Сүз күпкә китте, ләкин аңлатасым килә: монда язганнарым – Төркия белән кызыксынуымның миндә күптән сакланып яткан җирлеге ул… Әлбәттә, барасы, күрәсе, беләсе килү бик табигый теләк иде. Нинди ил соң Төркия, табигате, халкы, яшәү шартлары нинди аның – моны бит үз күзләрең белән күреп кенә белеп була… Анда бит безнең татарлар да аз түгел, бик олы шәхесләребез шунда китеп кенә большевиклар золымыннан котылып калдылар, үзләренә гүя икенче Ватан таптылар… Әмма совет заманында нәкъ менә Төркиягә бара алу татар язучысы өчен кысыр хыял гына иде. Мәрхүм Салих Батталның бер әйткән сүзе искә төшә. Татар язучысы чит илләрне сугыш вакытында солдат булып кына күрә ала, дигән иде ул… Ләкин солдат булып та миңа чит илне күрергә туры килмәде. Сугышны мин Балтыйк буенда бетердем. Мәгәр Латвия, Литвалар чит илдән саналмый иде инде… Шулай да Латвиянең ялгыз утарларын, җыйнак, чиста шәһәрләрен күрү дә минем өчен бик кызыклы булган иде… Тик, кызганыч ки, Риганы күрү генә ул чакта насыйп булмады. Бары алтмышынчы еллардан башлап кына үзенең матурлыгы, чисталыгы белән мине тәмам әсир иткән каланы күрергә туры килде миңа… Күп йөрдем мин ул калага, әле дә аны сагынам, мәгәр Рига да безнең өчен хәзер чит илнең башкаласы – аңа да юллар киселде. Ә чын мәгънәсендәге чит ил каласын – Истанбулны – сугыш бетеп 50 ел узгач кына күрү насыйп булды.
Шулай итеп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев инициативасы, Татарстан Премьер-министр урынбасары Илгиз Хәйруллин булышлыгы, Язучылар берлегендәге егет-кызларның тырышлыгы белән без, тиз генә җыенып, Казан аэропортыннан Истанбулга оча торган самолётка утырып, ниһаять, һавага күтәрелдек…
Менә безне, самолёттан каушый-каушый җитәкләшеп төшкән карт белән карчыкны, Истанбул аэропортында «Татурос» президенты Рево Рамазан улы Идиятуллин үзе һәм аның егетләре каршы алды: шәп машиналарда шәһәрдәге иң дәрәҗәле «Президент» кунакханәсенә илтеп урнаштырдылар. Чәйләр эчкәннән соң, Рево әфәнде үз машинасында Истанбул урамнары буйлап безгә борынгы каланы күрсәтеп тә йөретте. Безнең бәхеткә, көне дә әйбәт иде.
…Кыскасы, Истанбулга аяк баскан сәгатебездән алып киткән көнебезгә кадәр без «Татурос» кунагы булдык. Һәр көнне иртән аның машинасы, берәр кешесе белән килеп, безне теләгән җиребезгә илтеп, тарихи урыннарны күрсәтеп йөретте (йөртүчеләребез башта Сергач татары Рөстәм әфәнде, аннары Иргиш исемле Болгариядән кайткан төрек егете булды). Рево Рамазан улы үзе дә, эше бик тыгыз булуга карамастан, безне онытып тормады. Соңгы көнебездә дә ул җәмәгате белән кунакханәбезгә килеп, бай ресторанда матур гына сыйланып, озак кына сөйләшеп тә утырдык… Менә шуларның барысы өчен дә без «Татурос» ширкәтенә һәм аның президенты Рево әфәнде Идиятуллинга, төрекчәләп әйткәндә, тәшәккүрдән гаҗизбез.
Әмма безнең сәяхәтебезне икенче көнне үк инде һаваның яман начарланып китүе бик нык бозды. Көчле җил купты, салкын яңгыр гел явып торды, урамнарда йөрү һич мөмкин булмады. Гаяз Исхакый каберенә барырга чыккач та кире борылып кайтырга туры килде. Алты көнебезнең дүртесе әнә шундый бик алама булды, тик соңгы ике көнебез генә кояшлы, җылы булып калды. Төркияне күрәсең килсә, ноябрь ахырларында барма икән…
Әмма бу һич тә үкенү түгел… Без җил-яңгырда да йөрүдән туктамадык, һәр көнне кая да булса бардык, Истанбулның күп җирләрен машина тәрәзәсеннән күреп уздык. Ләкин кайларда булуыбызны, ниләр күрүебезне язарга керешкәнче, бер бик мөһим вакыйга турында кыскача гына әйтеп китү кирәктер: без килгәннең икенче көнендә үк Истанбулда төрки халыкларның дүрт көнлек зур симпозиумы ачылды. Аңа элеккеге Советлар Союзындагы һәм хәзерге Русиядәге төрки халыклардан вәкилләр чакырылган булган. Безнең Татарстаннан да ике рәсми вәкил килгән икән. Өченче булып мондагы «Татурос» җитәкчесе Рево Идиятуллин да катнашачак… Менә аның әйтүе беләндер инде, миңа да чакыру кәгазе китерделәр.
Сөләймания мәчетендә үткәреләчәк симпозиумның беренче ачылу утырышында без дә булдык. Төшке ашка хәтле мин шундагы чыгышларны бик игътибар белән тыңлап утырдым. Утырышны кыскача нотык белән төрек галиме, доктор, профессор Туран Язган ачты. Аңардан соң төрекләрнең өч министры чыгыш ясады (берсе – хәзерге министр, икесе – кайчандыр булганнардан). Алардан соң төрки җөмһүриятләрдән килгәннәр «чыга» башладылар.
Сүз нәрсә хакында?.. Чыгышларының төп юнәлеше – төрки халыкларны икътисади, иҗтимагый, мәдәни җәһәттән бер-берсенә якынайту турында иде, миңа калса. Төрки булып саналган халыклар җир йөзендә, дөрес ишеткән булсам, 250 миллионга җитә икән. Менә шуларны ничектер берләштерергә, үзенә бер төркиләр дөньясы итеп оештырырга кирәк икән (мәсәлән, гарәпләр дөньясы шикелле иттереп). Бу төркиләр дөньясы үз эченә үзбәк-казахлардан алып чуваш-якутларга кадәр алырга тиеш икән. Мондый идеяне әлеге Төркия министрлары аеруча нык куәтләделәр. Шул чагында гына төрки халыклар һәр җәһәттән алга китәчәк һәм дөнья күләмендә үзләрен танытачаклар икән!