Мәгәр иң гаҗәпләндергәне – урыс халкы үзе. Бөек әдәбият, бөек сәнгать тудырган бу халык кыйбласын югалтты, күрәсең. Әллә күп эчүдән, әллә күп бәхәсләшүдән гүя миңгерәүләнеп, уңы белән сулын аера алмый башлады. Теләсә нинди коткыга бирелүчән, теләсә кемгә иярүчән – соңгы сайлаулар моны ачык күрсәтте. (Тавышын кемнәргә генә бирмәде?) Иң аянычы – аның шовинизм сөременнән һаман да айный алганы юк. Бигрәк тә сәясәтне кәсеп иткән төрле типтагы ата шовинистлар Русиянең бөтенлеген саклау сылтавы белән әлеге искереп-тузып беткән «бөек мәмләкәтчелек» идеясен яңадан ничек тә куертырга һәм файдаланырга тырышалар. Чечня сугышы хурлыклы җиңелү белән беткәч, алар шул ачудан башка суверен республикаларны, аеруча Татарстанны, төрлечә кысмакчы булалар. (Гүя аларга яңа Чечня кирәк!) Чынлыкта исә Русияне таралып китүдән нәкъ шушы тук вә тотрыклы республикалар саклап тордылар да. Тарала калса, Русия, Советлар Союзы шикелле үк, бары урысларның үзләре аркасында гына таралачак. Чамасыз байлыклар өстендә утырган Ерак Көнчыгыш, Себер регионнары киләчәктә дә хәерчелектән, ачлыктан котыла алмаслар. Мәскәү империясен мотлак ташлап чыгачаклар.
…Гафу, мин бераз читкә тайпылдым. Сүз бит Президент игълан иткән килешү белән татулашу турында бара иде. Ирешеп булачакмы шуңа?
Миңа калса, моның бердәнбер чарасы – гаепне тану һәм хаталарны төзәтү. Ап-ачык мәгълүм ки, Русиянең һәр җәһәттән гаять авыр хәлдә калуы – ул Ельцин хакимияте тарафыннан үткәрелгән икътисади сәясәт нәтиҗәсе. Бер сүз белән генә әйткәндә, реформа аркасында барысы да. Ул китергән бетмәс-төкәнмәс бәхетсезлекләр, бәла-казалар өстебезгә гүя ишелеп төште. Шулар өчен кемдер җавап тотарга тиеш ләбаса! Шуннан соң гына хаталарны төзәтү юлы белән халыкка югалган социаль гаделлекне кайтару, бәлки, мөмкин булыр. Моның өчен алдау һәм талау юлы белән хосусый кулларга күчкән ил байлыгын, читкә озатылган хәрам акчаларны кире дәүләткә кайтару мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Ниһаять, байлык өчен илдә купкан вәхши-кансыз җинаятьчелекне ничек кенә булса да авызлыкларга кирәктер. Закон һәм әхлак хакимлек итәргә тиеш җәмгыятьтә!
Кыскасы, моннан соң да бөтен байлык мафиозга әйләнгән «кинәт байлар» кулында калса, ә халыкның күпчелеге һаман да төпсез бөлгенлектән чыга алмыйча интексә, бернинди килешү дә, татулашу да була алмаячак. Президент үзе дә, шәт, моны аңлый торгандыр дип ышанасы килә. Ул бит коммунизм мәктәбен үткән кеше!
…Мин үзем Ельцин режимына һәрвакытта каршы булдым. Әмма бүгенге шартларда аның Президент булып саклануын һәм тизрәк сихәтләнүен телим. Чөнки илдәге вакыйгалар артык хәвефлегә әйләнеп бара. Күптән властька омтылучы, диктатура яклы тагы да хәтәррәк кешеләрнең максатларына ирешүләре бик мөмкин. Моңа юл куелмасын иде. Яхшымы-начармы, безгә күпмедер хөрлек биргән демократияне сакларга кирәк.
ХАИНЛЕК
Русия генераллары Ичкерия президенты Җәүһәр Дудаевны хаиннәрчә үтерделәр. Моның өчен вакытны да бик белеп сайладылар. Президент Ельцин сугышны туктатырга әмер биреп, Дудаев белән сөйләшергә ризалыгын белдереп, Кытайга китеп баргач кына, бу кабахәт явызлыкларын эшләделәр… Ихтимал, алар Русия Президентын моның ише пычрак эштән читтә калдырырга теләгәннәрдер… Әмма шуңа да карамастан Дудаевның үтерелүе беренче нәүбәттә Президент Ельцин өстенә төшә. Белә бит ул генералларының кемнәр икәнен… Алыгыз сез аның оборона министрын гына… Төрки халыкларны фашистларча күралмаган бу «герой» Президент әйткәнне дә еш кына үзе теләгәнчә борып, гел генә диярлек үз юлын үткәреп килде. Хәтта Ельцинның соңгы әмере белән дә хисаплашмыйча, сугышны һаман дәвам иттерде.
Бу агрессив сугышның бөтен канлы юлы һәртөрле шовинистик ялганнардан чистартылып, һәр көненә кадәр бик тәфсилләп язылыр әле берзаман. Хәзер исә аның иң фаҗигале бер мизгеленә – Дудаевның көтелмәгән һәлакәтенә генә тукталасы килә. Ни өчен сугышны туктатырга уйлагач кына аны үтерү кирәк булды?..
…Мәгълүм ки, сугышның башыннан ук агрессиягә каршы күтәрелгән Ичкерия халкының кыю, батыр җитәкчесен бетерү, юк итү урыс генераллары алдына төп бурыч итеп куелган иде. Аңа каршы шунда ук «җинаять эше» дә кузгатылды… Ельцин үзе дә бер чыгышында «Дудаевны атарга кирәк» дип әйткән иде. Бөтен сугыш буена күзләрен кан баскан генераллар Президентның шушы боерыгын үтәргә бик тырышсалар да, Дудаев алар өчен, ни гаҗәптер, һич тотылмас һәм бирешмәс булып кала бирде.