Аннары Гаяз Исхакыйдан ерак түгел Йосыф Акчура каберен барып карадык. Бик әйбәт сакланган кабернең ташы безне аеруча гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Ул таш кечерәйтелгән Сөембикә манарасының нәкъ үзе иде!.. Мәрхүмнең үз васыяте беләнме, әллә кызларының акылы җитепме эшләнгән бу таш Сөембикә манарасы – олы шәхеснең туган иле белән мәңгелек бәйләнешен чагылдырган символы буларак басып торадыр.
Шушы урында минем кечкенә бер чигенеш ясыйсым килә. Мәгълүм булганча, Гаяз Исхакый гомеренең соңгы елларын Анкарада, кызы Сәгадәт ханым тәрбиясендә торып уздырды. Сәгадәт ханым да бу фани дөньяда юк инде, ләкин кабере аның Анкарада. Мәгәр эмиграциягә ялгыз чыгып киткән Гаяз Исхакый бердәнбер кызы белән кайчан, ничек очраша? Менә шушы хакта Кәрим Тинчуринның җәмәгате Заһидә апа Әхмәрова миңа сөйләгән иде. Вакыйга кыскача гына болай булган.
1921–1922 ачлык елларын Кәрим абзый белән Заһидә апа Ташкентта уздыралар. Шул чагында аларга Гаязның авылда калган үсмер кызын кемдер китерә (ихтимал, бу алдан хәбәрләшү буенча эшләнгәндер дип уйлыйм мин). Сәгадәт авыр кышны Заһидә апаларда торып үткәрә. Егерме икенче елның җәендә Ташкентка Галимҗан Идриси (шулай ук бик билгеле шәхес) килеп, Германиядә укытыр өчен шәкертләр җыя. Ул үзе Берлин университетының укытучысы була. Җыйган шәкертләре белән бергә Идриси Тинчуриннардан Сәгадәтне дә алып китә – әлбәттә, кем кызы икәнен бик яхшы белеп. Менә шул кешеләрнең игелеге аркасында Гаяз Исхакый бердәнбер кызы белән Берлинда очраша. Заһидә апаның миңа сөйләгәне әнә шул. Ләкин мин аңардан бер нәрсәне сорарга кыймадым: еллар узгач, репрессияләр вакытында атылган Тинчуринны Гаяз Исхакый белән бәйләнеш тотуда гаепләгәннәр, имеш, дигән сүзләр дә чыккан иде. Бу хакта сорашу Заһидә апаның тирән ярасына кагылу гына булыр иде.
Санаулы алты көнебез әнә шулай үтеп тә китте. Иртәгә юлыбыз туган илгә – «яшел бишек»кә, язган булса! Кайткач, Төркиядә булдык, Истанбулны күрдек дип мактана алабыз… Әмма сөйләр сүзебез күп түгел. Истанбулдан читкә чыкмадык һәм бер генә төрек белән дә сөйләшергә туры килмәде. Шуңа күрә Төркия турында моңарчы белгәннәремә артык берни дә өстәлмәде диярлек.
Хәлбуки Төркия бит ул безнең өчен күпме еллардан соң кабат ачылган өр-яңа бер дөнья. Еш барып йөрүчеләр аның турында шаккатып ниләр генә сөйләмиләр?!
Кайчандыр без төрекләр өчен кыска гына берара үрнәк була алганбыз (моны Фатих Кәрими мәктүпләреннән күрдек). Хәзер инде төрекләр безнең өчен буй җитмәслек үрнәк икән ләбаса! Һәм, чынлап та, бу шулай булса кирәк. Безнең галимнәребез, әдипләребез, эшмәкәрләребез, эреле-ваклы чиновникларыбыз ике арада киләп саргандай өзлексез йөреп кенә торалар. Хәзер инде без төреккә иярәбез: төректән өйрәнәбез, күчерәбез һәм төрекләрдән бик күп ташыйбыз да! Базар мөнәсәбәтләренә кергәндә, моңа һич тә гаҗәпләнергә туры килми… Шулай ук белем вә фән өлкәсендә дә бәйләнешләр бик көчәйде. Әнә күпме егетләребез-кызларыбыз бүгенгесе көндә Төркиянең урта һәм югары мәктәпләрендә укып яталар. Билгеле, дәүләт дәрәҗәсендәге сәяси вә икътисади мөнәсәбәтләр дә бик дустанә һәм тотрыклы булса кирәк. Әле менә Истанбулда чакта миңа шундый кызык- лы бернәрсә әйттеләр: үткән көз Президентыбыз Минтимер Шәймиев анда ял иткән чагында, Төркия президенты Сөләйман Демирел бәй үзе Минтимер бәй янына күрешергә барган икән. «Сез бездә ял итүче кунак, шуңа күрә мин үзем килдем», – дигән, имеш. Бу хәбәр миңа бик ошап куйган иде.
Сүз дә юк, президентлар арасындагы нәзакәтле җылы мөнәсәбәт бик әйбәт ул, әмма хәзерге заман төрекләре безне яхшы беләләрме, ике арада чын якынлык бармы, рухи бәйләнешләребез ничек, ни дәрәҗәдә?.. Әйтик, әдәбият, сәнгать өлкәсендә. Шушы сораулар монда йөргәндә күңелгә һаман килә торды. Төрекнең үзе белән аралашырга туры килмәгәч, дөресен генә белү бик читен иде. Шулай да мин монда яшәүче Мәхмүт әфәнде Ураллы белән озак кына сөйләшеп утырганда сорашып карадым (Мәхмүт әфәнде, асылда, башкорт булса да, Истанбулдагы татарлар җәмгыятенең җитәкчесе һәм танылган татар сәүдәгәре). Аның әйтүенә караганда, төрекләр Казан татарларын начар беләләр икән, алар өчен татар ул беренче нәүбәттә кырымлылар белән әзәриләр… «Мин Казан татары» дисәң, аптырабрак калалар, чөнки Казанның кайда икәнен дә ачык кына белмиләр… Шулай булгач, ерактагы татарның әдәбияты, сәнгате белән дә кызыксыну юк диярлек. Дөрес, җырчылар килгәлиләр, ләкин күбрәк Уфадан… Ә китапка килгәндә, ул бит товар, сораучы (укучы) булса гына аны базарга чыгаралар. Без монда бер генә язучының төрекчә чыккан китабын күрдек, бүтән берәүнекен дә күргәнебез юк…