Хәзер инде хәл үзгәрде: сайлаулар якынлаша, яңадан сайланасы бар, ә чечен сугышы һаман да дәвам итсә, икенче тапкыр Президент булуы бик тә икеле. Менә ни өчен Ельцин сугышны бөтенләй туктату турында Дудаев белән, теләсә-теләмәсә дә, сөйләшүләр башларга тиеш булды. Чөнки бүтән чарасы калмады, чөнки аның да карары халыкларның күптән ялварып, зарыгып көткән кайнар теләге иде… Әмма бу теләккә ирешү өчен, Президент Ельцин Дудаевны, һичшиксез, сакларга да тиеш иде. Сөйләшүләр бит ике исән-сау кеше арасында гына булырга мөмкин… Җәүһәр Дудаев та бәйсезлеккә омтылучы горур бер халыкның мөхтәрәм президенты – ә президентлар җитди сөйләшүләр башлар алдыннан бер-берсенең иминлеген кайгыртырга тиешләр… Аннары шуны да истән чыгармаска кирәк: алар арасындагы сөйләшүләрдә арадашчы булуны, Нурсолтан Назарбаев һәм Минтимер Шәймиев кебек, илләр күзендә танылган дәүләт җитәкчеләре үз өсләренә алдылар… Бик мөһим шушы факт үзе генә дә Дудаевның иминлеген саклауны таләп итә түгелме соң?!
Кыскасы, Ичкерия президенты Дудаевны үтерү ул Русия халыкларын, дөнья җәмәгатьчелеген, кан коюны туктатуда ярдәм итәргә әзер торучыларны бик әшәке алдау булып чыкты. Кемгә кирәк булды бу явызлык?.. Сөйләшүләрне өзәргә, сугышны дәвам иттерергә теләүчеләр өченме?.. Андыйлар Ельцин тирәсендә дә, генераллар арасында да аз түгел, чөнки сугыш – Ичкерияне вату-җимерү, халкын кыру алар өчен байлык китерә торган шәп бер кәсепкә әйләнде… Шушы хәлләрне яхшы белгән Президент Ельцин үзенең карательләренә катгый кисәтү ясаса, Дудаевны, бәлки, саклап та калган булыр иде. Әмма ул үзе моны теләде микән?!
Ә менә сизгерлеген бервакытта да югалтмаган Дудаев бу юлы Ельцинның бөтен дөньяга белдергән сүзләренә ышанып һәлак тә булды, минемчә… Ул бит аңа каршы башлаган бу кирәксез, мәгънәсез сугышның урыс халкы тарафыннан да ләгънәт ителгәнен бик яхшы ишетеп-күреп тора… Шуңа күрә дә Русия Президентының сугышны туктату турындагы сүзләрен ишеткәч тә, чын ихластан аңа ышанып, менә нәрсә ди: «Сөйләшүләр өчен әгәр мине Мәскәүгә чакырсалар, мин, әлбәттә, барачакмын; әгәр дә Ельцин үзе Ичкериягә килсә, без аны иң кадерле кунагыбыз итеп каршы алачакбыз!..» (Моны күптән түгел Мәскәү телевидениесе «Совершенно секретно» дигән тапшыруда күрсәтте.)
Ә Русия Президенты Дудаевның үтерелүен ишеткәч, газеталарның хәбәр итүенә караганда, болай дигән:
– Дудаев сугышырга теләде, ул Русиягә каршы сугыш башлады…
Димәк, Ельцин Дудаевның үтерелүен яклый?!
Димәк, аның белән сөйләшүләр башларга ризалык белдерүе сайлаулар алдыннан әйтелгән чираттагы ялган гына?! Әмма Русия халыкларында бу мәкерле ялган Президент Ельцинга карата соңгы ышануны да бөтенләйгә «үтермәс» микән – Ичкерия фаҗигасе аларны кемнең кем икәнлеген таный белергә бик нык өйрәтте.
Янә бик мөһим бер өстәмә: әгәр киләчәктә сайлаулардан соң сәясәт (ягъни власть өчен көрәш) әхлак нормаларыннан, гаделлек законнарыннан алда йөрсә, без беркайчан да адәм рәтле тормыш күрмәячәкбез. Кем генә сайланса да… Ичкерия – шуның ачык мисалы. Анда кем власте өстенлек итәргә тиеш – Дудаевныкымы, Ельцинныкымы?.. Менә шуны хәл итәр өчен башланган сугыш ел ярым дәвамында 70–80 мең (генерал Лебедь әйтүенчә) Ичкерия халкын кырып салды, авыл-шәһәрләрен җимереп бетерде, ничәмә мең урыс егетләренең башына җитте яки аяксыз-кулсыз калдырды. Ә Русиянең үзенә китергән бөлгенлек һәм казаны исәпләп бетерерлек тә түгел… Янәсе, Русия бөтенлеген саклау өчен кирәк булган бу яман сугыш! Мәгънәсез сылтау гына бу… Киресенчә, әхлактан, гаделлектән мәхрүм сәясәт Русияне ахыр чиктә эчтән череп таркалуга китерәчәк.
БЕЗ ДӘ БАРДЫК ТӨРКИЯГӘ…
…Төркияне күрәсе килү безнең күңелләрдә күптән яши иде инде. Мин, мәсәлән, соңгы 4–5 елда гел шул хакта уйланып йөрдем.
Ни өчен Төркия безне үзенә тарта – Израиль яһүдләрне тарткан шикелле?.. Хәер, яһүднең Израильгә барасы килеп торуы аңлашыла, чөнки алар – җир йөзенә шуннан таралган халык… Безнең татарларга килгәндә, алар бит Төркиядән Идел-Урал буйларына күчеп утырган халык түгел. Әмма тарта безне Төркия – ерактагы кадерле Ватаныбыз шикелле тарта.
Сәбәпләрен аңлавы читен түгел… Төркия бердәнбер мөстәкыйль, бәйсез төрки мәмләкәт – кайчандыр Якын Көнчыгышны һәм ярты Аурупаны кулында тоткан көчле Осман империясе… Империя үзе бетсә дә, тарихта шанлы исеме һаман саклана. Төрекләр безнең дин кардәшләребез, телләре дә якын – бер тамырдан. Шуңа күрә гасырлар буе дине ят, теле ят урыслар империясендә изелеп яшәүче татар халкының һәрвакытта рухи вә мәгънәви таяныч эзләп Төркиягә тартылуы бер дә гаҗәп түгел… Мин тарихка тирән керә алмыйм, һәм бу очракта әллә ни кирәген дә тапмыйм. Әмма безнең халыкның Төркия белән аеруча мавыккан бер чорын искә төшермичә булмый… Мин моны бераз гына ишетеп-күреп тә, аннары кайбер чыганаклардан укып та беләм. Бу чор үткән гасырның соңгы чирегеннән алып Беренче дөнья сугышы башланганчыга кадәрге арага туры килә. Шушы вакыт эчендә татарларның Төркия белән мавыгуы бик көчәя, барып-кайтып йөрүләр ешая, укырга китүчеләр күбәя, хәтта бөтенләй күчеп китүчеләр дә шул елларда арта башлый… Кыскасы, төреккә иярү, төректән күчерү, телен белергә, әдәбиятын укырга тырышу гомуми бер гадәткә керә башлаган иде. Моның кайбер галәмәтләрен мин дә күреп калдым. Әйтик, безнең бер бүлмәбездә фатир торучы конторщик Мәхмүт абый төрек газеталарын һәм китапларын алдыра иде. Чахотка белән авыручы бу бик әйбәт абый туган авылына китеп үлгәч, аның мулла абзасы килеп, кием-салымнарын алып киткән чакта шул төрек китапларының шактыен, «боларын шәкертләр укысыннар» дип, безгә калдырган да иде. Мин аларны Казанга киткәнче саклаган да булган идем, тик юньләп укый гына алмадым. Шулай ук малай чагыбызда энем белән икәү төрекнең бездә дә тарала башлаган кара чуклы зәңгәр фәсен дә киеп йөрдек… Аннары Каргалыда бабакайларның түр өендәге стенада безнең кебек фәс кигән, кылычына таянып төшкән бик чибәр төрек әфисәре – Әнвәр пашаның рәсеме дә эленеп тора иде…