Выбрать главу

Абдуллинның сайлануына, Бәйрәмованың үтә алмавына артык гаҗәпләнмәдем. Башта ук шигем бар иде. Әмма тавыш алу ягыннан бу кадәр зур аерма булыр дип һич тә көтмәгән идем. Дөресен генә әйткәндә, пычаксыз суйды мине бу аерма! Ничек аңларга моны, сәбәпләре нәрсәдә моның?..

Милли азатлык хәрәкәтебездә күренекле урын тоткан берәүнең шундый уңышсызлыкка таруы борчылып уйландырырлык вакыйга ул, минемчә…

Татарстан җитәкчеләренә акчалы банкирның кирәгрәк булуы бик тә аңлашыла. Үзен хакимияткә каршы куйган Бәйрәмованың аларга, әлбәттә, кирәге юк. Ә район, авыл җитәкчеләре моны бик яхшы белеп, сайлауларны «тиешенчә» оештырганнардыр да, билгеле…

Мәгәр тавышларын бирүчеләр халык бит әле… Һәркем бюллетеньне кулына алып, кабина аша үтеп, кызыл ящикка салып чыга. Үзе теләгәнчә яшерен тавыш бирә. Күпчелеге татарлардыр инде, Фәүзия Бәйрәмованың кем икәнлеген, нәрсә өчен җанын бирердәй булып көрәшеп йөргәнен дә яхшы беләләрдер… Әмма тавышны бирүгә килгәндә, юк инде, гафу итсен, чибәрем!.. Бездә бүгенге көндә милләт кайгысы түгел, тамак кайгысы да баш кайгысы… Хезмәт хакын аласы бар, пенсияне вакытында китерсеннәр, терлеккә азык кирәк – кем бирә, кем эшли аларны? Түлке ха-ки-ми-ят!

Депутатны да халык әнә шулай көндәлек газаплы ихтыяҗларыннан чыгып сайлый. Моның өчен аңа үпкәләп тә, рәнҗеп тә булмый – бу аның мәнсезлеге түгел, бәхетсезлеге. Бик җөдәгән ул өзлексез алданудан һәм таланудан… Кая барсын, кемнән көтсен ул үзенә җиңеллекне?! Бары югарыдагы хакимияттән генә…

Бигрәк тә Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә ышанып тора ул. Гаделлекне аңардан көтә. Халыклар арасында абруе зур, дөнья күләмендә танылган дәүләт эшлеклесе. Ә мин эчемнән генә уйлап куям: аның шушы дәрәҗәгә ирешүенә Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан мөстәкыйльлеге өчен 18 тәүлек Ирек мәйданында ач утыруы да ярдәм итмәде микән?! Һәрхәлдә, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович президент өчен җитәрлек мөстәкыйльлекне алды булса кирәк.

Озын сүзнең кыскасы, мин милләт дигән булып тигез җирдә сөртендем. Кемгә кирәк ул милләт өчен яну-көюләр… Кайчандыр Фатих Әмирхан «Татар – дуңгыз кылы, аңардан киез басып булмый» дип әйткән, имеш. (Моны безгә мәрхүм Мәхмүт абзый Бөдәйли сөйли торган иде.) Гаҗәпмени, Фәүзия Бәйрәмованы яклап замандаш каләмдәшләреннән сүз әйтүче дә булмады.

…Балаларча алдануымны мин авыр кичердем. Бигрәк тә Фәүзия ханым өчен. Тирән яра алгандыр ул бу артык көтелмәгән хәлдән. Әлбәттә, вакыт үтеп, җан тынычлыгы кайткач, тиешле нәтиҗәне үзе ясый белер. Ул бит әле талантлы язучы да. Сәясәтче булып калырмы-юкмы, әмма сатылмас көчле язучы булып калуына иманым камил!..

1997

…ТАГЫН БЕР ЕЛНЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ

Күптән концертларда булган юк иде… Көн дә диярлек иртәнге чәй янында радиодан төрле җирләрдә зур-зур концертлар булып торганын ишетәбез югыйсә… Алар хәтта күбәеп тә китте. Мәгәр безнең җыр тыңлап хозурланыр чакларыбыз үтебрәк китте шул инде… Аннары ноябрь-декабрь айлары да безнең өчен уңай вакыт түгел, бик иртә караңгы төшә, аяк асты тайгак. Алла сакласын!

Шулай да безне исләренә төшерүчеләр бар әле. Шуларның илтифатлы тырышлыгы белән без кыска гына арада бик матур ике концертта булдык. Унынчы декабрьдә Рөстәм Яхинга багышланган концертка безне Флора ханым Хәсәнова машина җибәреп чакыртып алды. (Соңыннан өебезгә китереп тә куйдылар.)

…Уналтынчы декабрьдә Опера театрында үткәрелгән Сара Садыйкова концертына безне фронтовик замандашым Сөембикә ханым Вәлиева шулай ук машинада килеп алды, соңыннан китереп тә куйды. Безнең ише картлар өчен кадерлесе – кешенең ихлас җылы игътибары… Әлбәттә, без Флора ханымга да, Сөембикә ханымга да, борынгыча әйтсәк, тәшәккердән гаҗизбез!..

Рөстәм Яхинга багышланган кичә консерваториянең өр-яңадан төзелгән концертлар залында узды. Һәм бу бик тә табигый- урынлы иде. Мәрхүм композитор һәм яңа гүзәл бина гүя бер-берсенә бик тиң килгәннәр. Үтә нәфис лирик музыка шушы аеруча бай зиннәтле бинада яңгырарга тиеш тә иде… Сәхнә түрендәге экраннан Рөстәм үзе дә пианиносы янына утырган килеш залга уйчан-тыныч кына карап тора иде… Билгеле инде, залда аны тыңлап утыручы тамашачылар да бу көнне башкачарак булганнардыр дип әйтәсе килә. Һәрхәлдә, кайда кемне тыңлап утырулары аларны элеккегә караганда үзләрен әдәплерәк тә, нәзакәтлерәк тә, затлырак та итеп тоярга мәҗбүр иткәндер, мөгаен… Чын матурлык, чын сәнгатьнең тәэсире гаҗәеп бит ул!..

Бу концертта безнең үзебезнең яхшыра-сафлана баруыбызны тоеп утыру бик куанычлы иде. Ләкин мин концертның гаять бай программасы турында язуны өстемә алмыйм – ул эшнең үз белгечләре бар. Әмма бер үзәк номерына карата әйтмичә дә калалмыйм: сүз Флора ханым Хәсәнованың оркестрга кушылып фортепианода уйнавы турында… Музыка үзе дә, аның башкарылуы да тамашачыларны тәмам әсир итте, таңга калдырды… Гаять көчле-мәһабәт яңгырады Рөстәмнең бу киң колачлы тирән әсәре… Монда оркестр белән идарә итүче дирижёр Тургунбаевның да осталыгы ачык чагылды. Төп башкаручы Флора ханымны да тамашачылар озак алкышларга һәм чәчәкләргә күмделәр… Афәрин!..