Киевта яшәүче Максудовлар Петербургтан Кырымга кадәр сузылган тимер юл буендагы барлык зур рестораннарны һәм ресторан вагоннарны кулларында тотканнар. (Шулар бит инде улларын-кызларын татарча укытыр өчен Казаннан Галимҗан Ибраһимовны чакыртып алалар.)
…Әгәр дә тагын бер 20–25 ел шулай ирекле тәрәккый итү дәвам итсә, татар халкы, белмим, нинди югарылыкларга гына күтәрелмәс иде икән?! Кызганыч, бик иртә өзелде ул тәрәккыят, мәгәр патша аркасында түгел, большевиклар аркасында…
Билгеле, татарның үз гаебе дә монда җитәрлек. Ялгышулар да, алданулар да күп булды. Күп фаҗигаләр кичердек. Халкыбызның иң сәләтле, иң булдыклы өлеше юкка чыкты, калганнарының яртысы диярлек телен югалтты.
Инде менә җитмеш ел Гаяз Исхакый язган инкыйраз (бетү) куркынычы астында яшәгәннән соң, без яңадан терелә, җанлана башладык шикелле. Яңа тәрәккыят чорына кереп барабыз бугай… Әмма бу юлы инде юмарт байларга исәп тотып булмаячак. Алар әллә бар, әллә юк – билгесез. (Мин, мәсәлән, Кашаповлардан башка берәүне дә белмим.) Ил байлыгы эре чиновниклар, банкирлар һәм монополистлар кулына кереп бетте. Аларның бөтен кайгысы ансат кына эләккән байлыкны саклау, моның өчен властьны ычкындырмау. Хәзерге режим әнә шуннан гыйбарәт.
Әмма ләкин шул ук режим шартларында булса да, безнең хәзер Татарстан дигән суверен дәүләтебез бар. Ул законнар чыгара, салымнарны да үзе җыя, бюджетны да үзе төзи. Димәк, тәрәккыят өчен кирәкле чыгымнарны да без бары аңардан гына көтә алабыз. Ул, бичара, без көткәнне бирергә тели дә, тик хәленнән генә килми кебек. Байлык бар, акча юк. Ни өчен ул алай – моның серләрен аңлап та булмый. Кыскасы, безнең бюджет мәгърифәткә, аеруча әдәбиятка, сәнгатькә һәм фәнгә дигән акчаны бармаклары арасыннан кысып кына тамыза. Ә бит Казан урамнары машиналар белән тулды – җәяүлегә йөрер юл калмады.
…Әлеге бөтен Русиядә хөкем сөргән чамасыз байлык белән чиксез бөлгенлек режимы бездә дә кемнәргәдер бик тә ярап тора булса кирәк.
Әмма ниләр генә кичермик, Русия уртасында күпме-азмы мөстәкыйльлек белән файдалана алган суверен Татарстанның булуы зур казаныш, зур бәхет ул дияр идем мин. Татар дөньясының бер таянычы ул Татарстан дигән дәүләтебез!.. Шуңа карый, шуңа ышана, шуннан үзенә нидер көтә татар халкы…
Аеруча Казанның татар дөньясы өчен тоткан урыны гаять зур. Читтәге татар Казанны үзенең рухи Ватаны, мәгънәви үзәге итеп күрергә тели. Аның өчен, Тукайча әйтсәк: «Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур». Бәлки, Тукай бераз арттырып та җибәргәндер, һәрхәлдә, Казанның нуры еракка төшеп читтәге татарларны үзенә бик үк тартып тормый әле. Миңа калса, моның сәбәбе ниндидер җирле тар карашыбызда булса кирәк – читтән кайтучыларга ишекләребезне ачып тормыйбыз.
Шушы уңай белән бик җитди бер мәсьәләгә тукталасым килә. Мәгълүм булганча, Русиядә гасыр башында туган милли хәрәкәтнең иң төп изге бурычы – татар халкын бөтен, бердәм бер милләт итеп саклау иде. «Милли мәдәни мохтәрият»нең тууы да шул максат өчен иде, чөнки сибелеп, бүленеп яшәргә мәҗбүр булган халыкны саклауның ул бердәнбер чарасы иде. Хәзер дә иң төп бурыч шул ук – бөтен бердәм милләт булып саклану һәм яшәү. Бу – язмыш мәсьәләсе. II Бөтендөнья татар конгрессының игътибар үзәгендә дә нәкъ шушы мәсьәлә торыр.
Татарстанда татар, иншалла, сакланыр. Ә менә Русиядәге өч-дүрт миллион халкыбызны нинди язмыш көтә?.. Билгеле, милли азатлык җилләре аларга да кагылды, аларны уятты, хәрәкәткә китерде. Күп төбәкләрдә татар үзе өчен нидер эшләргә дә тырыша. Мәгәр аерым, ялгыз башына үзе белгәнчә…
Бу таркау хәрәкәт белән дә кемдер берәр үзәктән җитәкчелек итәргә тиештер бит. Моңарчы бу вазифаны Казандагы Индус Таһиров комитеты үтәп килде. Ләкин аның вәкаләте һәм колачы җитте микән? Русия гаять зур, аннары Казан башка, Мәскәү башка аңа гына буйсыналар Федерация регионнары. Русия гражданнары буларак аңа хезмәт итеп, салымын түләп, шул регионнарда яшәүче татарларның оешырга да, җитәкче үзәкләрен булдырырга да тулы хокуклары бар, минемчә.
Әле Тукай мәрхүм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» дигән шигырендә: