Выбрать главу

…Болар минем үз күзем белән күргәннәрем, шуларга инде соңрак укып белгәннәр дә өстәлде. Иң элек шуны әйтергә кирәк, төрекнең безгә никадәр нык йогынты ясавын шул елларда туган балаларга кушылган исемнәрдән дә күреп була. Әнә шул ук Әнвәр, Шәүкәт, Җәүдәт, Мидхәт, Рифгать кебек исемнәр барысы да төрекләрдән… Телебездә дә төрекчелек шактый ук сизелә иде – «борадәр» (ир туган), «чук-чук» (күп), «тәшәккер» (рәхмәт)… сүзләрен еш кына куллана башлаган идек. Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» яртылаш төрекчә язылган дип әйтергә мөмкин… Бу – бик кызыклы һәм бик кыйммәтле китап… 1912 елны Болгария-Төркия сугышы барган чакта, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) киңәше белән «Вакыт» газетасының мөхәррире Фатих Кәрими махсус хәбәрче булып үзе Истанбулга китә. Һәм шуннан дүрт ай буена сугышның барышы турында да, Төркиянең гомуми хәле хакында да «Вакыт»ка озын-озын хатлар җибәреп тора. Шул хатларның җыелмасы 1913 елны ук 450 битлек китап булып басылып та чыга. Фатих Кәрими үзенең «Мәктүпләре»ндә Төркиянең шул чактагы эчке һәм тышкы хәлләрен бик тулы, ачык итеп яза. Мәгълүм булганча, Төркия ул сугышта бик каты җиңелә. Һәм җиңелүнең төп сәбәбе – Төркиянең һәр җәһәттән артта калуында – менә шуны Фатих Кәрими бик объектив рәвештә ачып сала. Ул төрек хөкүмәтенең иң югары министрлары, армиянең башкомандующие белән очрашып сөйләшә, төрекнең төрле дәрәҗәдәге зыялылары белән фикер алыша, гомумән, күп кешеләр белән аралаша, аңлаша, шуңа күрә аның язганнары бик дәлилле һәм ышандырырлык та! Ул фронтка да бара, андагы хәлләрне дә күреп кайта… Билгеле, Фатих Кәрими язганнарның монда йөздән берен дә китерү мөмкин түгел. Әмма аның журналист буларак гаять зур өлгерлек күрсәтүенә, күп эшләвенә һәм гадел, тирән фикер йөртүенә чын-чынлап гаҗәпләнергә генә туры килә…

Мәктүпләрне укыгач, ул чакта татарларның фикер үсеше җәһәтеннән төрекләрдән шактый өстен торганлыгын күрәсең. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Төркиянең авыр хәлен аңлап, безнең татар хатын-кызларыннан һәм ирләрдән ирекле рәвештә төрекләргә ярдәмгә баручылар да булган. Китапта аларның исемнәре аталган һәм фоторәсемнәре дә бирелгән. Менә алар мәҗрух тө- рек солдатларын караучы «шәфкать туташлары»: Өммегөлсем ханым Камалова (Чистайдан), Рокыя ханым Юнысова (Петербургтан), Мәрьям ханым Паташова (Ростов-Доннан), Мәрьям ханым Якупова (Ташкенттан). Ирләрдән сугыш башлангач ирекле булып баручылар: Гариф Кәримов (Фатих Кәримнең энесе), Шәриф Әхмәтҗанов (башкорт Манатов), Кәбир Бәкер, Фатих Рәхими, тагын берничә кешенең исеме атала. Мәсәлән, Йосыф Акчура – ләкин ул инде сугыш башлангач ук барган булырга тиеш.

Татарларның Төркиягә барып йөрүләре һәм урнашып та калулары Фатих Кәримигә күптән билгеле, әлбәттә. Шуңа күрә ул «Истанбул мәктүпләре»ндә «Төркиядә татарлар» дигән махсус бер бүлек тә биргән… Ул заманда Русиядән барган татарларга төрекләрнең мөнәсәбәте вә карашлары нинди булган – менә шул хакта яза Кәрими. Бу гаять кызыклы һәм гыйбрәтле… Кәрими язганнарны үз сүзем белән аңлата башласам, бүгенге укучының ышанмавы бик мөмкин. Шул сәбәпле хәбәрче әдипнең үз сүзләрен генә чүпләп китермәкче булам.