Выбрать главу

Мәхмүт әфәнде әнә шулайрак сөйләгән иде. Аңа ышанмыйча булмый – заманасы шундый. Хәзерге кыргый базар шартларында безгә, мәсәлән, төрекнең поэзиясеннән бигрәк кайры туны (дублёнка) кирәк, төрекләргә безнең нәфис әдәбиятыбыздан бигрәк нефтебез кирәгрәктер. Белмиләр төрекләр безнең беребезне дә – хәтта Туфан Миңнуллинын да! «Шигырь башка да, дөньяны әйләндергән чыгыр башка!» – дигән Тукаебыз.

Хәерле булсын… Нәфасәт багында мөхтәрәм төрек бәйләре белән култыклашып йөрер вакытлар җитмәгән әле, күрәсең… Һәр халыкның үз кайгысы, үз проблемалары – шуларны чиләнә-чиләнә чишәсе бар әле. Кая гына барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый, кемдер әйтмешли…

Ә шулай да күңелгә бик хуш килгән бу меңләгән мәчетле төрек каласын тагын бер күрергә язсын иде кояшлы якты көннәрдә…

1996

СӨРТЕНҮ

Чаллыда үткәрелгән Дәүләт Советына сайлауларда Фәүзия Бәйрәмованың яңадан депутатлыкка тәкъдим ителүен мин бик соңга калып ишеттем. Аңа каршы янә ике кандидат куелган – «Ак Барс» исемен йөрткән банк хуҗасы Тәлгать Абдуллин һәм Татарстан халкына яхшы мәгълүм Кашаповларның берсе… Көндәшләр бик җитди… Бигрәк тә банкир Абдуллин – ул, әлбәттә, хакимияткә кирәк кеше, аннары сайлау кампаниясен шәп итеп оештырыр өчен аның байлыгы да җитәрлек.

Шулай да минем Фәүзия ханымның сайлануын куәтләп матбугатта чыгасым килде. Миңа калса, шул өч кандидаттан депутат булып сайланырга Фәүзия Бәйрәмова һәр җәһәттән дә лаеграк иде. Мин болай дип яздым: «…Фәүзия Бәйрәмова – татар халкының фидакяр кызы. Милли азатлык хәрәкәтенең батыр йөрәкле, кыю көрәшчесе… «Иттифак» фиркасен оештырган, шуның җитәкчесе булып танылган сәяси лидер. Элеккеге Татарстан Югары Советының депутаты буларак та бай тәҗрибә туплаган дәүләт эшлеклесе һәм, иң мөһиме, татар халкының милли бер лидеры итеп аны Русия күләмендә дә, шулай ук чит илләрдә дә таныдылар. Безнең якынча тарихыбызда хатын-кызлардан мондый дәрәҗәгә күтәрелүченең булганы юк иде әле. Йә, шундый шәхеснең урыны безнең Дәүләт Советында булырга тиеш түгелмени?!

Фәүзия Бәйрәмованың Дәүләт Советына сайлануы халкыбызның милли мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен кирәк. Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш шартларын җиңеләйтерлек гадел законнар кабул итү өчен кирәк. Бер фирканең җитәкчесе буларак та сайлануы кирәк – бу демократиянең бездә дә яшәвен күрсәтәчәк. Ниһаять, Бәйрәмованың депутат булуы Президентыбыз өчен дә кирәк ул. Хәзерге Дәүләт Советында оппозиция бик зәгыйфь, ә дәүләт белән дөрес идарә итү өчен оппозициянең булуы зарурдыр…» Әнә шулай язган идем мин.

Өстәп, бәлки, шуны да әйтергә кирәктер, Бәйрәмова хәрәкәтеннән мин читтә торган кеше, аның белән килешмәгән, бәхәскә кергән чакларым да булды. Ләкин моның хәзер ни әһәмияте бар. Сүз бит кемнең депутат булып сайланырга лаеграк, хаклырак булуы турында бара. Тик, кызганыч ки, мин бу язганымны вакытында бирә алмадым. Сайлауларга бары ике-өч көн генә калган иде. (Бер мөхәрриргә шылтыраткач, ул миңа: «Әмирхан абый, соң инде», – диде.)

…Чаллының үзендә сайлау кампаниясе ничек баргандыр – хәбәрем юк. Казан газеталарында ике материал күренде: берсе, «Ватаным Татарстан»да Айдар Хәлимнең Бәйрәмова турында кыска гына, әмма тулы мәгълүмат биргән мәкаләсе чыкты. Икенчесе, «Татарстан яшьләре»ндә Фәүзия ханымның «Мин – Алла колы гына» дигән әңгәмәсе басылды. Бусы мине борчылырга мәҗбүр итте. Сайлауларның нәтиҗәсен алдан сизгәндәй, ул мистикага бирелә кебек тоелды миңа. Утны-суны кичкән тәҗрибәле сәясәтчегә болай бер Аллага ышанып тору гына җитәме? Хәрәкәт итәргә, эшне оештыра белергә дә кирәктер бит – кешеләр үз максатларына хәзер бары шулай гына ирешәләр ич!

Инде менә сайлаулар үтеп тә китте. Аның нәтиҗәләрен газеталардан белдек. Мин ала торган татар газеталарында кемнең сайлануы турында гына хәбәр ителде. Тик «Вечерняя Казань» гына кемнең күпме тавыш алуын язган иде: Тәлгать Абдуллин – 62, Кашапов – 20, Бәйрәмова бары 8 процент.