Выбрать главу

Кичәнең ахырында шул ук Флора Хәсәнова җыеп чыгарган Рөстәм Яхин турындагы истәлекләр китабы белән таныштыру булды. Моны да бик кирәкле, күркәм бер эш итеп кабул иттек.

Инде менә без Сара Садыйкованың 90 еллыгына багышланган концертта – Опера театрының күптән таныш залында утырабыз… Ике зур бүлектән гыйбарәт концерт бары аныкы гына иде. Белмим, Сара апага исән чагында мактаулы Опера театры сәхнәсеннән бай иҗатының шактый тулы өлешен ишетергә туры килде микән?! Ә без менә бүген аның чын милли рухтагы саф татар музыкасын тирән ләззәтләнү һәм дулкынлану белән тыңлап утырабыз. Ирексездән ерак заманның бер вакыйгасы хәтеремдә уяна: мин бит моннан 70 ел элек, 1926 елның гыйнварында, хәзерге Тинчурин театрында «Сания» операсын караган идем. Сания булып яшь кенә туташ Сара Садыйкова уйнаган иде. Шул елларда ук беренче татар операсының туып сәхнәгә куелуы чын мәгънәсендә бер милли бәйрәм төсен алган иде… Мәдәниятебез, сәнгатебез өчен милли горурлык хисләре кичергән идек шул чакта. Аннары минем өчен өстәмә бер шатлык – шул спектакльдә мин икенче тапкыр Фатих Әмирханны да күргән идем. Тәнәфес вакытында аны креслосы белән фойега чыгарып стена буена куйдылар. Шунда ук аны әсәрләрендәге геройларына охшаган студент формасындагы яшьләр һәм калфаклы туташлар уратып алдылар. Мин дә шулар артыннан аяк очларыма басып, әдипнең аз гына елмаюлы уйчан йөзен күреп калырга тырыштым. Бүген бу залда шул заманнарны исенә төшереп утыручы тагын бүтән берәр кеше бармы икән?!

Әмма гаҗәеп икән ул заманның агышы һәм борылышлары… Моннан 70 ел элек «Сания» операсында җырлап безне сокландырган яшь туташ бүген әнә халкыбызның иң сөекле композиторы… Теге вакыттагы шикелле, бүген дә ул безнең күңелләрдә милли горурлык хисләре уята… Сәйдәш-Җиһанов-Яхиннар шикелле үк, ул да музыка сәнгатебезне төрле милләт халыкларына җиткергән бөек талант иясе.

Билгеле инде, мондый яңалыклар өчен аның тарихи шартлары да туарга тиеш иде… Татарстанның чикле рәвештә генә булса да суверен дәүләт булып танылуы, татар халкының күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйльлеккә ирешүе кирәк иде. Опера һәм балет театрының иркен сәхнәсендә өч сәгать буена бары Сара Садыйкованың музыкасы гына яңгырап торды – бу, әлбәттә, безнең мөстәкыйльлекнең үзенә күрә бер өлгергән җимеше иде. Дөрес, моның ише өлгергән җимешләребезнең мул уңышы белән хәзергә мактана алмыйбыз… Нинди авыр шартларда яшәвебезне яхшы беләбез. Әдәбият һәм сәнгатьнең хәзерге хакимиятебез өчен арбаның бишенче тәгәрмәче булып кына исәпләнүен дә яхшы күреп торабыз… Әмма халык уяна, әкренләп булса да уяна, дәрт-теләк тә сизелерлек көчәя бара. Рөстәм Яхин белән Сара Садыйкованың концертлары әнә шул көчәя барган дәрт-теләкнең ачык чагылышы иде… Бу концертларны матур итеп, көчле итеп оештыра белүчеләргә иң зур, иң ихлас рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Концертлардан соң миңа бер татар гимназиясендә дә булырга туры килде. Шунда укучы 16 яшьлек Сөмбел Гаффарованың беренче әкиятләр китабы басылып чыккан икән – менә шул китап белән таныштыру кичәсенә мине дә килеп алдылар… Бу, әлбәттә, бик күңелле вакыйга – мәктәптән үк әдәбиятка аяк атлавы… Япь-яшь авторны ихлас котладык, киләчәге дә өметле һәм укымышлы булсын, дидек.

Гимназия, гомумән, яхшы исәптә икән… Укыту һәм тәрбия эшләре яхшы куелган булса кирәк. Балаларны җырга, музыкага да өйрәтәләр, матур гына концертларын да карадык.

Ләкин күңелле кичә беткәч, директор бүлмәсендә чәй эчеп, сөйләшеп утырганда шактый күңелсез бер хәлне ишетергә туры килде: башлангыч сыйныфларда укытучы югары белемле яшь педагоглар аена бары 300 мең сум хезмәт хакы алалар икән. Аның да кулларына 250–260 меңе генә тия икән… Моны хезмәт хакы дип булмый, бу – хәерче сәдакасы… Ашау-эчүләренә җитә микән… Һәрхәлдә, ул акчага укытучы бичара үзенә алмашка яхшырак күлмәк тә сатып ала алмый торгандыр… Оят һәм хурлык!.. Әмма бу оят, бу хурлык «укытучы апаны» шундый хәерчелектә яшәргә дучар иткән хакимият өстенә төшәргә тиеш…

Әйтергә кирәк, башлангыч сыйныфларда укытудан да изгерәк һәм җаваплырак эш юктыр, минемчә… Дөньяга яңа күзе ачыла башлаган бала өчен «апа» бөтен җәһәттән дә үрнәк – аңардан күчерә ул чисталыкны да, пөхтәлекне дә, нәфислекне дә, күркәм әдәпне дә…