Выбрать главу

Солтан Әхмәт мәчете (халык телендә «зәңгәр мәчет») гыйбадәт кылу өчен ачык, аңа аяк киемен салып керәләр…

Тагын беркөнне Әйүб мәчетен барып карадык… Бу – Истанбулда төрекләр салдырган иң беренче мәчет (1458). Аның һәр ташыннан борынгылык аңкып тора. Риваятьләргә караганда, мәчет Мөхәммәд пәйгамбәрнең ярдәмчесе Әйүб Әнсари исемле кеше күмелгән җиргә салынган икән (Әнсари – пәйгамбәргә ярдәм итүче, диелгән лөгатьтә)… Аның кабере дә мәчет ихатасында, махсус төрбә эчендә… Изгеләрдән саналган бу каберне килгән бер кеше зиярәт кылмыйча калмый. Кечерәк-җыйнак кына Әйүб Әнсари мәчете миңа теге гаять зур, мәһабәт, бай, зиннәтле Айя-Суфия белән Солтан Әхмәт мәчетләренә караганда күбрәк ошады. Кешене тегеләр шикелле шаккатырмыйча гына ничектер тынычландыра торган, чын мәгънәсендә изге гыйбадәт урыны булып тоелды ул… Үзе бик иске, бик борынгы, аның тирәсендә үскән чинар агачларының юанлыгына да ун кешенең колачы җитмәс, мөгаен…

Әгәр чын булса, Истанбулда һәм аның якын-тирәсендә ике мең биш йөзләп мәчет бар икән. Без шуларның иң мәшһүр өчесен генә күрдек. Ләкин тагын бер мәчет турында әйтеп китмичә булмый: нәкъ без анда чагында ул мәчетнең нечкә озын манарасы авып төште. Телевизордан күрдек. Тамырыннан ук кубып ауган озын нарат шикелле, манара бөтен буе белән мәчет бинасы өстендә сузылып ята иде. Ярый әле урамга аумаган, кешеләрне баскан булыр иде… Ә манараны яңадан, иншалла, бастырып куярлар, төрекләрне андый эшкә бик оста диләр.

Мәчетләрдән соң без солтаннар сараен карарга булдык. Башта «Топкалы» сараена бардык. Бу – төрек солтаннары өчен төзелгән беренче сарай. Монда берничә гасыр буена бер-бер артлы патшалык иткән егерме бишләп солтан гомер кичергәннәр. Сарай үзе бер катлы озын таш биналардан гыйбарәт. Архитектурасы искитәрлек түгел дияр идем, әмма эченә җыелган байлыкка исең-акылың китәрлек. Өстән-өстән генә карап узар өчен дә өч сәгать вакытыбыз китте. Һәм шактый арып та өлгердек. Шуңа күрә төрек солтаннарының «Долмабахчә» дигән сарайларын барып карауны икенче көнгә калдырдык.

Долмабахчә – ул чынында Босфор буендагы зур бакча. Сарайларга ике капкадан үтеп, шул бакчаны узасың… Барышлый юлдан аз гына читтәрәк балаларын имезеп яткан арыслан сынын да күрәсең. Ул безнең игътибарыбызны аеруча җәлеп итте, без аның янында рәсемгә дә төштек.

…Сарайлар үзләре дә Босфорга карап тора. Алар – тоташтан тезелеп барган төрле зурлыктагы икешәр-өчәр катлы таш биналар. Тулаем бик нәфис, матур төзелгән үзенә бер ансамбль. 1853 елдан башлап төрек солтаннары менә шунда яшәгәннәр.

Сарайлар эчендә бер-берсенә охшамаган 300 бүлмә бар икән. Без менә шуларның күпмесендер карап чыктык. Әйе, һәр зал, һәр бүлмә үзенә башка! Аларны француз һәм итальян рәссамнары бизәкләгәннәр икән. Әмма алардагы һәркайсы үзенә аерым гаять затлы, гүзәл җиһаз вә зиннәтләрне атап бетерерлек тә, санап чыгарлык та түгел. Бу тиңсез, кабатланмас байлыкларны күргәч, кемгә дан җырларга белмисең: шуларны ясаган, күбесе исемсез даһи осталаргамы, әллә боларның һәммәсен дәүләтнең милли хәзинәсе итеп җыеп калдырган солтаннаргамы?! Күрәсең, икесенә дә дан җырларга кирәктер, чөнки берсеннән башка икенчесе була алмас иде.

Без төрекләрнең бөек кешесе Ататөрек җан тәслим иткән бүлмәдә дә булдык. Стенада аның йөрәге тибүдән туктаган вакытын күрсәткән сәгать эленеп тора иде.

…Бүген безнең өлешебезгә тигән бердәнбер кояшлы җылы көн иде. Сарайдан чыккач әле Босфор буенда ачык һавадагы кечкенә кафеның ипле ак урындыкларына утырып тәмләп кенә чәй дә эчтек… Иртәгә инде без, Алла боерса, үзебезнең Казаныбызга очарга тиешбез. Тагын бер шушындый көн җитмәде безгә. Бәлки, шулай кирәктер дә – үкенечле сагыну озаграк саклана, диләр.

*

Безнең иң беренче теләк Гаяз Исхакый каберен зиярәт кылу иде. Ләкин, әйткәнемчә, һаваның кинәт бик начарланып китүе аркасында, без барырга чыккан җиребездән кире борылып кайтырга мәҗбүр булдык. Бары өченче көнебездә генә, җил-яңгыр туктаган арада, зиратка бара алдык (көн шулай да бик салкын иде, кар да төшкәләп тора иде). Бик чиста, бик тәртиптә сакланган зиратта каберләр барысы да бертөслерәк… Ләкин безне алып баручылар Гаяз ага каберен тиз таптылар. Менә без аның аяк очында тын гына басып торабыз. Мәшһүр әдипне мин малай чагымда ук укый башлаган идем. Күп кенә еллар без бер үк заманда яшәдек, аның илдә калган замандашларын да миңа күрергә туры килде, ә үзе белән очрашу бары кабере янында, менә хәзер генә насыйп булды. Минем өчен бу кабатланмас бер мизгел иде, шуңа күрә аның баш очындагы ак мәрмәр ташы янына басып рәсемгә дә төштек. Аннары безнең башта ук мәрхүм рухына Коръән укытырга ниятебез бар иде. Шуны әйткәч, зиратта эшләүче бер төрек агасын табып китерделәр. Ул куеныннан Әфтияк сыман кечкенә китап чыгарып, вакыт-вакыт кына шуңа карап ясин укыды. Без бер читтә бөрешеп кенә тыңлап утырдык, дога кылдык, сәдака бирдек. Шул рәвешчә, изге йоланы үтәгәч, җанга ничектер җиңеллек тә иңгәндәй булды.