…Бик мавыктыргыч шәп идея, әгәр барып чыкса?! Әлбәттә, төркиләрнең болай берләшүе Төркия канаты астында булырга тиештер инде… Ул бит инде иң алга киткән, иң көчле төрки дәүләт – барыбыз да аңа карап торабыз бүгенгесе көндә. Мәгәр алар өндәгән «төрки дөнья»га керү дә, кергәч ниндирәк урын алу да һәммә төркиләр өчен дә бертөсле генә булмастыр, ахрысы… Чөнки төркиләр үзләре күп җәһәттән бигрәк тә Төркиягә якын тору ягыннан бик төрлеләр (мәсәлән, азәрбайҗаннар белән чувашлар кебек). Әмма төп мәсьәлә башкада: бездәге төрки халыкларның статуслары хәзерге шартларда бер түгел. Әйтик, Русиядән өзелгән, тулы бәйсезлеккә ирешкән азәрбайҗан, үзбәк, казахлар өчен «төрки дөнья»га керүе дә, кергәч, саннарына һәм байлыкларына карап лаеклы урын алулары да җиңелрәк булачак. Ә менә Русия эчендә торып калганнар өчен «төрки дөнья»га керү ансат булмаячак. Монда Русия белән бик нык хисаплашырга туры киләчәк. Үзендәге төркиләрнең Төркия кочагына омтылуларына ул, әлбәттә, тыныч кына карап тормаячак. Аннары Төркия дә үзенең хәвефсезлеге өчен күптәнге көндәше көчле хәтәр урыс дәүләтеннән сакланырга мәҗбүр булачак…
Симпозиумдагы чыгышларны тыңлаган чакта әнә шундый уйлар үзеннән-үзе күңелгә килде. Җыелышта без Надир әфәнде Дәүләт (татар галиме) белән бергә утырдык, сөйләшкәләп тә алдык, олы тәнәфес вакытында мин беренче һәм соңгы тапкыр җыелыш хуҗасы Туран Язган бәй белән дә күрештем. Төшке ашны бергәләп ашаганнан соң, без рәхмәтебезне әйтеп китәргә булдык. Башка инде ул җыелышка барып йөрмәдек һәм төрек бәйләре белән бүтән очрашырга да туры килмәде.
Хуш, ниләр күреп өлгердек без бу биш-алты көн эчендә? Билгеле, көндез генә машина белән берәр җиргә барып кайта идек. Кичен чыксак та, торган йортыбыздан ерак китми идек. Монда адашуы бик ансат. Шуңа күрә иң элек Истанбулның үзе турында… Ишеткән дә, укыган да бар иде аның хакында, әмма үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка икән ул.
Без Истанбулның Византия заманыннан калган үзәк өлешендә тордык… Биш-алты гасыр дәвамында ул күпмегә үзгәргәндер, Ходай белсен, ләкин без үзебезне гүя борынгы Константинопольдә йөргән шикелле тоя идек. Урамнар тар гына, кайберләре озын, кайберләре кыска – еш кына тупыйкка барып терәлә. Шул урамнар буйлап гүя урын җитмәүдән бер-берсенә бөтенләй терәп салынган төрле төстәге кайсы биек, кайсы тәбәнәк тар гына таш йортлар. Түбәнге катлары тоташтан тезелеп киткән бер яки ике катлы, эреле-ваклы кибетләр. Югары катларда торучылар кайдан кереп йөри торганнардыр, чөнки капка-мазары юк, ә урам ишекләренең кайсын гына ачсаң да, кибеткә барып керәсең… Менә болар барысы да бик борын заманнардан бирле шулай сакланып киләдер шикелле тәэсир калдыра иде. Әнә Византия башкаласын кайчандыр әйләндереп алган таш дивар да һаман тора бит әле. Төрекләр XV гасырның урталарында Константинопольне сугышып алган чакта, кайбер урыннары исән калган һәм шул хәлендә саклана да ул. Аның иң биек җирендә бүген Төркиянең дәүләт флагы җилферди.
Әйе, Истанбул бик борынгы кала. Моны һәр адымда тоярга мөмкин. Ихтимал, ул дөньяның башка бер генә шәһәренә дә охшамагандыр да. Хәер, мин моны чамалап кына әйтәм – башкаларын күргәнем юк. Шуңадыр инде, Истанбулны карап йөргәндә, күңелгә һаман бер уй килә иде: без 70–80 ел буена, чынлап та, ГУЛАГта яшәгәнбез икән. Бөтен Советлар Союзы безне башка дөньядан «тимер пәрдә» белән аерып торган үзе бер биниһая зур ГУЛАГ булган икән ләбаса! Күпме нәрсәне күрүдән, белүдән мәхрүм булып яшәгәнбез. Шуңа күрәдер инде, томана мокыт булып калганбыз да…
…Биш көн эчендә без тарихи урыннарның бик мәшһүрләрен генә карарга өлгердек. Мин аларның исемнәрен атау белән генә чикләнәм, чөнки алар турында бөтен мәгълүматны махсус язылган китаплардан табарга була. Аннары нидер язар өчен аларны бер тапкыр күрү генә җитми – тирән аңлар һәм тояр өчен кайта-кайта күрергә кирәк.
…Менә без бөтен дөньяга даны таралган Айя-Суфия мәчетен һәм аңардан ерак түгел Солтан Әхмәт мәчетен ашыкмыйча гына карап чыктык… Нәрсә әйтергә мөмкин? Тышкы яктан нечкә озын манаралары (Айя-Суфиянең – дүрт, Солтан Әхмәтнең – алты) һәм түбәләрен тоташ каплаган гөмбәзләре белән, бер үк осталар салгандай, бер-берсен шулкадәр нык охшаган бу ике мәчетнең яшь аралары гаять зур: Айя-Суфия VI гасырда төзелгән Византия чиркәве (төрекләр аны элек мәчеткә, соңыннан музейга әйләндерәләр), ә Солтан Әхмәт мәчете ХVII гасыр башларында гына салынган, ягъни Айя-Суфиядән мең елга яшьрәк. Һәм шушы гүя игезәк ике мәһабәт мәчетнең эчен-тышын күз җиткән кадәр карап чыкканнан соң, ирексездән адәми затның иҗади кодрәтенә таң каласың. Билгеле, үзеннән-үзе сорау да туа: рухи вә мәгънәви җәһәттән без бу мәчетләрне төзүчеләр белән чагыштырганда алга киткәнбезме, әллә артка чигенгәнбезме? Дөрес, белем-фән үскән дә үскән, хәзер әнә космоста очып йөрибез, атом бомбасын да ясый беләбез, әмма кеше буларак кем соң без? Чын адәми затлармы, әллә рухи гарип вәхшиләрме? Мондый сорауның тууы Русиядән килүчеләр өчен бик табигый, минемчә.