Президент урынында булсам, мин аларга хезмәт хакын 500 меңнән дә ким куймас идем. Моның өчен нефть акчасының билгеле бер өлешен бары шуларга гына күчерер идем… Байлыкка чумган нефть «хуҗаларының» керемнәрен әзрәк кыскартып булса да… Ата-аналар моны кул чабып алкышлар гына иде…
ДӨНЬЯ БЕЗНЕ ТАНЫСЫН!
Милләтнең яшәве һәм тәрәккый итүе өчен байлык белән мәгърифәтнең зарур икәнлеге күптән билгеле. Моны без үз тарихыбыздан да күреп беләбез. Октябрь инкыйлабына кадәр татар милләтенең кыска гына вакыт эчендә һәр җәһәттән дә гаять тиз үсеп, күтәрелеп китүе шул ике потенциаль көчнең – байлык белән мәгърифәтнең кушылуы нәтиҗәсендә булды. Ирекле кәсеп – сәүдә аркасында шактый зур байлыклар татарлар кулында туплана. Мәгариф өлкәсендә җәдитчелек хәрәкәте җиңә, мәктәп-мәдрәсәләргә дөньяви белемнәр керә… Татар байлары булган һәр шәһәрдә мәчет-мәдрәсәләр салына. Китап басу һәм китап сәүдәсе бик нык алга китә. Ниһаять, Русиядә бүтән бер халыкта да булмаган көчле матбугат туа…
Бу эшләрнең милли хәрәкәтебездә аеруча зур урын тоткан кайберләрен искә төшереп узыйк: үткән гасыр ахырында татар бае Мөхәммәтҗан Галиев тарафыннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе төзелә. Бу мәдрәсәдә соңыннан татарның олы шәхесләре булып танылган Фатих Әмирхан, Гали Рәхим, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт укыйлар… Ырынбурда Әхмәт бай Хөсәенов үз акчасына бөтен шәһәрне бизәп торган зур мәдрәсә бинасы салдыра. «Мәдрәсә-и- Хөсәения» Русиядәге мөселман мәдрәсәләренең иң мөкәммәледер» дип яза «Заман календаре». Татарча, русча кул куюдан башка грамотасы булмаган бу байның укыту эшләренә тоткан чыгымнарын исәпләп бетерерлек түгел. Шуның өстенә Әхмәт бай үләре алдыннан халык мәгарифенә тотар өчен 500 мең акчасын вакыф итеп калдыра. (Хәзерге акча белән 500 миллиардка җитә торгандыр.)
…Без байларны яратмаска, дошман күрергә өйрәндек. Ә менә олы галим, дин һәм әхлак мәсьәләсендә гаять таләпчән Ризаэтдин Фәхретдинов хәзрәтләре Әхмәт бай Хөсәенов турында махсус китап та язып чыгара. Чөнки белә ул гади татар кешесенең озак еллар тир түгеп, хәләл кәсеп белән байлыкка ирешкәнен. (Хәзер инде «хәләл кәсеп» дигән сүзнең кирәге бетте.)
Әлбәттә, байларның юмартлыгы милләткә мәхәббәттән генә булмагандыр, үз мәнфәгатьләрен дә алар исләрендә тотканнардыр. Шул ук Әхмәт бай, эшләре киңәйгәч, Берлин белән Лондонда үзенең сәүдә контораларын ача. Ләкин Европа шартларында эшли алырлык бер генә дә әзерлекле-белемле татар табылмый. Инглиз белән немецларга көчле көндәш була алмыйча зарар күрә башлагач, Әхмәт бай контораларын ябарга мәҗбүр була. Шулай дип яза әлеге «Заман календаре» һәм үзеннән «заграница тиҗарәтендә (сәүдәсендә) Русия татарларына бу бер сабак булды» дип тә өсти. («Заман календаре»н чыгаручы Шәрәфетдин Шәһидуллин белән миңа 1926 елның кышында китап кибетендә бергә эшләргә туры килгән иде. Кечерәк буйлы, ап-ак мыеклы, бик мөлаем бер абзый булып истә калган.)
Инде Уфага күчик. Монда да аз гына соңрак, Сәлимгәрәй морза Жантурин һәм дин галиме Зыя Камали тырышлыгы белән, Уфа байлары акчасына салынган мәшһүр «Галия» мәдрәсәсенең ишекләре ачыла. «Галия» күп мәдрәсәләрдән шәкертләргә бирелгән хөрлеге белән аерыла һәм исеме дә еракка тарала. Анда Галимҗан Ибраһимов укый һәм укыта, шәкертләре арасында без Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Хәсән Туфан кебек затларны күрәбез.
Озын сүзнең кыскасы, кайда байлык белән мәгърифәт, шунда тәрәккыят!.. Татарлар тупланыбрак утырган бөтен төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә без шул тәрәккыятнең ачык галәмәтләрен күрәбез: мәчет тә, мәктәп тә бар, китапханә дә ачылган, газета-журналлар да килеп тора. (Мин үскән кечкенә Дәүләкәндә Шәймәрдән Гайнетдинов дигән «купич» аерым китап кибете дә ачкан иде.) Ул елларда ана телендә укымаган татар баласы булды микән?! Шәкерт дип аталу укучы өчен абруйлы сүз иде. Әнә шул шәкертләрдән бит инде бөек Исхакыйларыбыз, Тукайларыбыз, Фатих Әмирханнарыбыз туа. Шәкертләрдән шулай ук беренче артистларыбыз, композиторларыбыз, беренче рәссамнарыбыз сәнгать мәйданына чыгалар. Гаҗәп түгелмени, нибары биш-алты ел эчендә яңа классик әдәбиятыбыз туып өлгерә. Шундый ук кыска гына вакыт дәвамында татарның үз зыялылары, галимнәре, фикер ияләре хасил була. Әнә шулар аркасында татарлар Русиядәге төрки халыклар арасында иң алдынгы милләт буларак таныла да.
Игътибар итегез, бу тәрәккыят монархия заманында иде бит, патша хөкүмәтенең татарларга аеруча ышанмыйча кырын караган, милли хәрәкәтен ничек тә буарга тырышкан бер вакытта бит!.. Шуңа да карамастан татарның асфальт астыннан төртеп чыккан үлән шикелле бик тиз үсеп китүенең котылгысыз тарихи сәбәбе бар иде. Русиядә елдан-ел бик кызу көчәя барган капитализм урыс белән аралашып яшәүче татарларны иң элек үз эченә суырып алды да сәүдәгә, кәсепкә, һөнәргә киң юллар ачылды. Ә сәүдә-кәсеп – татарга элек-электән үк хас сыйфат. Бер-ике генә мисал китерәсем килә: Сембердәге Акчуриннарның сукно (постау) фабрикалары сугыш вакытында бөтен патша армиясен киендерә.