Төркиягә барып урнашкан татарларның нәрсә эшләүләрен, ничек яшәүләрен, бигрәк тә үзләрен ничек тотуларын күргән төрекләрнең аларга мөнәсәбәтләре турында менә ниләр яза ул: «Гомумиятлә төрекләрнең татарларга назарлары (карашлары) соң вакытларда бик күп үзгәргән. Татарларга рухлы, тырыш, фәгъгал (эшлекле) дип карыйлар. Русия татарларының ибтидаи тәгълим, ана теле, икътисад җәмгыятьләре, кызлар укыту, әдәбият ахшамлары, милли театр, сайлау эшләре, мәдрәсәләр ислахы (реформасы), урыс мәктәпләренә керүләре кебек эшләренә төрекләр бик зур әһәмият биреп карыйлар. Бу мәдәни хәрәкәтләрнең нәтиҗәсе татарлар өчен бик хәерле булачак дип өмит итәләр».
…Шушыннан соң Фатих әфәнде төрекләрнең үз сүзләрен китерә: «Әхвале иҗтимагыя вә икътисадиядә сез шимали төрекләр (ягъни татарлар) без госманлы төрекләреннән һич шөбһәсез алдасыз…» Инде автор үзе болай ди: «Төрекләрнең бәгъзеләре үзләренең мәдәни хәрәкәтләрендә, иҗтимагый вә икътисади эшләренең төзәлүендә Русия мөселманнарыннан ярдәм көтәләр, без алардан гыйбрәт алырга мохтаҗмыз, диләр».
Төрек матбугатының да Русия мөселманнарына карашы уңай якка үзгәргәнен әйтеп үтә Фатих Кәрими. Хәтта бер газетаның түбәндәге сүзләрен дә китерә: «Кафкасия вә Казан төрекләре (татарлары) бүген тәрәккыяты маддияне кабул итүдә ихтималки японнар кадәр икътидар (ягъни булдыра алуларын) күрсәтмәктәдерләр».
Бигрәк тә безнең хатын-кызларыбыз төрекләрдә чын соклану һәм гаҗәпләнү тудырган икән. Менә ниләр яза Кәрими: «Дарелфөнүн таләбәсе (студенткалары) булган дүрт кызымызның үз башларына, үз теләкләре илә Истанбул тикле җиргә килеп, бушлай мәҗрухлар карарга керешүләре, Истанбул урамнарында качмаенча йөреп, лөзүме күрелгәндә (кирәк чакта) ирләр илә сөйләшеп, ирләр мәҗлесендә булып, үзләренең гыйффәт вә гыйсмәтләренә (намусларына) зәррә кадәр халәл (кимчелек) китермәүләре вә боннар хозурында төрекләр үзләрен Аурупа ханымнары хозурындагы шикелле бик тәртипле тотарга мәҗбүрият хис итүләре монда һәркемне хәйран калдырды».
…Менә шуларны язганнан соң, Фатих Кәриминең үзе ясаган нәтиҗәләре бик кызыклы. «Төрекләрнең татарларга болай яхшы караулары анларның (ягъни төрекләрнең) Русиягә хөрмәт вә мәхәббәтләре артуга бик зур сәбәп буладыр: «Бакыңыз, Русия эчендә ничек тәрәккый итәргә мөмкин, бакыңыз, Русия мәдәнияте үзенең кул астындагы мөселманнарга ничек яхшы тәэсир иткән диләр».
Фатих Кәриминең бу язганнары безнең өчен менә хәзер зур яңалык. Ләкин бер нәрсәне бик ачык әйтергә кирәк: ул заманнарда татарларның төрекләрдән алга чыгуы урыс монархиясенең аларга тәрәккый итәр өчен махсус шартлар тудыруында түгел, әлбәттә. Бернинди шартлар да, хокуклар да юк, киресенчә, татар-төрек мөнәсәбәтләренә урыс түрәләре һәм карагруһчылар тарафыннан панисламизм, пантюркизм дип яла ягарга тырышу гына бар (Фатих Кәрими үзе дә шулай дип яза). Әмма безнең тәрәккый итүебезгә көчле уңай йогынты ясаган бер факторны әйтмичә булмый. Ул – урысның бөек әдәбияты, бөек сәнгате, гимназияләре, университетлары, ниһаять, Русиядә туган көчле демократик хәрәкәт, фикер хөрлеге – менә шулар ача татарның да күзен, шулар аңа юнәлеш бирә, юл күрсәтә… Татар үзенә кыйбланы шәрыкка карап түгел, ә Русия аша гарепкә карап сайлый… Һәм моның нигезендә татарларда да капиталистик мөнәсәбәтләрнең көчәюе һәм хосусый байлыкның артуы ята… Әгәр Октябрь революциясе бер 20–25 ел гына булмыйча торса, татар халкы искиткеч алга киткән булыр иде, һәм төрекләргә генә түгел, бик күпләргә үрнәк була алыр иде.
Төркия турында тагын бер язманы искә төшерә алам. Бу – Таһир Ильясиның кулъязмасы. 1922 елның җәендә Уфадагы Диния нәзарәте Гобәйдулла Буби белән Таһир Ильясины бездәге ачларга матди ярдәм җыяр өчен Төркия һәм Мисырга җибәрә. Төркиянең дә бу шулай ук бик авыр чагы була. Беренче бөтендөнья сугышында Германия яклы булып сугышкан Төркияне союзниклар оккупациялиләр. Истанбулда – Англия, Франция, Италия гаскәрләре, Урта диңгез буйларында – греклар армиясе… Таһир Ильяси ярдәм җыяр өчен Мисырга китәргә тиеш, ләкин оккупация властьлары аңа рөхсәт итмиләр. Шуның аркасында ул өч ай вакытын Истанбулда гына үткәрә. Күп йөри, күп аралаша, күпне күрә. Менә шуларның һәммәсен дә көндәлек рәвешендә язып бара. Иң мөһиме, ул анда чакта Төркия язмышын үзгәрткән зур вакыйга – Мостафа Кемаль җитәкчелегендә демократик инкыйлаб булуын әйтергә кирәк. Солтан хакимияте бетерелә, җөмһүрият игълан ителә… Менә шушы вакый- галар да Таһир Ильяси язмасында тасвир ителгән. Бу язма – шул чактагы Төркия хәлләрен аңлау өчен бик кыйммәтле чыганак. Миңа калса, ул язма төрекләрне дә кызыксындырырга тиеш.