрмичә дөньядан китеп бардылар. Күрсәләр, Русия бер үк бәхетсезлекләрне, бәлки, кат-кат кичермәс тә иде…

Менә хәзер дә шундый ук хәл кабатлана түгелме соң? Русия күз алдыбызда гаять җитди хәтәр авыру кичерә… Президент авыруы белән ил кичергән авыру арасында тирән охшашлык һәм уртаклык бар кебек… Ельцин власть өчен көрәшә-көрәшә йөрәген бетерде, ә илебез аның аркасында әнә нинди авыр хәлгә юлыкты. Берсенә әҗәл тырнагыннан ычкынырга кирәк булса, икенчесенә һәлакәттән ничек тә котылырга кирәктер бит инде.

…Язмышлар уртаклыгын Президент үзе дә ачык сизде бугай, операциядән соң күзләрен ачу белән үк, ул бик хикмәтле беренче Указын да яздырды. Киләсе елдан башлап Октябрь революциясе көнен, 7 ноябрьне, «Килешү һәм татулашу көне» дип бәйрәм итәргә!.. Сүз дә юк, изге теләк… һәм бик кирәкле дә. Мәгәр килешү белән татулашу өчен изге теләк кенә җитәчәкме? Кем көчлерәк – теләкме, әллә чынбарлыкмы?.. Русия бит капма-каршы ике лагерьга аерылды. Берсендә – халыкның абсолют күпчелеге, икенчесендә кечкенә азчылык, ә арада – үтеп булмаслык тирән упкын… Азчылык кулында власть белән байлык… Күпчелекнең хәлен әйтеп торасы да юк – ул инде даими бөлгенлектән, гаделсезлектән, өметсезлектән шартлар дәрәҗәгә җитеп килә. Ә азчылыкның аңарда гаме юк – ул әнә һаман байлык җыюны да хакимлек итүне генә белә.

Менә шушы ут белән судай кушыла алмас, бер-берсенә гаять дошман ике лагерьны килештерү мөмкинме?.. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?.. Беренче нәүбәттә хәерчелек белән байлык арасындагы төпсез упкынны бик нык кечерәйтергә, ягъни күпчелек халыкның матди хәлен, көнкүреш шартларын бермә-бер яхшыртырга кирәктер, мөгаен. Халык шуны өмет итеп сайлау вакытында тавышын да господин Ельцинга бирде. Ул инде кире артка чигенергә, совет заманына кайтырга теләми, хәзерге базар мөнәсәбәтләренә дә башы белән чумды, бата-калка йөзеп тә маташа. Бүген аңа иң кирәге – адәм төсле әйбәт кенә яшәр өчен хезмәт хакын яки пенсиясен җитәрлек күләмдә һәм вакытында ала бару, дәүләткә ышанып тапшырган, ләкин реформа башында ук йотылган акчасын хәзерге микъдарда кире кайтару һәм, ниһаять, 70–80 ел буена җыелып килгән ил байлыгыннан үзенә тиешле өлешне таләп итү… (Чубайс өләшкән ваучер ул, гафу итегез, этләргә ыргыткан коры сөяк кенә.)

Мөхтәрәм Ельцин икенче тапкыр сайланыр алдыннан Русия буйлап халыкка бик күп нәрсәләр вәгъдә итеп йөрде. Ул – власть кешесе, власть аның өчен яшәү мәгънәсе. Ул шуңа икенче тапкыр йөрәген имгәтеп булса да иреште. Хәзер инде биргән вәгъдәләрен үтәр вакыт җитте. Җитди авырудан соң кешедә еш кына миһербанлык уяна… Борис Николаевичның да операциядән котылгач та, «Килешү белән татулашу» турында указ яздыруы, ихтимал, шундый үзгәрешнең бер галәмәтедер. Мәгәр олы максат өчен миһербанлы (добродетель) булу гына җитәме? Халык зарыгып көткәнне бирә алыр өчен хәзинәдә нидер булырга тиештер бит? Кайда ул ил байлыгы, кайда халык акчасы? Һәммәсе дә «яңа урыслар» кулына кереп бетте түгелме? (Мин аларны «кинәт байлар» дип атар идем. Бердән, аларның бик күбесе һәм иң байлары чын урыс түгел, икенчедән, урламыйча, таламыйча ике-өч ел эчендә котырып баю мөмкин дә түгел.) Ә бу тоташ бер мафиозга әверелүчеләр җаннарын бирсә бирерләр, әмма малларын бирмәячәкләр. Хәер, җаннарын да саклаячаклар. Дәүләт структурасының бөтен баскычларында түбәннән алып иң югарыга кадәр шулар үзләре яки шуларның кешеләре утыралар. Ярамаганны кысып чыгаралар, кирәклене табып утырталар. Әнә Чечня сугышын туктаткан ипсез генералны бик ипле бер бизнесмен белән алыштырдылар ич! Җәнҗал чыгудан да куркып тормадылар… Сәясәт оят дигән нәрсәне белми ул!

Билгеле ки, хосусый милеккә күчкәч, байның да, ярлының да булуы бик табигый. Бик борыннан шулай килә ул. Тик менә хакимият кем кулында, кемгә хезмәт итә ул – мәсьәлә шунда. Хәзерге режим баштан ук кеше зарарына эшли башлады. Җәмгыятьтә ничектер кинәт кенә башбаштаклык, җавапсызлык, гаделсезлек, аеруча җинаятьчелек бик нык көчәеп китте… Закон эшләми, закон көчсез… закон белән законсызлыкны аерып та булмый – гүя алар бергә үрелеп баралар… Бер генә зур җинаятьнең дә ачылганы юк.

Бу инде хаос – буталып бетү, һәм шушы хаосның озаграк саклануы кемнәргәдер бик кирәктер дә, ахрысы. Русиянең язмышында ниндидер читтәге көчләрнең дә кулы уйный бугай. Шулайрак сизелә… Карагыз, ашаган-эчкәнебезнең бик күбесе, өстебездәге киемнәрнең барысы да диярлек читтән агылып килә, ә без шуңа кытлык бетте, чиратлар бетте дип мактанган булабыз. (Ярый әле ипи, бәрәңге, аракы үзебезнеке, шөкер!) Ләкин, миңа калса, читләрнең бик тирәндә яткан зур сәяси максатлары да бар булса кирәк.